+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 апрель 2024, 10:44

Көньяк-көнчыгышта экологик хәл яхшырачак

Бүген Уфада ачылган Экологик форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Кыйгы районында «ЭКО» компаниясенең чүп-чарны сортларга аеру линиясен техник эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

Көньяк-көнчыгышта экологик хәл яхшырачакКөньяк-көнчыгышта экологик хәл яхшырачак
Көньяк-көнчыгышта экологик хәл яхшырачак

Исегезгә төшерәбез, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча заманча комплекс төзү проекты «Инвестиция сәгате»ндә хупланган иде. Аның җитештерү куәтләре - елына 80 мең тоннага кадәр.

Радий Хәбиров андагы эшчеләрне һәм җитәкчеләрне предприятиене эшләтеп җибәрү белән котлады һәм уңышлар теләде.

Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко үз чыгышында эшкәртү производствосының Башкортстан районнарындагы икътисади һәм экологик хәл өчен әһәмиятен ассызыклады.

- Сортлаштыру комплексын эшләтеп җибәрү республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында чүп эшкәртү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу экологик хәлне яхшыртуга ярдәм итәчәк, яңа эш урыннары бирәчәк, – дип билгеләп үтте Зөһрә Гордиенко.

«ЭКО» компаниясенең башкарма директоры Алишер Сафиуллин төбәк җитәкчелегенә инвестиция проектын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде һәм компаниянең каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын этаплап үстерүен дәвам итүен билгеләп үтте.

- Республика ярдәме белән якын арада ТКО полигоны һәм калдыкларны үтилләштерү өчен ике участок төзелешен тәмамларга планлаштырабыз, – диде Алишер Сафиуллин.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас