+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 март 2024, 01:31

Тугызынчы көн җир астында

Амур өлкәсендә җимерелгән шахтада калган эшчеләрнең якыннары могҗиза көтә. Алар фаҗига урынына килгән.

Рудникта бораулау дәвам итә: беренче скважина 289 метрга борауланган, 243 метрда су табылган. 320 метрга кадәр бораулау турында карар кабул ителгән. 243 метрлы икенче скважина 214 метргача борауланган. Өченче скважина су булуын күрсәткән. Бораулаганда алынган керн аның боз пульпасы белән тулганлыгын күрсәтә. 350 метрлы дүртенче скважина 232 метргача борауланган.

Амур өлкәсенә 10 тау эшчесенең гаиләсе килгән. Алар белән психологлар эшләвен һәм кирәкле ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Карьер касәсен мониторинглау һәм су дәрәҗәсен контрольдә тоту тәүлек әйләнәсе алып барыла", — дип хәбәр иттеләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, җимерекләр астында тугызынчы көн 13 кеше кала, алар арасында 5 вахтачы - Башкортстаннан. Эшчеләрнең язмышы турында бернәрсә дә билгеле түгел.

Сибайдан Оксана 18 марттан бирле 31 яшьлек ире Вадим Николаевтан хәбәр көтә. Эшченең өйдә ике кызы калган: берсенә - дүрт, икенчесенә тугыз яшь.

Вадим Николаев яшь булуына карамастан, үз өлкәсендә тәҗрибәле белгеч булып санала. Ул Сибайның бакыр карьерында, аннары Учалыдагы шахтада эшли. Амур өлкәсенә ул беренче тапкыр февраль аенда юллана. Тик авырып китүе аркасында вахтадан иртәрәк кайтырга туры килә.

Берничә атна өйдә торгач, 15 мартта ул янә вахтага китә. Шул ук вакытта, ул акча эшләргә соңгы тапкыр барам, башка аягымны басмаячакмын, дип тә белдерә. Аның кан басымы югары булуы билгеле.

Тау эшчеләрнең гаиләләре, без барыбыз да могҗиза көтәбез.

Фото: "bashkortostanim"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас