+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март , 08:55

Кар сулары туңып тыгылган иде...

ЦУР ярдәме белән Уфаның Дим районында яңгыр канализациясе рәшәткәләре боздан чистартылган.

Кар сулары туңып тыгылган иде...
Кар сулары туңып тыгылган иде...
Үткән атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең “Инцидент-менеджмент” һәм Кире элемтә платформасы мәгълүмат системалары 4397 мөрәҗәгать теркәгән. Бу, узган атнадагыга караганда, 600гә күбрәк.

Юллар буенча 1329 хәбәр килгән, үсеш – 646. Нигездә, юлларны һәм тротуарларны кардан чистартуга шикаятьләр. Аларның күпчелеге Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән, Мәләвез, Иглин һәм Благовещен районнарыннан. Уфада моңа ешрак Совет, Орджоникидзе һәм Ленин районнары халкы зарлана. Юллардагы чокырлар һәм аларны ремонтлау буенча да шикаятьләр байтак килгән.
 
Төзекләндерү – ЦУР статистикасында икенче урында – 671 хәбәр. Күп өлеше һаман да шул ихаталарны, җәмәгать киңлекләрен кардан чистартуга кагыла. Кар эрегәнгә күрә территорияләрне, тротуарларны, ихаталарны су басуга карата мөрәҗәгатьләр арткан.
 
Торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча 622 хәбәр теркәлгән. 21 мартта Уфаның Черниковка ярдәмче станциясендәге авария нәтиҗәсендә электр энергиясе сүнү буенча мөрәҗәгатьләр – иң күбе. Түбәдән су агу турында зарланулар арткан. Еш кына Нефтекама, Уфа һәм Стәрлетамак халкы язган. Җылыту сыйфаты буенча да сораулар бар. Шулай ук, Башкортстан халкын ташламалы дарулар алу, кайбер җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт графигы, социаль пособиеләр түләү срогы борчый.
 
Менә берничә хәл ителгән мәсьәлә. Уфада Дагстан урамында яңгыр сулары агып китә торган урынны боздан чистартканнар. Яңгыр канализациясе рәшәткәсе туңуына һәм эрегән суларның тыгылуына хатын-кызларның берсе игътибар иткән. Бу хакта ул Дим районы хакимияте башлыгы Антон Тарасовның посты астындагы комментарийларда яза. Социаль челтәрләрдән мөрәҗәгатьне Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары теркәгән, район хакимияте эшкә алган. Мәсьәләне хәл итү белән район коммуналь хезмәткәрләре шөгыльләнә. 18 мартта яңгыр канализациясе рәшәткәләрен боздан чистартканнар.
 
Уфада Яңа Максимовка бистәсендәге Спивак урамында эрегән кар сулары машиналар юлында җыелып торган. Халыкның шикаятен социаль челтәрләрдә 18 мартта Башкортстанның ЦУР роботы тоткан. 19 мартта районның профильле хезмәтләре эрегән кар сулары агып китсен өчен траншеяләр казыган һәм суны суыртканнар. Ә ул алга таба җыелмасын өчен, юл кырыеннан карны чыгарганнар.
 
Шулай ук, Нефтекамада Ленин урамында Нефтекама дәүләт филармониясе янындагы тротуар кардан һәм боздан чистартылган. Җәяүлеләргә тайгак юл буенча йөрергә туры килүе турында урындагы хатын-кыз социаль челтәрләрдә хәбәр иткән һәм чара күрүне сораган. Мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР роботы тоткан, ә Нефтекама хакимияте эшкә алган. Икенче көнне шәһәрнең “Чисталык һәм тәртип хезмәте” хезмәткәрләре тротуарны чистартып куйган.
 
15 мартта Дәүләкәндә “Горкомсервис” предприятиесе хезмәткәрләре Октябрь һәм Кубань урамнарындагы карны җыештырган. Бу эш 14 мартта социаль челтәрләрдә
мөрәҗәгать иткәннән соң башкарылган.
 
Уфада Запорожье тыкрыгындагы 7нче йорт янында күлләвектән эрегән кар сулары суыртылган. Районның коммуналь хезмәтләре, шулай ук, суны читкә агызу җайланмасы кую чарасын күрәчәк.
 
Хәл ителгән инцидентның тагын бер мисалы. Башкаланың Дим районында бер автоһәвәскәр Новороссийская урамында күрсәткеч билгесенең дөрес булмаган мәгълүмат белән урнаштырылуына игътибар иткән. Ир-ат бу хакта социаль челтәрләрдә язган. Мөрәҗәгатьне башта – Дим районы, ә аннан соң Уфа шәһәре хакимиятенә эшкә тапшыралар. Шофер хаклы булып чыккан. 21 мартта Уфа шәһәре хакимиятенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе белгечләре юлда урамнарны дөрес күрсәтүче билге урнаштырган.
 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: