+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 апрель 2024, 11:32

Эчәр суга - аерым игътибар

Башкортстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең бишьеллык программасы эшли башлады.

Эчәр суга - аерым игътибарЭчәр суга - аерым игътибар
Эчәр суга - аерым игътибар

2023-27 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү төбәк программасына челтәрләрнең иң күп тузганлыгы һәм аларның югары авариялелеге принцибы буенча чаралар кертелгән. Программаны гамәлгә ашыруның ике елында 113 км челтәр, шул исәптән 90 км су белән тәэмин итү челтәре, калганнарын су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү челтәре ремонтлау планлаштырыла.

Былтыр 19 объектта ремонт башланды, шуларның 4се инде файдалануга тапшырылган. Инвестицияләр 430 млн сумнан артып китә. Бу хакта Премьер-министр Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәтенең 2023 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисабында хәбәр итте.

Моннан тыш, Дәүләт иминлеге фондыннан җылылык һәм су белән тәэмин итү һәм су түгү объектларын, суүткәргечләрне һәм чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү буенча 17 проектны гамәлгә ашыру өчен 6 млрд сумнан артык акча җәлеп ителгән. Аларның 8е буенча эшләр үткән елда тәмамланган. Аерым игътибар төбәк халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүгә юнәлтелгән.

- «Чиста су» федераль проекты кысаларында биш ел эчендә без 4 млрд сумнан артык акча җәлеп итә алдык. Бу - Идел буе федераль округында беренче урын. Сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән халык өлеше 89,7% ка кадәр артты. Бу күрсәткечне 94% ка кадәр яхшыртырга уйлыйбыз. Моның өчен, ил Президентының Федераль җыелышка Юлламасында билгеләнгән бурычларга ярашлы рәвештә, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү темпларын арттырачакбыз, – дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Былтыр Башкортстанда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Чиста су» федераль проекты күрсәткечләренә ирешелде. Агымдагы елда 6 торак пунктта су белән тәэмин итү системалары төзелә, алар Бөре, Туймазы шәһәрләрендә, Уфа районының "Башкортстан чәчәкләре" поселогында, Чишмә, Кыйгы һәм Кушнаренко авылларында. Бу объектларны шушы ел азагында файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә республиканың тагын 51 мең кешесен сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү күзаллана.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас