+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 апрель 2024, 11:15

Автобуслар сатып алына, трамвай челтәрләре яңартыла

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең су транспорт артерияләрен тәртипкә китерү кирәклеге турында белдерде. Бу хакта ул Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары алдында еллык отчет белән чыгыш ясаганда әйтте.

Автобуслар сатып алына, трамвай челтәрләре яңартылаАвтобуслар сатып алына, трамвай челтәрләре яңартыла
Автобуслар сатып алына, трамвай челтәрләре яңартыла
Былтыр навигация нәтиҗәләре буенча эчке су транспорты белән 2,5 млн тоннага якын йөк ташылган. Республикага кергән 20 круиз теплоходы Русиянең башка төбәкләреннән 4 меңгә якын туристны ташыган. Эчке су транспортын үстерү буенча эш дәвам итә. Киләчәктә бу биш диңгез акваториясенә чыгуны тәэмин итәчәк.

- Елга транспорты системасын тергезүне дәвам итәбез. 2020 елдан башлап, беренче тапкыр өч һәм дүрт палубалы круиз теплоходлары Башкортстанга керә башлады. Тиешле инфраструктураны үстерү өстендә эшлибез. Монда эре су артерияләрен тәртипкә китерергә, «Агыйдел» елга портын тергезергә кирәк, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Шулай ук, тимер юл транспортын үстерү буенча эш дәвам итә. Үткән елда әлеге транспорт төре белән 5 млн кеше ташылган, шуларның 4,4 миллионы шәһәр яны поездлары белән, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 24%ка югарырак.

2021 елдан хәзерге тарихта беренче тапкыр өч тимер юл экспрессы - "Орлан" һәм "Ласточка" Башкортстан буенча йөри башлады. Аларның берсе Уфа белән Ырынбурны тоташтыра, алар арасында 11 ел тимер юл бәйләнеше булмады. Узган елда гына да алар 1,5 миллионга якын кешене ташыган. Шулай ук Башкортстанга даими һәм үзгә токлы линияләр буенча бара алачак ике системалы «Ласточка» составы керүе көтелә. Алар ярдәмендә Уфа - Магнитогорск маршруты буенча тизйөрешле поездны эшләтеп җибәрү планлаштырыла, аны киләчәктә Сибайга кадәр озайту планлаштырыла. Бер үк вакытта Башкортстанда эре тимер юл инфраструктурасы проектларын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә.

2019 елдан Башкортстанда транспорт реформасына аерым игътибар бирелә. "Башавтотранс"ның автобус паркын яңартуга 10 млрд сумга якын акча юнәлтелгән.

- Биш ел эчендә 1400 автобус сатып алдык. Шул ук вакытта былтыр гына да 300 берәмлекне кече шәһәрләргә һәм авыл территорияләренә җәлеп иттек, – диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. - Транспорт паркын яхшырту һәм йөртүчеләр өчен дә, пассажирлар өчен дә уңайлы шартлар булдыру эше дәвам итәчәк. Быел тагын 230 автобус сатып алу планлаштырыла, шул исәптән 200 автобус Дәүләт иминлеге фонды акчалары исәбенә һәм 30 туристик автобус.

Җәмәгать транспортын яңарту өлешендә Уфа трамвай челтәрен модернизацияләү һәм трамвайлар җитештерүне локальләштерү бара. Белоруссиянең "МАЗ" концерны белән пассажир техникасының киң спектрын җитештерү буенча уртак предприятие булдыру буенча эш алып барыла.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас