+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 март 2024, 05:15

Каюм Насыйри – татар календареның “атасы”

Милләттәшләре арасында дөньяви белем таратуда искиткеч зур хезмәт күрсәткән шәхеснең фидакарьлеге соклангыч.

Каюм Насыйри – татар календареның “атасы”Каюм Насыйри – татар календареның “атасы”
Каюм Насыйри – татар календареның “атасы”


XIX йөз – Русия тарихында, гомумән, татар иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында зур үзгәрешләр чоры буларак характерлана. Үзенең күпкырлы эшчәнлеге белән танылган, бөтен тормышын, талантын үз халкының милли-мәдәни аңын үстерүгә багышлаган һәм мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкилләренең берсе булган Каюм Насыйри милли-рухи тормышыбыз мәйданына шул вакытларда чыга.

Габделкаюм Габделнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязенең Югары Шырдан (хәзер – Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Кече Шырдан) авылында мулла гаиләсендә туган. Башлангыч белемне атасыннан ала. Аннары белем эстәүне 1841-55 елларда Казанның бишенче мәхәллә мәчете имамы Әхмәт бине Сәгыйть бине Әхмәт бине Йосыф әш-Шырдани (1787-1867) мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Дөрес, туганнары һәм үзе язган хатлардан аңлашылганча, ул башта шул заманның данлыклы Кышкар мәдрәсәсенә укырга барырга ниятләгән булган. Бер үк вакытта Казан университетында ирекле тыңлаучы сыйфатында лекцияләргә йөри.
1855 елда мәдрәсәне тәмамлагач, аны Казандагы Руханилар училищесына татар теле укытучысы сыйфатында эшкә чакыралар. Аннары ул әлеге уку йортының дәвамы булган Руханилар семинариясендә мөгаллим була. Анда урыс педагоглары белән тыгыз элемтәгә кереп, алар ярдәмендә урыс телен һәм башка фәннәрне өйрәнүне дәвам иттерә, белгәннәрен камил­ләштерә. Бу уңайдан бер кызыклы фактны әйтеп үтү урынлы булыр. Тел белгече һәм рухани П. П. Масловский (?-1889) анда укыганда татар теле дәресләрен К. Насыйридан ала. Әмма башка предметлардан югары баллар җыйса да, монысыннан 6 һәм 8 балл гына ала, чөнки болар мөгаллимнең яхшы дип саналучы билгеләре була.
Алар арасында дустанә мөгамәлә урнашкан булса кирәк, чөнки “Масловский үзенең “дусты” Насыйров әңгәмә­ләре белән татар теле буенча сыйныфта шөгыльләнүләрен генә тулыландырып калмый, аларны семинарияне тәмамлаганнан соң да дәвам иттерә. Алай гына да түгел, Насыйровның әдәби хезмәтләренә кушыла һәм аның татар халык иҗаты ядкәрләре җыентыгын педагогик максатларда эшкәртә”. Ул, бу хакта сүз йөртеп, К. Насыйриның хезмәтләрен нәшер итү зарурлыгын әйтә: “Бу лекцияләр өчен материал каян алырга?” “Казан губернасы крестьяннары көнкүреше”ндә татарлар кош очышы югарылыгыннан тасвирлана; әмма хезмәт сөюче Насыйровның татар этнографиясе хакындагы язмалары киңрәк һәм ышанычлырак. Аларны нәшер итәргә кирәк иде. Шулай ук Насыйровның “Татарча-урысча лөгат”ен дә бастырырга кирәк иде...”
К. Насыйри Руханилар семина­риясендә эшләүдән 1970 елда туктап, 1871 елда татар балаларына урысча укыту өчен башлангыч мәктәп оештыра. Бу вакытта ул, үзе язганча, Сәгъди Яхин дигән кеше фатирында яши һәм дүрт-биш укучысы була. Аннары Сая Ибрай номерына күчкәч тә өч шәкерте була. Закир хәзрәт мәхәлләсендәге Балан Шаһи исемле кешенең йортында урыс-татар мәктәбендә укыта. 1872 елның февраль башына кадәр тиешле урын таба алмый йөргәннән соң, ниһаять, Мокрый урамындагы бер кабак өстендә фатир алып, унлап бала укыта башлый. Аннары килешү нигезендә икенче гильдия сәүдәгәре Шаһиәхмәт Салихов (1825-85) тарафыннан Захарьевская урамында төзеттерелгән ике катлы агач өйдән вакытлыча урын ала. Анда егерме-егерме биш бала укый башлый. Әйтергә кирәк, эшләр уңай гына бармый. Төрле яктан һәрдаим куркытулар булып тора, хакимияткә шикаятьләр бирелә. Җәй узгач, шул ук урамдагы тагын икенче фатирга күченә һәм анда укырга утызлап малай җыела.
К. Насыйри Казан татар укытучылар мәктәбендә дә эшли. Ләкин, кайбер мәгълүматларга ярашлы, ул В. В. Радлов (1837-1918) тәкъдим иткән укыту ысулы белән килешмичә, 1876 елда аннан китә һәм 1879 елдан беркайда да рәсми хезмәттә булмыйча, иҗат эше белән генә шөгыльләнә башлый.
1880 елда Санкт-Петербургта “Император урыс география җәмгыяте язмалары”ның 6нчы томында аның “Казан татарларының тормышларына сөнни ислам тәэсиреннән тыш барлыкка килгән ышанулары һәм йолалары” дигән саллы хезмәте басылып чыга.
К. Насыйриның гыйльми эшчәнлеген югары бәһалап, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте 1885 елның 3 ноябрендәге утырышында аны бертавыштан үзенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлый һәм 1896 елның 27 октябрендә тиешле Диплом тапшыра. Шул рәвешле ул фән кешесе буларак рәсми танылу ала.
1896 елда бу җәмгыять “Хәбәрләре”ндә
К. Насыйриның “Казан татарлары халык әдә­бияты үрнәкләре” дигән мәкаләсе дөнья күрә. Профес­сор Н. Ф. Катанов (1862-1922) аңа язган кереш өлешендә болай дип билгели: “Хәзер Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хакыйкый әгъза Габделкаюм Насыйров тарафыннан шушыларны үз эченә алган мәкалә тәкъдим ителә: 28 табышмак, 243 мәкаль һәм 145 җыр. Насыйров әфәнде Казан татарлары халык иҗаты ядкәрләрен үзеннән элгәре җыючыларга караганда беренче мәртәбә шундый күп мәкаль һәм җырлар тәкъдим итте. Насыйров әфәнде тәкъдим иткән материаллар белән аның үзе гомер буе алар арасында яшәгән халкының көнкүреше һәм телен яхшы белүен тулысы белән дәлилли”.
Үзеннән элгәреләр, дигәндә, Н. Ф. Катанов маҗар (мадьяр, венгр) галиме Габор Баллинт (1844-1913) һәм аның 1875 елда Будапешт шәһәрендә дөнья күргән китабы, тарихчы һәм филолог Габделгалләм Фәезханов (1850-1910) һәм аның 1890 елда нәшер ителгән китабы, педагог Габдүш Ваһапов (1814-76) һәм аның 1892 елда басылган татарча-урысча үзөйрәткече, телче һәм фольклорчы Мөхәммәтшакир Салихов (?-1929) һәм аның 1880 елда басылган мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар җыентыгы хакында сүз алып бара.
Н. Ф. Катанов үзенең “Казан татарларының тарихи җырлары” дигән мәкаләсендә китергән ике (“Казан бәете” һәм “Николай бәете”), әсәрне К. Насыйриның 1881 елга календареннан алганлыгын яза.
1899 елда нәшер ителгән “Хисаплык” дигән китапның уңай якларына игътибарны юнәлтеп, Н. Ф. Катанов болай ди: “Элекке гарәп телендә булмыйча, яңача Европа ысулында язылган, бигрәк тә киң катлауга аңлаешлы телдә татарча бу китап танылган Казан галиме Габделкаюм Насыйровныкы… Терминнар барысы да бик уңышлы сайланып, моңа кадәр булган дәреслек­ләрдә аңлашылмый торган борынгы гарәпчә урынына, асыл татарча сүзләрдән төзелгән. Гомумән, Насый­ровның дәреслеге татар педагогикасында игътибар ителергә тиешле гаять файдалы яңалык булып тора”.
“Осуле җәгърәфияи кәбир” дигән хезмәте хакында сүз йөртеп, Н. Ф. Катанов, аның Кятиб Чәләби буларак билгеле булган төрек галиме Мостафа бине Габдуллаһ Хаҗи-Хәлфәнең (?-1658) “Җиһаннамә” дигән хезмәтеннән файдаланып төзегәнен күрсәтү белән бергә, “А. К. Насыйров кайвакыт Кятиб Чәләби әсәренә, үзенең сүзләренә күрә, ышанычлы китаплардан алынган яңа мәгълүмат та өсти”, – дип яза.
Шул чор урыс галимнәренең К. Насыйри хакында уңай фикерләре белән бергә, аның хезмәтләрен башка юнәлештәрәк, ягъни миссионерлык мәнфәгатьләрен истә тотып файдаланырга тырышу омтылышларын да күрми мөмкин түгел. Мәсәлән, тарихчы-шәркыятьче, профессор В. В. Григорьев (1816-81) аның Санкт-Петербургта басылып чыккан хезмәтенә язган кереш мәкаләсендә болай ди: “Казан университетында алган Европа белеме аны акыл мөнәсәбәтендә шундый югарылыкка күтәргән – ул исламга объектив карый торган безнең мөселманнардан беренчесе… Аның фәнгә охшаш тикшеренүләре мөселман мәгънәсендә пропаганда характерын алу мөмкинлеге ихтималы турында куркырга бернинди дә сәбәп юк”.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан (1886-1926) К. Насыйриның әдәби һәм фәнни эшчәнлеген болай бәһали: “Әдәбиятымыз күп гасырлар Шәрык тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына Гареб тәэсире астына керә башлыйдыр.
Әдәбиятымызның бу гасыры (период) мәрхүм Габделкаюм ән-Насыйри белән башланды. Насыйри гарәпчә вә урысча яхшы белгән зыялы бер зат булганлыктан, әсәрләрен дә Шәрыктан күп нәрсәләр истифадә иткән шикелле – урыс әдәбиятыннан да файдаланадыр. Мәсәлән: җәгърәфия, гыйльме әтбихәлә даир календарьлар, словарьлары бөтенләй рух әсәрләреннән истифадер.
Насыйри үзенең озак фәүкылгадә тырышлык белән иткән хезмәте аркасында халык тарафыннан вакытында тәкъдир ителмичә генә, татарларга бик күп нәрсәләр һәдия (бүләк) иткән. Ул иң әүвәл татарларны урыс теле белән белештермәкче булып “Словарь”, “Әнмүзәҗ” тәртип итүче. Ул иң әүвәл татарларга үзләренең бер телләре бар икәнен белдертер өчен – “Ләһҗәи” вә “Фәвакиһе җөләса” тәэлиф итүче (төзүче). Вә ул ук иң әүвәл әсәрләрен татарча, яза башлап, һәр язу таныган кеше истифадә итәрлек тарызда (рәвештә) ясаучы. Җәнабе Хак аны рәхмәт итсен.
Озын гомерен татар әдәбияты хезмәтенә фида иткән (халык тарафыннан, аның ничек тәкъдир ителгәнен яхшы күрсәтерлек, үз мәгыйшәтемнән (тормышымнан) бер вакыйга хәтеремә төште. Мәдрәсәдә торган заман­нарымның соңында бервакыт базардан “Ләһҗәи татария” алып кереп карарга тотынган идем. Шәрикләремнән озын гына буйлы, бик дәгъва (даулы), таза бер мишәр яныма килеп, нәрсә моталәга итдекемне (өйрәнүемне) сорашты. Мин дә бәян иттем. Ул китапны алып ачты да иттифакый (очраклы) “йомрык” дигән сүзгә күзен төшерде. Тәрҗемәсен укып карагач, күзләрен челәйтеп вәхшиянә йозырыгын җомарлап: “Моңа аны китаптан укып беләсе юк, белмисең икән, күреп кал!” – дип күз төбемең китереп, һәм минем гомеремнең юкка заегъ (файдасыз) булуына тәәссеф иткәнлеген (үкен­гәнлеген) вә “дамелла” булса, бу эшем өчен миңа җәза биргән булыр иде икәнлеген бәян итте. Моңа татар шәкертләре татар әдәбияты белән нинди мөнәсәбәттәге заманнары бар иде). Насыйри әфәнденең әсәрләрендә Шәрык стилендә тәртип ителгән җөмләләргә күп [о]чрарга мөмкиндер”.
Танылган тел галиме Л. Җәләй (1894-1966) татар әдәбиятында дидактик жанрны куллана башлауны К. Насыйри иҗаты белән бәйләп аңлата һәм, моңа мисал итеп, аның “Буш вакыт”, “Кырык бакча” әсәрләрен китерә. “Татарда хыялый романнар язу кайчаннан һәм кемнәрдән башлана, дигән сорауны бирүчеләр дә беренче җавапны Насыйри “иҗат бүлмәсеннән” барып табачак”, дип, галим беренче чиратта “Гөлрох һәм Камәрҗан” әсәрен күрсәтә.
К. Насыйри үзенең хезмәтләрендә, иллюстратив материал буларак шул чорда дөньяви рухтарак язылган әсәрләрне дә файдалана. Бу уңайдан татар халык шагыйре Г. Тукай (1886-1913) үзенең “Исемдә калганнар” автобиографик әсәрендә янә Кушлавычка Бәдри абзыйларга кайткач булган бер вакыйганы болай тасвирлый: “Кич белә китаплар актарганда, кулыма “Фәвакиһел-җөләса” китабы төшеп, шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам, фәкать мин Кырлайда чакта тик “Газизә” вә “Сөбател-гаҗизин”нәр генә укыганга, бу китаптагы оят сүзләргә гаҗәпләнәм вә, китапта шундый сүзләр дә була микәнни? – дип, үземә сөаль бирә идем”. Сүз, әлбәттә, шагыйрь Габделҗәббар Кандалыйның (1797-1860) “Сәхибҗамал” дигән поэмасы хакында бара.
К. Насыйри бу хезмәтендә “Чәй бәете”н дә урнаштырган. Нәкъ шул ук әсәр Г. Фәезханов тарафыннан нәшер ителгән “Хикәят вә мәкаләт” дигән китапта да бар. Ул аны Казанның бер мулласыныкы икәнлеген белдерә. Ләкин ике текст та бер үк булуга карамастан, анда сүзләр кулланылышында аермалыклар күзәтелә.
К. Насыйриның татар телендә гәзит чыгару идеясе белән дә йөргәнлеге мәгълүм. Ул Казан Руханилар училищесында укытучы булып эшләгән вакытта литография хуҗасы, Казан мещаны Мөхәммәтвәли Мозаффар улы Яхин (?-?) белән берлектә “Таң йолдызы” дигән гәзит чыгарырга рөхсәт сорап, Казан хәрби губернаторы П. Ф. Козляниновка (1808-64 елдан соң) үтенеч белдерәләр. Әмма патша хөкүмәте моңа ризалык бирми. Шулай булуга карамастан, бу омтылыш 1905 елларда татар вакытлы матбугаты нигезләнә башлануга үрнәкләрнең берсе булды.
Академик Ә. Г. Кәримуллин (1925-2000) язганча, “гәзитнең программасына карап, шуны әйтергә мөмкин: гәзит нәшер итүнең максаты – татарларны Русиянең иҗтимагый тормышы белән таныштыру, беренче чиратта – татарлар арасында дөньяви белем тарату, әдәби әсәрләрне пропагандалау, дөньядагы фән һәм мәдәният казанышлары белән таныштыру. Чит илләрдәге халыклар тормышы хакында мәгълүмат бирү бурычы да куела. Библиография һәм тәнкыйть бүлегеннән күренгәнчә, ул әдәби-публицистик орган булырга тиеш”.
Бу ният гамәлгә ашмагач, К. Насыйри 1870 елдан календарь төзеп бастыра башлый. 1886, 1887, 1895 еллардан башка аның егерме дүрт басмасы дөнья күрә.
К. Насыйрига китапларын җибәрүен үтенеп язылган күп хатларның Русия империясенең төрле төбәкләреннән килүе шул чорда аның хезмәтләренә ихтыяҗның зур булганлыгын дәлилли. Календарьлары Урта Азиядә дә таралыш алганлыгы да мәгълүм.
К. Насыйриның хосусый гаиләсе мәсьәләсенә килгәндә исә, төрле фикерләр бар. Мәсәлән, ­
М. Парсин (1899-1963) аның 1863 елда өйләнеп унбер ай үткәннән соң хатыны вафат булгач, бүтән җәмәгатьләнмәве хакында әйтә. Әдәбият галиме М. Гайнуллин (1903-85) аның 1865 елда Казанның ямщик Мөсәгыйть кызы Зөһрәгә өйләнгән булганлыгын, әмма бер елдан соң хатыны баладан үлүен һәм шуннан соң К.Насыйриның ялгыз, гаиләсез яшәве турында яза.
Мулла, публицист һәм журналист Насыйретдин әл-Хуҗаши (?-?) истәлегеннән күренгәнчә, әлеге мәсьәләгә карата биргән соравына каршы җавабында К. Насыйри үзе болай дигән: “Мин хатын алмадым түгел, алдым, хәтта икене алдым. Фәкать беренчесе илә мәхәббәтемез булмады, өлфәт итә алмадык (ияләшә алмадык). Үзе аерылырга сорады да аердым. Бунысы яшь вакытымда иде. Аннан соң тагын бер хатын алдым. Бунысы илә яхшук мәхәббәтемез дә булды, ләкин минем язу хезмәтемә бик күп кимчелек китерә башлады. Бик күп хезмәтләрем аның мәхәббәтенә корбан булдылар. Язу вә башка хезмәтләремә зыян килмәсен өчен бунысын үзем талак иттем, – диде”.
К. Насыйри гомере буе Казанда яши. Ул берничә мәртәбә Мәскәүгә, андагы агасы Габделхәй (1818-1890) янына, Ибраһим Арсланов (?-?) исемле бай белән Мәкәрҗә ярминкәсенә – Түбән Новгородка, имтихан тоту өчен Диния нәзарәтенә Уфага һәм кардәше Мөхәммәтбәдигъ Хөсәенов (1857-1929) белән Ырынбурга бара. Әмма һәр җәйдә диярлек туган авылы Шырданга кайта торган була. Шул вакытларда тирә-як авылларга чыгып, археологик, этнографик материаллар, риваятьләр, халык иҗаты туплау, кырларда төрле үләннәр җыйнау белән шөгыльләнә.
К. Насыйриның Казанда хосусый йорт-җире булмый. Бу хакта инде бераз сүз булды. Ул Руханилар семи­нариясендә укыткан вакытта — аның чарлагында, 1885 елда икенче гильдия сәүдәгәре Гайса хаҗи Мусин (1816-87) йортында, 1893 елның көзеннән башлап сәүдәгәр Сөләйман Аитов (1862-1922) карамагында булган агач өйдә, абзыйсы Габделхәйнең улы Габделмән Казанский (?-?) өендә (хәзерге Галиәсгар Камал урамында), Кызыл мәчет урамында Әптелмән йортының кечкенә бер бүлмәсендә, Екатеринский урамындагы Ядгәр Шаһи йортының өске катында, хәзерге Мәрҗани урамының Печән базарына таба һәм, үзенең бер хатыннан күренгәнчә, ниндидер Чыршы Габди һәм башкаларның йортларында гомер кичергәннән соң, 1889 елдан туганы Мөхәм­мәтбәдигъ мөәзин өенең беренче катында яши башлый. Шунда 1902 елның 21 августында (3 сентябрендә) 77 яшендә вафат була. Мәрхүмнең җәсәде шәһәрнең Яңа Татар бистәсе зиратында дәфен кылына.

Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.
Казан шәһәре.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас