+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 апрель 2024, 04:50

Тормышка ашкан балачак хыялы

Талантлы рәссамның картиналары дистәләгән илдә шәхси.

Тормышка ашкан балачак хыялыТормышка ашкан балачак хыялы
Тормышка ашкан балачак хыялы
Район үзәгенең Тарих һәм туган якны өйрәнү музеендагы “Чакматаш” картиналар галереясында якташыбыз Нәсимә Сенникованың “Табигатьтә хатын-кыз башлангычы” дип атал­ган шәхси күргәзмәсе ачылды. Әлеге картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы белән тәбрикләргә һәм иҗат эшләре белән танышырга район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, районыбызның сәнгать сөючеләре, мәктәп укучылары, талантлы рәссамның туганнары, укытучылары, дуслары, сыйныфташлары килде.

Нәсимә балачактан ук рәсем төшерергә өйрәнергә хыяллана. Иңнәрендә – БДПУда чит телләр факультетында уку, Яңа Балтач авылында — немец теле укытучысы, Сургут шәһәрендә нефть компаниясендә тәрҗемәче инженер-эксперт булып эшләгән еллары. 2006 елда гаиләсе белән Мәскәүгә күченәләр. Монда иҗади җанлы, сәнгать дөньясына тартылучы ханым музейларга, сәнгать студияләренә актив йөри башлый. 2015 елдан үзен тулысынча рәсем сәнгатенә багышлау мөмкинлеге барлыкка килә. В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты каршындагы өстәмә һөнәри белем бирү курсларында рәсем сәнгатен өйрәнә, “Югары икътисад мәктәбе” тикшеренү университеты каршындагы “Сәнгать тарихына кереш”, “Заманча сәнгать” курсларын тыңлый. 2020 елда туган авылы Чакмагышка әйләнеп кайта һәм биредә яши. Бакчачылык белән шөгыльләнә, чәчәкләр үстерергә ярата.
2015 елдан үзен тулысынча рәсем сәнгатенә багышлаган талантлы якташыбыз май, акрил, майлы һәм коры пастель техникасында эшли. Пейзажлар һәм натюрмортлар яза, портрет сәнгатен өйрәнә. Аның иҗади эшләре Русия, Италия, АКШ, Португалиядә шәхси коллекцияләрдә саклана.
— Мин бик дулкынланам, чөнки бу — беренче күргәзмәм, һәм аның туган авылымда ачылуына бик шатмын. Рәсем төшерү, аңа өйрәнү балачак хыялым иде. Безнең барлык максатларыбыз, хыялларыбыз нәкъ балачактан килә һәм тормышка ашырыла. Шуңа күрә хыялланырга кирәк, зур хыялларга омтылырга курыкмагыз. Космонавт, уйлап табучы, галим булумы ул, яки башка теләк-хыяллармы – хыялланыгыз, чөнки хәзер мөмкинлекләр бик күп. Хыялыгызга таба барыгыз һәм ул, һичшиксез, тормышка ашачак. Туган ягым Чакмагыш мине кабатланмас табигате, матурлыгы белән илһамландыра, мин туган авылымны бик яратам, – ди Нәсимә Фәдыйк кызы, үзе һәм иҗаты белән якыннанрак таныштырып.
Якташыбызның беренче шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы белән котларга килгән Светлана Шакирова, Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы, әлеге күргәзмәнең автордашы Айгөл Кудрявцева, укытучылары, сыйныфташлары тарафыннан рәссамга бик күп җылы сүзләр әйтелде, матур теләкләр яңгырады. Аларның һәркайсы Нәсимә Фәдыйк кызына хас күркәм гүзәллек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек кебек сыйфатлар турында ихлас уртаклашты һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
Әлеге матур чараны Чакмагыш гимназиясе укучысы Раяна Аетбаева башкаруындагы “Яратыгыз!” җыры һәм Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының “Лада” эстрада-инструменталь ансамбле, флейта классы укытучысы Гүзәл Шәрипова башкаруындагы чыгышлар бизәде.
“Табигатьтә хатын-кыз башлангычы” күргәзмәсе апрель ахырына кадәр эшләячәк. Галерея ишекләре сәнгать сөючеләр өчен һәрчак ачык.

Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас