+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март , 10:45

Зубрлар - видеокүзәтү астында

"Ростелеком" Башкортстанның Морадым тарлавыгында зубрларга видеокүзәтү оештыра.

Зубрлар - видеокүзәтү астында
Зубрлар - видеокүзәтү астында


"Ростелеком" телеком-инфраструктурасын "Морадым тарлавыгы" геопаркы территориясендә булдырган, анда узган ел белорус зубрларын алып килгәннәр иде. Оператор урман зонасында 11 видеокүзәтү камерасы урнаштырган һәм табигать паркының кунак киңлегендә Wi-Fi оештырган.
Юлия Аксенова, «Ростелеком»ның корпоратив һәм дәүләт сегментлары белән эшләү буенча директоры:
"Санлы сервислар ярдәмендә хезмәткәрләр зубрларның хәрәкәтен күзәтә, хайваннарның үз вакытында туклануын контрольдә тота, турникетларны һәм шлагбаумнарны дистанцион рәвештә үткәрә, ә туристларның онлайн-касса һәм терминаллар ярдәмендә кулакчасыз түләү буенча билетлар сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде".
"Аеруча саклана торган табигый территорияләр буенча дирекция" директоры Таһир Бадертдинов: "Санлы сервисларны гамәлгә кертү геопарк инспекторларының эшен җиңеләйтәчәк, аларга хайваннарны күзәтергә, шулай ук туристлар агымын көйләргә ярдәм итәчәк. Яңа киңлек системасы ярдәмендә без паркта ничә кунакның булуын төгәл беләчәкбез".
Зубрларның башкорт популяциясен тергезү буенча фәнни проект узган ел старт алган, Башкортстанга 18 зубр Белоруссиядән кайтарылган. Хайваннарның бер өлеше - демонстрацион вольерларда, калганнары иректә яши. Зубрлар Морадым тарлавыгына бик яхшы ияләшкән. Зоологлар фикеренчә, вакыт узу белән алар күршедәге саклана торган табигый территорияләрдә дә урнашачак. Киләчәктә популяция 1000 башка кадәр үсәргә тиеш.

Фото: Павел Буркин.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: