+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 март 2024, 06:50

Андрей Назаров: "Мобиль сәүдәне үстерү мөһим!"

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Хөкүмәт утырышында Башкортстанда кече форматлы сәүдәне үстерү турында фикер алыштылар.

Андрей Назаров: "Мобиль сәүдәне үстерү мөһим!"Андрей Назаров: "Мобиль сәүдәне үстерү мөһим!"
Андрей Назаров: "Мобиль сәүдәне үстерү мөһим!"


Министрлар кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, мобиль сәүдәне үстерү ерак һәм барып җитү авыр булган торак пунктларга да, юл хәрәкәтендә катнашучыларга да сәүдә хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

- Кече сәүдә форматы урындагы җитештерүчеләр, аеруча аграрийлар һәм шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне сату өчен җитди канал булып тора. Ул, шулай ук, халыкка беренче кирәкле товарлар алуны гарантияли. Бүген мобиль сәүдә өлкәсендә республикада 300гә якын объект бар. Сәүдәнең яңа формаларын һәм механизмнарын кертү һәм продукция җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән элемтәләр булдыру өчен без 2024-28 елларга Башкортстан Республикасы территориясендә мобиль сәүдәне үстерү концепциясен формалаштырдык, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Бу документның төп үзенчәлекләре турында республика сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры вазыйфасын башкаручы Василий Таболин сөйләде.

- Концепция кысаларында мобиль сәүдә объектлары дип махсус автокибет, ваклап сату, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү яисә җәмәгать туклануын оештыру өчен махсус җиһазландырылган транспорт чарасы булган сәүдә объекты күз уңында тотыла, - дип аңлатты ул.

Премьер-министр Андрей Назаров Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгына мобиль сәүдә объектлары белән агымдагы тәэмин ителешне исәпкә алып, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән эшләүне йөкләде.

- Безгә Концепцияне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 2028 елга мобиль сәүдә объектлары санын 2,5 тапкыр арттырырга кирәк. Сәүдә министрлыгына һәм муниципалитетларга куелган планны исәпкә алып, шунда ук эшкә кушылырга һәм билгеләнгән максатлы күрсәткечкә һичшиксез ирешүне тәэмин итәргә кирәк, – дип конкретлаштырды Хөкүмәт Рәисе.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас