+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март , 07:49

Җырлап торганда яраланган

Иркәнең сынган кулына сәхнәдә тибеп киткәннәр.

Җырлап торганда яраланган
Җырлап торганда яраланган

Ул җырлап торганда, аның бэк-вокалчысы Фидаил Вәлиуллин җайсызрак сикергән һәм аягы белән Иркәнең бармагын каймыктырган. (Аның узган җәйдә кулын сындыруы турында язган идек.) Иркә шешкән һәм канаган бармагы белән концерт куеп чыгуы хакында социаль челтәрдә болай сөйли.

«Концерт башланып, өченчеме, дүртенчеме җырда Фидаил сикерде. Аның сикерә торган гадәте бар бит инде. Мин кулымны суздым. «Әй!» – дип сикерде дә аягы белән китереп типте сынган кулыма.

Үзем җырлавымны дәвам итәм, үзем сынган кулыма карыйм. Урта бармакның уртасы ике тапкырга зурайды һәм каный башлады. Әле ул бармагыма йөзек кигән идем. Шуның кадәр авыртты, күземә яшьләр тулды. Тагын сынды инде бу, дип уйладым. Егетләргә: «Лейкопластырь табыгыз», – дим. Тамашачыга, кулыма эләкте, дип кенә әйттем. Шул арада башымнан мең уй үтте. Кереп китимме икән, елыйммы икән, җырлыйммы икән, дим. Сайладым җырлауны.

Керүгә лейкопластырьләр әзерләп куйганнар иде. Боз алып кергәннәр. Тиз генә боз куйдык. Ул бармак шешеп, кап-кара булып чыкты. Йөзекне ничек салырмын, минәйтәм. Шул шеш аша йөзекне чыгардылар. Күземнән яшь ага. Үземә сәхнәгә «Ак калфак»ны җырларга чыгарга кирәк. Чыктым инде. Концерт буена селкетә дә алмадым кулымны. Юл буе әйберләр сөртеп, бозлар куеп кайттык. «Ушиб» булган. Хәзер бетте инде», – дигән ул.

Сәхнәдә дә эш урынындагы хәвефсезлек чараларын сакларга кирәк, димәк. Сикермәскә, аякларын күтәрмәскә. Алай кызык түгел бит әле... Иркәгә сәламәтлек телик!

Фото: "Иркәнең шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: