Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе контролендә - 20 муниципалитет, анда 3 торак йортны, 138 йорт яны территориясен, 1254 бакча участогын, 115 бакча йортын, 21 автомобиль юлы участогын, 13 күперне су баскан.
«Тыныч утрау», «Чишмә», «Озерный-2» бакча ширкатьләреннән Уфа районында 19 кеше, шул исәптән 10 бала эвакуацияләнә. Бөрҗән районының Байназар авылында су басу зонасыннан 7 кеше, шул исәптән 6 бала эвакуацияләнгән.
Су басу урынында махсус автотранспорт дежур тора.
8 апрельдә Мәчетле районында автомобиль юлларын су басу фаразлана. Районда пилотсыз очу аппаратын кулланып мониторинг алып барыла.
Рөсия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә оператив штаб эше җәелдерелгән. 66 оператив төркем, шулай ук самолет тибындагы пилотсыз авиация системалары төркеме су басу мөмкин булган зоналарны һәм куркыныч участокларны даими мониторинглый.
Махсус йөзүче техника, һава мендәрендә йөрүче кораблар, су басу зонасыннан кешеләрне эвакуацияләү һәм хайваннарны ташу өчен билгеләнгән аэролодкалар тулы хәрби әзерлектә тора.
Фото: "Башинформ"