+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 апрель 2024, 16:40

Безгә Белгородтан 500 бала килә

Алар Илеш районында һәм Стәрлетамак шәһәрендә урнаштырылачак.

Безгә Белгородтан 500 бала киләБезгә Белгородтан 500 бала килә
Безгә Белгородтан 500 бала килә
Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Ул Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков белән сөйләшүен әйтте.

"Кичә Белгород губернаторы белән сөйләштем. Безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, балаларны кабул итәргә дип. Беләсез, Белгород өлкәсендә хәлләр җиңел түгел. Шуңа аннан 500 баланы кабул итәчәкбез. Илеш районы белән Стәрлетамак үзләрендә урнаштырачак, дип килештек", - диде ул.

Радий Хәбиров район башлыкларына балаларны каршы алуда һәм урнаштыруда ярдәм итәргә кушты.

"Алар болай да йончып киләчәк, анда һәр көн дөберди, һәр көн һәлак булалар. Алар үзләрен икенче өйләрендә кебек хис итсен өчен барысын да эшләргә кирәк", - диде республика Башлыгы.

Фото: "Башкортостан 102 ру"

 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас