Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә үткән атналык оператив киңәшмәдә демобилизациядән соң беренче вице-премьер Азат Бадранов та катнашты. 2022 елның 10 ноябреннән ул махсус хәрби операция зонасында хезмәт итте. “Сезне күрүебезгә шатбыз һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сез сугыш кырында һәм безнең подразделениеләр белән тыгыз бәйләнештә күп эшләр башкардыгыз. Барлык сугышчылар да сезнең турыда бик җылы сүзләр әйтә. Алдагы вазыйфа
бурычларыгызны соңрак билгеләячәкбез, әмма, һичшиксез, сез республиканың дәүләт власте органнары белән хәрби бүлекчәләр җитәкчеләре, хәрбиләр арасындагы үзара хезмәттәшлекне оештыру белән шөгыльләнәчәксез”, ─– диде Радий Хәбиров.
Тиздән Башкортстан Белгород өлкәсеннән 500 баланы кабул итәчәк. Алар Илеш районында һәм Стәрлетамак шәһәрендә урнаштырылачак. Республика Башлыгы үзенең Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга муниципалитет җитәкчеләре белән мәсьәләне хәл итүне йөкләтте.
–─ Мин хакимият башлыкларын хәлне шәхси контрольгә алырга чакырам, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. –─ Иң мөһиме –─ яшәү урыны, туклану, уку процессы, кирәк булса, өстәмә белем бирү. Балалар бу аларның икенче йорты икәнен тойсын өчен әлеге эшне тиешле дәрәҗәдә оештыруыгызны сорыйм.
– Башкортстан Башлыгы су басудан зыян күргән күрше Ырынбур өлкәсенә ярдәм итү мәсьәләсен күтәрде. Исегезгә төшерәбез, Орскида Ирекле сусаклагычында дамба җимерелгәннән соң ике меңнән артык кеше үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булды. Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә Ырынбур өлкәсендә 3,9 мең йорт һәм 8,7 мең йорт яны участогы су астында калган. 6,1 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.
Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итүенчә, Башкортстаннан Ырынбурга эчәр су партиясе җибәрелгән. Тапшыру өчен тагын бер партия су һәм дымлы салфеткалар әзерлиләр. Радий Хәбиров күрше төбәккә барлык кирәкле әйберләр белән ярдәм итү зарурлыгын ассызыклады.
Төбәк җитәкчесе 30 мартта югалган үсмерләрне эзләүдә катнашкан коткаручыларга һәм волонтерларга рәхмәт белдерде. Ул Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка эзләү штабы өчен яраклы яңа бина сайлап алуда ярдәм итәргә, шулай ук, волонтерлар өчен кайнар ризык һәм кирәкле җиһазлар китерүне оештыруны йөкләтте. “Бу ял көннәрендә мин штабта булдым, Уфада югалган Павел Паличев һәм Дамир Әдеһәмовны эзләүнең ничек баруы белән таныштым. Балаларыбызны эзләүдә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт. Анда “ЛизаАлерт” волонтерлар командасы эшли. Мәскәү, Новосибирск, Казаннан волонтерлар килгән, алар югалган кешеләрне эзләү буенча һөнәри күнекмәләргә ия. Кызганычка каршы, әлегә нәтиҗәләр юк, шулай да мин бу эшне туктатмавыгызны үтенәм”, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда бакча ширкәтләренә ярдәмгә бүленгән акча быел беренче чиратта су басудан зыян күргән яки зыян күрәчәк территорияләрне төзекләндерүгә китәчәк. Республика Башлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгына бакчачыларны ялгыз калдырмаска, су бозган юлларны, зыян килгән трансформаторларны тикшерергә, ә коткаручыларга кешеләр белән элемтәдә булырга кушты.
“Хәзерге вакытта Башкортстанда дала елгаларында суның максималь дәрәҗәсе күзәтелә. Республикада су басуның иң югары ноктасы апрельнең өченче декадасына туры киләчәк, бу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән ике атна алданрак, ─– дип белдерде республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Кирилл Первов. –─ Агымдагы һәм киләсе атнада тау елгаларында суның югары дәрәҗәдә саклануы һәм Агыйдел, Караидел, Дим елгаларында су дәрәҗәсенең артуы көтелә. Хәзерге вакытта республика сусаклагычлары тулылану режимында эшли”.
Кирилл Первов сүзләренчә, 20 муниципаль берәмлек территориясендә су басуның 46 очрагы контрольгә алынган, нәтиҗәдә, 3 торак йорт, 138 йорт яны территориясе, 1254 бакча участогы, 21 автомобиль юлы участогы, 13 күпер су астында калган. Янгын-коткару бүлекчәләре муниципалитетлар белән берлектә халыкка кирәкле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтә. Барлыгы 18 кеше эвакуацияләнгән. Дәүләкән районында вакытлыча урнаштыру пунктында әлегә 7 кеше кала.