Сусар рәсеме Русия тарихында билгеле булган беренче территориаль эмблемаларга барып тоташа. Беренче тапкыр ул Уфа губернасы воеводасының көмеш мөһерендә пәйда була. Сусар Уфа гербында ХVII гасыр уртасында, Петр I реформалары вакытында барлыкка килә, шуның белән бергә ак ат сурәтләнгән тагын бер герб расланган.
Әмма икенче вариант соңыннан ныклап кереп китми, ул Уфа гарнизон полкы байракларында кала, ә сусар Уфа гербында тулы хокуклы урын ала. Нәкъ менә бу рәсем гамәлдәге гербның нигезе булып тора, композициясе һәм төсе буенча аңа охшаш. Әлеге хайван һәм Уфа тарихи яктан бәйле. Сусар безнең якларда актив яши һәм аның тиресе зур кыйммәткә ия була. Мәсәлән, патша Иван Грозныйга салымны башкортлар шушы хайван тиресе белән түләгән. Уфаның хәзерге гербы автор Салават Гыйләҗетдинов тарафыннан тергезелгән.
Гербның үзәк фигурасы - ирекле йөгерү позасында табигый көрән төстәге сусар. Горур сын, алтын белән капланган тире байлыкны, горурлыкны һәм дәрәҗәне гәүдәләндерә. Герб кырының көмеш төсе - иман, саф күңеллелек һәм затлылык символы. Гербның яшел төсе муллыкны, шатлыкны, ирекне, тынычлыкны чагылдыра.
Бу хакта Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: gorodufa.ru