+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 март 2024, 06:00

Бюджет 8 миллиард сумга арттырылды

Дәүләт җыелышы-Корылтайның җиденче пленар утырышы үтте.

Бюджет 8 миллиард сумга арттырылдыБюджет 8 миллиард сумга арттырылды
Бюджет 8 миллиард сумга арттырылды

Утырышны парламент Рәисе Константин Толкачев ачты һәм алып барды. Чара башында депутатлар һәм чакырылган вәкилләр “Крокус Сити Холл”да булган теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды.

Утырышның көн тәртибенә 40тан артык мәсьәлә чыгарылган иде. Аларның төп өлеше закон проектларын карауга бәйле булды. Аерым алганда, депутатлар “2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон кабул итте. Константин Толкачев билгеләп үтүенчә, 2024 елда бюджет керемнәре 8 миллиард сумга үсеш белән төзәтелгән. Шул ук вакытта, төбәк бюджетының чыгымнар өлеше дә арттырылган.

Шул рәвешле, барлык төгәлләүләрдән соң 2024 елда республика бюджеты күләме: керемнәр буенча – 298,9 миллиард сум; чыгымнар буенча – 311,2 миллиард сум; дефицит – 12,3 миллиард сум тәшкил итә.

Чарада, шулай ук, “Башкортстан Республикасының Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы, “Башкортстан Республикасының “Умартачылык турында”гы Законының 21 һәм 23 мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектлары кабул ителде.

Фикер алышуга Башкортстанның Контроль-исәп палатасы рәисе вазыйфасына билгеләү өчен Константин Шаһиморатов кандидатурасы чыгарылды. Аны республика Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән иде. Константин Толкачев белдерүенчә, Константин Шаһиморатов кандидатурасы элегрәк парламентның барлык даими комитетлары утырышларында каралган һәм хупланган, Русия Исәп палатасының уңай нәтиҗәсе алынган. “Сез республиканың Контроль-исәп палатасы җитәкчесе вазыйфасын биләгән биш ел эчендә финанс контроле буенча бөтен командагызның актив эшен җайга салдыгыз, үзегезнең югары осталыгыгыз нәтиҗәсендә республикада абруй казандыгыз”, – дип белдерде Константин Толкачев.

Утырышта чыгыш ясап, Константин Шаһиморатов Контроль-исәп палатасының арытабангы эш программасын тәкъдим итте. Палатаның мәгълүмати инфраструктурасын үстерү, бюджет планлаштыруны камилләштерү, контрольнең превентив функцияләрен көчәйтүгә юнәлтелгән яңа аналитик инструментлар кертү мөһим булып кала, диде ул. Шулай ук, контроль системасын камилләштерү һәм урындагы бюджетларның торышын өзлексез мониторинглау, ведомство хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, җәмәгатьчелек белән үзара бәйләнеш өстенлекле бурыч булачак.

Депутатлар Дәүләт җыелышы-Корылтай белән Сахалин өлкәсе Думасы арасында парламентара хезмәттәшлек турында килешү хакында фикер алышты. “Калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру барышы турында”гы мәсьәлә буенча парламент тыңлаулары үткәрү турында карар кабул ителде.
Көн тәртибенә “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Федераль законның 18 мәддәсенә үзгәреш кертү турында”, “Банклар һәм банк эшчәнлеге турында” Федераль законның 26 мәддәсенә үзгәреш кертү турында” һәм “Русия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексының 37 мәддәсенә үзгәреш кертү турында” федераль закон проектларын Дәүләт думасына кертү турында мәсьәләләр кертелгән иде. Шулай ук, аерым суд участокларының мировой судьялары вазыйфаларына кандидатлар тәкъдим ителде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас