+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март , 09:32

“Начар кешеләр белән бәйләнмәгез!”

“Бер бәхетсезлек очрагы бөтен тормышымны җимерде”, – дип тәүбә кыла зур ялгышлык эшләгән Әмир Габдрәхимов.

“Начар кешеләр белән бәйләнмәгез!”
“Начар кешеләр белән бәйләнмәгез!”
Башкортстанның катгый режимлы колонияләренең берсендә террорчылык статьясы буенча Әмир Габдрәхимов (исем-фамилиясе үзгәртелде) җәза срогы үтә. Аңа әле 30 яшь тә юк, әмма ул инде төрмәдә берничә ел утыра. Яшь чакта карьера ясау, йорт сатып алу, гаилә кору, балалар үстерү вакытын ул төрмәгә алыштырган. “Башинформ” журналисты Ксения Калинина белән әңгәмәдә, ул ничек итеп бер бәхетсезлек очрагы аның дөньяга карашын үзгәртүе, карьера планнарының җимерелүе – тормышының ничек асты өскә килүе турында сөйләде.

“БЕР МАКСАТ”

Әмир авылда күпбалалы гаиләдә туган. Үсә, мәктәптә уртача укый, футбол уйный, тәртип тә боза... Әтисе улы үсмер чагында башка гаиләгә чыгып китә. Әмир үзе турында үскәч, әнинең ярдәмчесе, таянычы булачакмын, дип уйлый. Мәктәптән соң автомеханик һөнәрен үзләштерә, азык-төлек ташучы булып эшли. Соңрак сәүдә вәкиле була, клиентлар базасын булдыра, товар сата.

“Мин дингә һәрвакыт битараф булдым, күп дигәндә – дуңгыз ите ашамый идем. Беркайчан да мәчеткә йөрмәдем. Максатым бер иде: эшләп, үз бизнесымны ачу. Ләкин бердәнбер көнне барысы да асты өскә килде”, – ди хөкем ителүче.
 
“ЯҢАЧА ФИКЕРЛӘРГӘ ӨЙРӘТТЕ”

Әмир күршесенә йорт төзергә ярдәм итә. Бервакыт ул егылып төшә һәм аның башы янына гына биш метр биеклектән 200 килограммлы бетон улак килеп төшә.
“Мин шок һәм курку кичердем, үлемнән чак калдым. Шул вакытта Ришат абыем (әнинең өч туган абыйсы, өч бала атасы): “Син менә туасыңны да уйламагансың, әмма тугансың. Шулай ук синнән беркем дә үләргә телисеңме, юкмы дип сорамас. Бу хакта уйлан!” – диде. Ә абый бит – мөселман, ул инде 15 еллап дин тота. Ул миңа яңача фикерләр сеңдерә, дини темаларга этәрә башлады. Абый белән дини темаларга ешрак аралаша башладык. Ул мәктәптә каравылчы булып эшли иде, мин аның янына сөйләшергә килә идем. Һәм менә шундый очрашуларның берсендә безнең сөйләшүләрне күзәтү камерасы төшергән. Ачыклануынча, абыем артыннан күптән күзәткәннәр икән. Мин дини темага сөйләшүләребезнең ни дәрәҗәдә законлы яки законсыз булуын белмәдем. Мәктәпкә килеп, аңардан зал ачкычын алып, ачып керә идем, без анда ярты сәгать – бер сәгать сөйләшә идек. Аңламаган нәрсәләрне сорый идем. Нәрсә турында сөйләшкәннәребезне әйтмим. Әйтәсем килми... Башка кешеләр дә килә иде. Абый безгә җыелышларда укырга китаплар бирә, арытаба мәгънәсен аңлата иде. Асылда, китаплар без, яшьләр өчен, аңлашылмый иде. Болар барысы да ярты еллап дәвам итте...” – дип сөйли Әмир.

“ҖӘЛЕП ИТЕЛГӘННӘР”

Тиздән Ришат абыйсын һәм аның танышын кулга алалар – аларда тыелган әдәбият табыла. Арытаба Әмиргә дә тентү белән киләләр.
“Минем өйдә дә, соңыннан ачыклануынча, Русиядә тыелган “Хизб ут-Таһрир әл-Ислами”* оешмасы белән бәйле төрле китаплар, иске гәзитләр бар иде. Аларны тентү вакытында таптылар”, – ди хөкем ителүче.

Әмма ул тикшерү белән хезмәттәшлеккә бармый, чөнки бернинди начарлык булмас – сөйләшерләр дә җибәрерләр дип уйлый. Ләкин бер айдан Әмирне дә кулга алалар.
“Экспертиза күрсәтүенчә, без “җәлеп ителүче” кешеләр булып чыктык. Тикшерү озак барды – 1 ел да 7 ай, арытаба суд – 3 елдан артык. Яшерен шаһитлар безнең ант бирүебезне, моның кайда һәм кайчан булганлыгын әйтте. Нәтиҗәдә, суд карар чыгарды – каты режимлы колониядә 9 ел. Йомшак кына әйткәндә, миңа әле бәхет елмайды, башкаларга 12 ел һәм аннан да күбрәк җәза бирелде. Абыйга – 19 ел. Әйткәндәй, ул срогының бер өлешен шушы ук колониядә үткәрә”, – ди хөкем ителүче.

“ЫШАНЫЧНЫ АКЛАМАДЫМ”

Әмир Русия Федерациясе Җинаять кодексының 205.5 маддәсе буенча гаепләнә (“террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу”). Ул иректән мәхрүм ителү белән беркайчан да килешмәячәкмен дип уйлаган, ләкин күнеккән, рәшәткәләр һәм катгый режим белән килешкән. Тегү цехында эшли башлаган. Коръәнне белмәсә дә, кайвакыт гарәп телендә укый, бу аны тынычландыра.

“Намаз укыйм, ураза тотам – моны үзем өчен эшлим, – ди ул. – Шунысы күңелемне әрнетә: мин әниемне, туганнарымны тәэмин итәргә, алар өчен терәк һәм яклаучы булырга тиеш идем, әлегә барысы да киресенчә, алар миңа ярдәм итә. Мин ышанычны акламадым, ялгыштым, кирәкмәгән кешеләр белән бәйләндем, бу минем эчемне кыра...”

“Дини белем – өстенлекле”

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтеннән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белән эшләү буенча җаваплы кеше Инсаф хәзрәт Искәндәров яшьләрнең өлкән буын кешеләре йогынтысына бирелүчән булуына ышана, чөнки бу генетик дәрәҗәдә салынган. Әгәр дә өлкән яшьтәге кеше үзен әдәпле тотса, тигез, тыныч, ышанычлы тавыш белән сөйләшсә, сәламәт яшәү рәвеше алып барса, үрнәкле гаилә әгъзасы булса, яшәү мәгънәсен тапмаган, бу дөньяда үзен эзләүче кешеләр өчен ул автоматик рәвештә абруйлы кешегә әверелә.

“Өлкәннәрне хөрмәт ит, кечеләрне җәберләмә. Бу традицион дөрес тәрбия, ул әхлак нормаларына да, Аллаһ кануннарына да каршы килми. Бу егетнең абыйсы белән булган очракта да “эшләгән”. Әмир янында абруйлы ир-ат булмаган, аның туганы кирәкле вакытта тиешле сүзләр табып бу урынны алган да инде, дип аңлата ул. – Төп бәла – дин турында дөрес мәгълүматның вакытында алынмавы. Әгәр дә әти-әнисе балачакта Әмиргә Аллаһ кануннарын аңлаткан булса, ә ул аларны “йота” барса, мондый хәлне булдырмаска мөмкин булыр иде. Секталарга, тыелган оешмаларга җәлеп итүчеләр яшьләрнең ихласлыгын тоя һәм анда үз орлыкларын сала. Һәм шунда “җәлеп ителгән” кешедә, янәсе, яшәү мәгънәсе барлыкка килә: ләкин яхшылык белән башланса да, яманлык белән тәмамлана”.

Инсаф хәзрәт Искәндәров фикеренчә, җәлеп итүне гамәлгә ашыручы кешеләр бер принцип – зур саннар законы буенча эшли. Алар маркетинг ысулларын куллана.
“Бер үк мәгълүматны 100 кешегә сөйлиләр, шуларның 20се тыңлый, һәм бары тик 2-4 кеше генә “сеңдерә”. Кемдер аның йогынтысына тиз бирешә, кемдер – юк, – дип аңлата ул. – Көчле профилактик эшчәнлек, төрле структураларның үзара бәйләнеше кирәк. Яшьләр белән сөйләшергә, аларга аңлатырга, өйрәтергә кирәк, шунда күпләрне мондый фаҗигадән саклап кала алачакбыз. Төрле деструктив, ялган ислам төркемнәренә эләкмәс өчен өч нәрсәне белергә кирәк. Беренчесе – дини белем. Икенчесе – гореф-гадәтләрне белү, бу балачактан ук гаиләдә салына. Өченчесе – тарихны белү. Әгәр кеше белемле булса, радикализм, экстремистлык, террорчылык булмаячак”.

“Үз-үзеңне эзләү”

Русия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе психология хезмәтенең өлкән психологы, эчке хезмәт капитаны Татьяна Опрокиднева фикеренчә, экстремистлык һәм террорчылык оешмаларына еш кына тотрыксыз эмоциональ халәттә булган, үз-үзенә түбән бәя бирүче һәм йогынтыга җиңел бирелүче кешеләр җәлеп ителә.

“Бу – еш кына социаль мохит белән бәйләнеше бозылган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр. Алар ялгыз, җәмгыятьнең кабул итүен эзли. “Вербовщик”лар – гадәттә, яхшы психологлар һәм кешеләрнең ихтыяҗларын яхшы тоя, аларга кирәкле ярдәмне, кабул итүне һәм тормышта рухи максат бирәләр”, – дип ассызыклый психолог.
Аның фикеренчә, мондый оешмаларга еш кына яшьлек максимализмы, гаделлек хисе өстенлек иткән яшьләрне җәлеп итәләр. Алар үз-үзен эзли. Аларга йогынтыга, төрле манипуляциягә дучар ителүче тотрыксыз психика хас.

“Стресс дәрәҗәсе зуррак булган саен, кеше йогынтыга ныграк бирешә. Шуңа күрә төп киңәш – үзеңә игътибарлырак булу, үз тойгыларыңны һәм ихтыяҗларыңны аңлау. Эчке проблемалар, борчылулар булганда, якыннарыңнан ярдәм сорарга яки белгечкә мөрәҗәгать итәргә өйрәнү мөһим. Тәнкыйди күзлектән фикерләүне үстерү шулай ук тирә-яктагыларның деструктив йогынтысына бирелмәскә һәм “вербовщик”лар тозагына эләкмәскә ярдәм итәчәк”, – ди Татьяна Опрокиднева.

“Яхшы профилактика кирәк”

Уфадагы билгеле адвокат Роман Петров фикеренчә, террорчылык статьясы буенча квалификацияләнгән җинаять – оешмага керү, анда катнашу, финанслау, кораллы формированиеләр, аларга ярдәм итү – аеруча каты дип санала. Бу – дәүләткә һәм, гомумән, җәмгыятькә каршы җинаятьләр, алар буенча гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә кадәр җәза каралган.

“Җәмгыять шулай итеп иң куркыныч җинаятьчеләрдән саклана. Шуңа игътибар итәм, үлем җәзасы да бар, ул Русия Җинаять кодексында язылган, аны беркем дә гамәлдән чыгармаган, тик аңа вакытлыча мораторий кертелгән, ул теләсә кайсы вакытта гамәлгә керергә мөмкин, – ди адвокат. – Тәҗрибәмнән чыгып, мин мондый оешмаларга күбрәк балигъ булмаганнарны җәлеп итүне күрәм, чөнки аларның аңы ныгымаган, аларга мондый деструктив идеяләрне “сеңдерү” җиңелрәк. Монда ата-аналарның үз балаларына игътибарлырак булуы, аларның үз-үзен тотышын анализлау мөһим. Әгәр ниндидер символика күрәсез икән, мәсәлән, тыелган дәүләтнең кара флагын, яки аның гадәти тарих кына түгел, ә немец гаскәрләре ролен тирәнрәк өйрәнү белән мавыгуын күрәсез икән, моңа игътибар итәргә, ачыклык кертергә, бала белән сөйләшергә кирәк”.

Роман Петров ассызыклавынча, гомумән алганда, террорчылык һәм экстремистлык статьялары буенча авыр хөкем карарлары үзгәрешсез кала.
“Кеше моның белән шөгыльләнә башлагач, аның тыелган эшчәнлек икәнен аңлый, чөнки бу турыда һәркайда әйтелә, мәгълүмат ачык. Әгәр дә сез берәрсенә тыелган әдәбиятны укырга бирәсез икән, бу инде экстремистлык материалларын тарату санала. Бу Интернеттагы телеграм-каналдагы сылтамаларга да кагыла – аны икенче кешегә җибәрәсең икән, димәк, тараттың, җәлеп иттең. Яисә тыелган оешмага ярдәм итү өчен акча сораган кешеләргә акча күчерәсең икән, бу инде – җинаять, финанслау. Санлы технологияләр чорында мессенджерларда, социаль челтәрләрдә хәбәрләшү яшерен була алмый. Барысы да теркәлә бара. Әгәр дә мәгълүмат санлы булса, ул калачак”, – ди адвокат.

Террорчылык маддәләре буенча утырып чыкканнар өчен аерым гамәлләргә өстәмә тыюлар кертелә. Алар вакытны иркенләп үткәрә, төне буе йөри, кешеләр күпләп җыелган урыннарга бара алмый.

“Бу кешеләрне контрольдә тоту өчен эшләнә. Алар иреккә чыккач, гадәти тормыш белән яшәргә тиеш түгел. Алар закон бозып кына калмаган, ә чиктә тора, яңадан җинаять кылырга мөмкин, дип белдерә адвокат. – Һәм, әлбәттә, полиция тарафыннан яхшы профилактика кирәк. Участок хезмәткәрләре эшләргә, үз участогындагы һәр кешене белергә тиеш. Әгәр берәр ир кинәт кенә чәчен кырып ташласа, моңа кадәр булмаган озын сакал үстерсә, боларга игътибар итәргә, аның белән сөйләшергә, өенә килеп: “Ә син ни өчен кинәт чәчеңне кырдың, сакал үстердең?” – дип сорарга кирәк. Һәм барысы да аңлашылачак. Ә экстремистлык идеологиясе белән яшәүчеләр моны яшерми, алар аның белән сукырларча мавыга. Шунысын да искәртәсем килә, хәзер террорчылык эшчәнлеге белән бәйле барлык җинаятьләрне фәкать хәрби судлар гына карый. Хәрби суд – бик профессиональ, анда эш стажы зур булган тәҗрибәле судьялар эшли, алар каты хөкемнәр чыгара. Әгәр дә йомшартучы шартлар булса, 20 ел түгел, ә 19,5 ел бирәчәкләр.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: