Зекрия абый дөньяда юк инде. Әмма һаман яши. Улы Фәритнең күз карашында, Фируза кызының, оныгы Әмирнең дәү әтисе кебек тыйнак елмаюында, улы Рифатның әтисе кебек балтаны кулларында уйнатып кына торуында. Рифат кынамы, өч улы да, әтиләре кебек, балта остасы! Әйе, без балаларыбызда, оныкларыбызда кабатланабыз. Бу дөньяда яхшылык та, начарлык та эссез югалмый, шуңа да җирдә матур итеп гомер кичерүең мөһим. Зекрия Гыйлемхан улының тормыш юлы – матур эчтәлекле, ә дәвамы – ныклы, матур, булдыклы.
Ерак 1924 елның 24 февралендә, моннан төгәл йөз ел элек Тәтешле районының Сәвәләй авылында дөньяга килә Галиханов Зекрия Гыйлемхан улы.
– Без, әткәй шундый матур датада туган, дип сөенә идек, чөнки ул туган көнен һәрчак 23 февральдә үткәрде, – ди Зекрия абыйның кызы Зинидә Фәйзуллина.
Әлеге юлларның язылуына да Зинидә ханым сәбәпче. 23 февраль алдыннан очрашып сөйләштек без аның белән.
– Агымдагы елны “Гаилә елы” дип игълан иттеләр. Гаилә – ул, иң беренче чиратта, әткәй-әнкәй. Минем әткәйгә, исән булса, йөз яшь тулган булыр иде. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, гомер буе колхозда эшләгән, ун бала тәрбияләп үстергән. Әткәй – кешелеклелекнең чын үрнәге булды, – диде Зинидә ханым.
Зекрия абый – үз иленең чын патриоты. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул, 18 яше дә тулмаган килеш, үзе теләп фронтка китә.
– Без әткәйнең 17 яшенә тиклем тормышын белмибез дә диярлек, бары тик дүрт сыйныф белем алганлыгы гына билгеле. Бик көчле математик иде, дип сөйлиләр иде аның турыда укытучылар, – ди Зинидә ханым.
Галихановлар гаиләсеннән Бөек Ватан сугышында берничә кеше катнаша: Зекрия абыйның әтисе Гыйлемхан абый, аның бертуган абзыйсы да – сугыш ветераннары. Әйткәндәй, барысы да, сугышны башыннан азагына тиклем кичеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайталар.
– Әткәебез Тәтешледән Берлинга кадәр барып җиткән. Сугышта пулеметчы булган. Яшь кенә булуына карамастан, взвод белән җитәкчелек иткән. Орден-медальләре бар. Ә үзе беркайчан да бу турыда сөйләмәде, әйтмәде. Искиткеч тыйнак кеше иде. Безнең мәктәпнең Почетлы пионеры булды ул, җыелышларга, очрашуларга чакырабыз да әткәйгә сүз бирәләр. Ул “Без күргәнне күрмәгез, балалар!” ди иде дә, башка бер сүз дә әйтми. Бик авыр иде аңа ул коточкыч елларның хатирәсенә бирелү. Алга таба яшәр өчен ул, бәлки, бу кадәр газапларны, вәхшилекне онытырга тырышкандыр. Бары тик бер тапкыр, мәктәптән миңа ветераннар турында мәгълүмат җыярга пионер заданиесе биреп кайтаргач кына ачылып китеп, сугыш турында сөйләде.
Курская дугада алар, чолганышта калып, бик озак ач булганнар. Шул чакта, ачлыктандырмы, безнең күзләр күрми башлады, окоптан окопка бау сузып, шуңа тотынып йөри башладык, дип сөйләде ул. Ниндидер, ташландык бер авылдан балык мае табып, шуның белән дәваланып, күрү сәләте бераз яхшырган.
Икенче бер сугышта, патроннары беткәч, “Вперед! За Родину! За Сталина!” дип, бөтенесен үз артыннан күтәреп, һөҗүмгә ташланган. Кораллы немецларга каршы! Ә бит ул вакытта әтекәчкәемә егерме яшь кенә булган!
Кыскасы, үз иленең чын патриотлары булган алар. Бик авыр булган ул дәвер кешеләренә. Тик алар Туган ил хакына үзләрен кызганмыйча сугышкан. Әле Берлинга барып җиткәч тә тиз генә кайту бәхете тимәгән аларга. Сугыштан соң да Берлинда ул бер ел комендант булып эшләгән, шуннан соң гына авылга кайткан, – дип, хатирәләргә бирелә Зинидә ханым.
Сәвәләй авылыннан бик күп кеше китә фронтка, бик азларына гына әйләнеп кайту бәхете тия.
– Шушы абыйларга карап сокланмау мөмкин түгел. Аларның ник берсе берәр кайчан үзенең сугышта булуы, хәрби наградалары белән мактансын икән! Без сугыштык, без җиңдек, дигәннәре булмады. Ә бит шушы ирләр нинди генә батырлык күрсәтмәгән! Исмәгыйль бабай, мәсәлән, танкист булган, бу турыда берәр кайчан әйткәннәре булса икән! Мин дә әткәйнең орден-медальләр белән бүләкләнүе турында үзенең вафатыннан соң, бүләкләү кәгазьләрен тапкач кына белдем. “Кара, әткәебез нинди булган икән бит безнең?! Нинди әткәй белән яшәгәнбез бит!” – дип, шуларны кочаклап еладым. Безнең заман кешеләре өчен ветераннарның һәрберсе – горурлык!
Кая анда мактану? Бервакыт сугыш ветераннарына дефицит товарлар кайтара башладылар, кер юу машинасы, тегү машинасы һәм башкалар. Мин бәләкәйдән тегәргә ярата идем. Әткәйдән күпме сорадым, барып тегү машинасы алып бир әле, дип. Юк, бармады. “Мин кайткач, нәрсәдер таләп итеп йөрер өчен сугышмадым. Сорамагыз да, бармыйм да!” – диде. Тәки бармады, сорамады, алмады. Бик олыгайгач, башка ветераннарга торакка сертификатлар бирә башлагач кына ризалашты. Башта аңа фатир бирмәделәр, бик нык кимсенде. Йорт кирәк булуыннан да түгел, үзләренең Туган ил алдында үтәгән бурычларын хөкүмәтнең тануы мөһим иде аңа. Ә инде мәсьәләне яңадан карап, фатир биргәч, бик нык сөенде, мине чакыртып, Коръән укыттырды. Ул хөкүмәтнең мондый кайгыртуына, әлбәттә, күптән лаек иде! – ди Зинидә апа.
Зекрия абый сугыштан соң озак еллар агроном булып эшләде, соңрак гаиләсе белән сарык көтүен көтте.
– Әткәй еш кына төнгелеккә каравылга мине ияртеп алып китә иде. Ат арбасына утырып китәбез лагерьга. Әле мин йокларга ятканчы ул малларны карап, берничә тапкыр әйләнеп килә. Төнлә дә өзлексез чыгып урый, бүреләрдән саклый иде. Ә иртән мин әткәй пешергән тәмле чәй исенә уянам! Шундый рәхәт иде ул мәлләр!
Әткәйне укытып кайтарып, соңрак төзелешкә куйдылар. Яшьләрне куегыз, дип ризалашмый да караган иде, әмма күндерделәр. Шулай итеп, соңгы елларда ул төзелештә эшләде, мастер булды, фермалар төзеделәр. Соңгы объекты Акбулат авылында мәктәп булды, әле дә ул бина әткәй кулының җылысын саклаган кебек...
Без ун бала үстек. Әткәй беребезне дә какмыйча, кадерләп үстерде. Итәгенә утыртып сөймәсә, назламаса да, без аның кайгыртуын, хәстәрен һәрчак тоя идек. Күп укыды, китапларны су кебек эчте, күп белде. Бертуган энесе авылда китапханәдә эшли иде, ул заманда китап уку модада иде. Укыйлар, әсәрләрне бер-берсенә сөйлиләр, тәкъдим итәләр, фикер алышалар... Безне дә китап укырга өйрәтте. Хәзер аптырыйм: бөтен нәрсә дә кул көче белән эшләнгән, йорт саен җидешәр-унар бала, олы бакча, абзар тулы мал – бу кешеләр тимердән булдымы икән әллә? Ничек барысына да җитешкәннәр? Ә бит эш кенә түгел, күңел ачарга да, матур итеп ял итәргә дә өлгерәләр иде!
Хәтерлим, без яшьтәшләр белән җыелып аулак өй үткәрер өчен әткәйне ничек тә кинога җибәрергә тырышабыз. Ә ул бармый, сугыш турында булса, бармыйм, ди. Без аны үгетләп, кино мәхәббәт турында дип ялганлап, клубка җибәрәбез. Уйный гына башлыйбыз, әткәй кайтып җитә. “Алдагансыз, кино сугыш турында. Карамыйм, мин үзем анда булдым!” – ди иде. Сугыш турындагы киноларны карый алмады, бичара. Йөрәге янгандыр инде.
Тагы да ашлы суда ипи кисәге күрергә ярамый иде, шуңа да әнкәй безне гел кисәтеп торды. “Балалар, ипинең валчыгын да әрәм итмәгез, әтиегезгә күрсәтмәгез!” – ди иде.
Менә шундый иде алар буыны кешеләре! Нинди лаеклы әти, нинди тирән тәрбия үрнәге булган алар безгә! – дип күз яшьләре аша искә ала кадерле әтисен кызы Зинидә ханым – Тәрбия югалмый бит ул. Инде әти-әни күптән юк, әмма без, алар васыять иткәнчә, бер-беребез белән аралашып, иң кадерле туганнар булып яшибез, Аллаһка шөкер!
Зинидә апа Зекрия абыйның сугыштагы фотоларын, бүләкләү кәгазьләрен күрсәтә. Искиткеч ачык йөзле, ихлас карашлы кеше елмая фотокарточкадан. Аның ничә еллар буе үпкәсендә снаряд ярчыгы йөртүен белү мине гаҗәпкә салды.
– Әткәй бер сугышта каты яралана, үпкәсенә снаряд ярчыгы керә. Госпитальдә ятып чыга да янә сугышка китә. Ничә ел йөртә ул шул кыйпылчыкны үзендә!? Бары тик тыныч тормышта, хәле кинәт авыраеп киткәч, операция эшләп, үпкәсенең бер өлеше белән бергә кисеп алдылар. Бу снаряд кыйпылчыгы безнең өйдә бер истәлек булып, бик озак сакланды, соңыннан гына югалттык. Әткәйне анда да үләр инде дигәннәр, әмма ул, савыгып, аягына басты, арытаба бер дә чирләгәне булмады. 70-80 яшендә генә кан басымы белән җәфалана башлады. Берничә тапкыр, ветеран буларак, үзен шифаханәгә җибәрдек, аның өчен хөкүмәткә бик рәхмәтле булды, – ди Зинидә ханым.
Зинидә апа әйтүенчә, исән булса, Зекрия абыйга быел 100 яшь тулган булыр иде.
– Йөзгә кадәр яшәргә исәп бар, дигән була иде дә, 91 яшендә китеп барды. Тәтешледә хөрмәтләп җирләдек, хәрби комиссариаттан да килделәр. Әле дә каберен карап-тәрбияләп торалар, зур рәхмәт! – ди Зинидә ханым.
Апабыз үзе дә бик актив, шәһәрдә волонтерлар оешмасында тора, бүгенге хәрби операциядәге егетләргә җылы оекбашлар бәйләүдә, челтәр үрүдә, киемнәр тегүдә актив катнаша.
– Мин нигә волонтерлыкта йөримме? Чөнки мин бүгенге егетләрдә моннан сиксән ел элек сугышкан әтиемне күрәм. Ул да шундый яшь кенә бала булган бит. Шушы солдатларга ярдәм итсәм, күңелем тынычланып кала. Безнең өскә пулялар яумый да бит, аларга анда бик авыр, алар безнең өчен, Ватан өчен яу кырына китте, – ди ул.
Зинидә Фәйзуллинаның үз әтисе турында бәян итүе янә бер тапкыр әти-әни үрнәгенең бала өчен никадәр мөһим булуын күрсәтә. Ә әткәй балада батырлык, тырышлык, сабырлык, ватанпәрвәрлек кебек хисләрне тәрбияли.
...Егерме генә яшендә “Ватан өчен!” дип коралсыз килеш фашистларга иптәшләрен һөҗүмгә күтәргән Зекрия абый якты дөньяда юк инде. Әмма эше, намусы, аның батырлыгы, тырышлыгы, уңганлыгы, илсөярлеге балаларында һәм оныкларында яши.
“Кайбер кешеләр үзләре үлгәч тә яши. Изге эшләре халык хәтерендә саклана” дигән сүзләр нәкъ менә Зекрия абый кебек кешеләргә карата әйтелгәндер.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.