+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март , 16:22

Җиде яшьлек кызны көчләгән

Ул сабыйны, песи балалары күрсәтәм, дип, подвалга алып төшкән.

Җиде яшьлек кызны көчләгән
Җиде яшьлек кызны көчләгән

Адәм актыгы урамда китеп барган кызга килеп, аның әти-әнисен белүе турында әйтә, подвалда бер тартмада песи балалары күрсәтергә вәгъдә итә. Кызганычка каршы, кыз ризалаша. Ир үз эшен башкаргач, баланы шул караңгы подвалда калдырып чыгып китә. Бачара кыз аннан үзе чыга ала, өенә кайтып, барысын да әнисенә сөйли, ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Ир-атның элегрәк «сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре» мәддәсе буенча хөкем ителгәнлеге билгеле. Хөкем карарын Уфаның Орджоникидзе район суды чыгара. Ул шулай ук балигъ булмаган кызга карата җинаять кылган.

Тикшерүчеләр һәм криминалистлар республика буенча Эчке эшләр министрлыгы оператив хезмәткәрләре белән бергә видеокүзәтү камераларын өйрәнә, шикләнелүченең хәрәкәт маршрутын ачыклый, вакыйга урынын җентекләп тикшерәләр. Тиздән аны кулга алалар. Ул 23 яшьлек Туймазы кешесе булып чыга.

Шикләнелүчедән сорау алу вакытында, ул кылган эшен таныган. Аңа сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

"Полиция бүлегенә балигъ булмаган кызны көчләгән өчен китереләдем. Тәүбә итәм, гаебемне таныйм", — ди педофил полициягә.

Билгеле булуынча, Русиядә педофилларны гомерлеккә төрмәгә утырту турында закон үз көченә керде. Балигъ булмаганнарга карата көч куллану өчен хөкем ителгән яки аларны ике һәм аннан да күбрәк балага каршы кылган кешеләргә шушы җәза янаячак.

Фото: "Башинформ"

Җиде яшьлек кызны көчләгән
Җиде яшьлек кызны көчләгән
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: