Сургут - Когалым автоюлында "Шевроле Нива" һәм рейс автобусы бәрелешкәннәр. Юл-транспорт һәлакәтендә автобустан 13 кеше зыян күргән, 53 яшьлек җиңел машина йөртүчесе һәм аның ике пассажиры - 9 яшьлек Софи һәм аның 31 яшьлек әнисе - Эльвина һәлак булганнар.
Гаилә Санкт-Петербургтан «Крокус»тагы теракт аркасында гамәлдән чыгарылганнан соң чирлидинг буенча уздырылмаган ярышлардан кайтып барган була.
Яшь спортчы һәм аның әнисе Сургутка иртә таңнан очып килә һәм Когалымга барып җитәр өчен шофер яллыйлар. Шәһәрләр арасындагы араны узарга уртача 2,5 сәгать вакыт кирәк. Ләкин алар өйгә кайтып җитә алмый. Иртәнге сәгать 6да аларның машинасы трассада рейс автобусы белән бәрелешә. Беренчел мәгълүматлар буенча, аның шоферы йоклап китә. Кызы, әнисе һәм 53 яшьлек «Нива Шевроле» шоферы авария урыныда һәлак була.
Талантлы спортчы кызны һәм аның әнисен туган ягында, Башкортстанда җирлиләр. Якыннарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.
Фото: "Моя Уфа"