+22 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
8 апрель 2024, 10:40
Уфада экологик форум узачак
11-13 апрельдә Уфада «ЭКСПО» күргәзмә комплексында экологик форум һәм «Экология һәм технологияләр» VIII махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
Уфада экологик форум узачак
Быел форум эшендә Русиянең 17 төбәгеннән, шулай ук Казахстан һәм Беларусь Республикасыннан вәкилләр катнашачак. 27 эшлекле чара планлаштырылган. Күргәзмәдә сәнәгать һәм коммуналь калдыклар белән эш итү, тирә-як мохитне мониторинглау, һава һәм суны чистарту өлкәсендә җиһазлар һәм технологияләр тәкъдим итүче 80 компания тәкъдим ителәчәк. Форумны ачу тантанасында Кыйгы районында чүп-чарны сортларга аеру комплексы файдалануга тапшырылачак. Шул ук көнне УДНТУ белән Русия экология җәмгыяте арасында, шулай ук башка хезмәтләр арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланачак.
- Форум һәм күргәзмә экологик хәвефсезлекне тәэмин итү, тирә-як мохитне саклау һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә җавап табарга ярдәм итәр дип ышанам. Без барлык кызыксынучыларны бергәләп экологик көн тәртибенең төп мәсьәләләре турында фикер алышырга һәм аларны хәл итү вариантларын табарга чакырабыз, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.
Яшь ЭКОлидерлар форумы проектларының аерым мәйданчыгында балалар экология-биология үзәкләренең икенчел чималдан һәм көнкүреш калдыкларыннан эшләнгән 24 арт-объект эшләре тәкъдим ителәчәк. Аеруча саклана торган табигать территорияләренең презентацияләр зонасы һәм республиканың аучылык хуҗалыклары экспозициясе кызыклы булачак. Бу хакта тулырак:
https://pravitelstvorb.ru/news/23529/
сылтамасы аша укырга була.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"