+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март , 11:04

Колач җәеп көтәләр

Ринат Рәхмәтуллинның колония-поселениедән чыгар көннәре җитә.

Колач җәеп көтәләр
Колач җәеп көтәләр

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинның, исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, 6 айга ирегеннән, 3 ел да 6 айга транспорт чараларына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе турында язган идек.

Тиздән аның иреккә чыгар көннәре җитә. Җырчының социаль челтәрдәге төркеменнән күренүенчә, аны күпләр колач җәеп көтә, бары яхшылыклар тели.

Шунда ук кызлары һәм оныгы белән төшкән фотосы да бар. Әйткәндәй, үзе белдерүенчә, 30лап авариядән соң ясалган соңгысында ул нәкъ кызы Ландыш исеменә теркәлгән "Лексус"та булган. Мондый хәлләр балаларга мәртәбә өстиме икән? Җитмәсә, кызларның берсе юрист һөнәрен үзләштерә.

Моңа кадәр булганнар Ринатка сабаккадыр, дигән ышанычта булыйк.

Фото: Ринат Рәхмәтуллинның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: