+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март , 08:16

Диплом түгел, баш бәласе сатып алган

Кушнаренкода яшәүе хатын-кыз йөзләрчә мең сум акчадан колак каккан.

Диплом түгел, баш бәласе сатып алган
Диплом түгел, баш бәласе сатып алган

Җитмәсә, хөкемгә тарттырылган.

Башкортстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 2019 елда Кушнаренко районында яшәүче хатын-кыз Ишембай һөнәри колледжы директорына 153 мең сум күләмендә ришвәт биргән. Бу уку йортына аяк та басмаган кызы өчен урта һөнәри белем турында диплом аласы килгән.

Хатын җинаять кылуда гаепле булуын таныган. Суд аңа 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 7 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм ришвәт хакыннан ике тапкыр зуррак күләмдә штраф билгеләгән.

Ришвәт алучыга һәм арадашчыга карата аерым җинаять эшләре кузгатылган.

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: