Оештыручылар аңа йомгак ясады.
Анда республиканың 2,5 миллионнан артык кешесе катнашкан, алар барысы да Русия Президентын сайлауларда тавыш биргән. Һәр сайлаучыга тавыш бирүдән соң сайтта теркәлергә тиешле QR-кодлы флаер тапшырылды. Барлыгы 400гә якын кеше телевизорлар, электр самокатлары, кофе машиналары, телефоннар, яндекс-станцияләр, робот-тузан суырткычлар һәм башка шәп бүләкләр отты.
Чакмагыш авылыннан күпбалалы Латыйповлар гаиләсе акциянең абсолют җиңүчесе һәм Уфада бер бүлмәле фатир иясе булып танылды. Ирле-хатынлы Айгөл һәм Илдар өч ул тәрбиялиләр. Җиңүчеләр әйтүенчә, хәзер аларның тормышында бәхетле номер барлыкка килде.
- "Гаилә елы"нда бу безнең өчен көтелмәгән һәм күңелле сюрприз булды. Без моңа кадәр ышана алмадык. Безнең бәхетнең чиге юк. "Рәхмәт-2024" акциясен оештыручыларга рәхмәт, — дигән алар районның «Игенче» гәзите хәбәрчесе белән әңгәмәдә.
Фото:сайт акции «Рахмат-2024»