Район башлыгы студентлар белән районны үстерү юнәлешләрен тикшерде, кадрларга ихтыяҗ зур булуын: укытучылар, табиблар, спорт һәм мәдәният өлкәсендә белгечләр таләп ителүен әйтте. Шул ук вакытта яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү буенча байтак программалар булуын аңлатты һәм туган районда да һөнәри үсеш өчен яхшы мөмкинлекләр булуын билгеләде.
Мөһим темаларның берсе – махсус хәрби операция турында да сүз барды. Архангельлеләрнең берләшеп, якташ-яугирләргә зур ярдәм күрсәтүен билгеләде Айрат Закир улы.
Ачыктан-ачык сөйләшү форматында узган очрашу ике як өчен дә файдалы булгандыр, дип ышанасы килә.