+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 апрель 2024, 11:23

Телевизор төзәтүче бандит булып чыкты...

Ишекне кемгә ачканыңны белмәссең дә...

Телевизор төзәтүче бандит булып чыкты...Телевизор төзәтүче бандит булып чыкты...
Телевизор төзәтүче бандит булып чыкты...

- Бандит булмый, кем булсын, - дип сөйли бу хакта күршебез Гөлсимә апа. - Күптән түгел генә алган телевизорым ватылгач, Интернеттан бер номер табып шалтыраттым. Егерме яшьләр тирәсендә ике егет килде. Аяк киемнәрен салып, татарча исәнләшеп килеп кергән бу мөлаем балалар шунда ук күңелемә ятты. Телевизорны сүтеп карадылар, бер детален алмаштырырга кирәк, алып китәбез, дип, "җан дустым"ны алып чыгып та киттеләр. Ремонт хакын 3 мең сум дип килештек.

Билгеләнгән вакытка беркем дә килмәгәч, таныш номерга шалтыратам. Шул көнне үк килергә вәгъдә иттеләр. Килеп керде берәү. Шкаф хәтле диләрме әле? Нәкъ шундый! Борын астыннан күзгә карамыйча гына ике сүз әйттеме икән, телевизорны элеп, кабызып та җибәрде. Эшли теге, җаныкаем.

- С вас 11 тысяч рублей, - ди бу коры гына.
- Без бит башка хакка сөйләштек, - димен.
- Сезнең детальләр шул хакка төште, мин аларны Уфа буйлап үземнең машинамда йөреп эзләп таптым! Сез нәрсә, мине бала-чага дип беләсезме? - дип, тавышын күтәргәннән күтәрә бу.

Шунда шушы телевизоркаемнан караган яңалыклар тапшыруында әбиләрне үтереп йөргән маньяк, газ җиһазларын тикшерәм, дип килеп, кешеләрне талап киткән башка хөрәсәннәр күз алдымнан тезелешеп үтеп китте. Үзем дә сизмәстән, акча янчыгына үрелдем. Гарантия, дип авызымны ачка, мөһере юылган бер кәгазь тоттырды.

Бераздан телевизорым күрсәтми башлады. Егетләргә шалтыратсам, мин инде "кара исемлек"тә. Башта бер егетләр җибәреп, ышанычымны яулаган, соңыннан "бандит" җибәреп, мине телевизорсыз калдырган режиссерны әйтегез әле сез, менә уйлап чыгарган тек чыгарган сюжетны! "Тегендә" "Оскар"ны тапшырганда чәбәкәй итүчеләр күп булыр инде...

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас