XX гасырда нацистик режим корбаннары өчен 40 меңгә якын ябып тоту урыны булган.
Концентрация лагерьлары XX гасыр башында барлыкка килгән. Ләкин күпчелек бу куркыныч сүзне Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары белән бәйли. Ләкин фашист режимы барлыкка килгәч тә ул коточкыч тәҗрибәләр үткәрә башлый: мондый урыннарга властька каршыларны алып киләләр. Чәнечкеле тимерчыбык артына расаң, динең, сәяси карашларың, социаль статусың өчен дә ябалар. Авыр язмышка дучар булган кешеләргә ярдәм итү һәм бу куркыныч күренешне онытмау максатында әлеге көн билгеләнә.
Бу ─ Русия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен истәлекле дата. 11 апрель юкка гына сайланмаган: ул Бухенвальд үлем лагерендагы вакыйгалар белән бәйле. Лагерь Чехия чигеннән ерак түгел Германия территориясендә урнашкан булган. Аның капкасына “Һәркемгә ─ үзенеке” дигән куркыныч язу уеп язылган. Концлагерьның элекке әсирләре үзләренең мемуарларында баш күтәрүгә озак әзерләнүләре, берничә ел көч туплаулары турында сөйли.
1945 елның апрелендә нацистлар армиясен төрле яклап кысрыклыйлар. Бухенвальд ягыннан Америка дивизиясе килгәнен белгән лагерь комендатурасы эвакуация турында карар кабул итә. Чынлыкта, бу үлем маршына әйләнә: күп кенә тоткыннар юлда һәлак була.
Каршылык күрсәтү лидерлары эш итәргә вакыт җиткәнен аңлый. Поляк Гвидон Дамазин һәм урыс Константин Леонов 8 апрельдә радиограмма тапшыралар һәм һөҗүм итүче америкалылардан ярдәм сорыйлар. Алары сигналны тотып, ярдәмгә килергә вәгъдә итә. Әмма бу берничә көнгә сузыла. Әлеге вакыт эчендә тоткыннар баш күтәрә һәм концлагерьның күп өлешен яулап ала. 1945 елның 11 апрелендә 3:15 сәгатьтә Бухенвальдка, ниһаять, Америка солдатлары бәреп керә һәм лагерьның калган өлешен азат итә.
Бер елдан соң нацистларның һәм фашистларның гамәлләре тикшерелгән Нюрнберг процессы вакытында концлагерьларны кешелеккә каршы җинаять дип таныйлар. Соңрак БМО Бухенвальдтагы вакыйгалар истәлегенә 11 апрельдә “Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне”н уздыру турында карар кабул итә.
АКШта Холокост мемориаль музее мәгълүматлары буенча, XX гасырда фашист режимнары тоткыннары өчен 40 меңгә якын лагерь һәм башка ябып тоту урыннары булган. Күпчелеге юк ителгән, әмма иң зурлары музейларга әйләнгән.
Бөтен дөньяга билгеле нацист концлагерьларында дистәләгән һәм йөзләрчә мең тоткын тотылган һәм һәлак булган: Освенцимда –─ 4 миллион, Майданекта – ─1,38 миллион, Маутхаузенда – 122 мең, Заксенхаузенда – 100 мең, Равенс- брюкта – ─92,7 мең, Треблинкада – ─80 мең, Штуттгофта ─ 80 мең тоткын. Бу лагерьларда 14 яшькә кадәрге балалар саны 12-15 процент тәшкил иткән.
СССР территориясендә концентрацион лагерьларда дистәләгән мең корбан исәпләнә: Саласпилс, Алитус, Каунасның 9нчы форты, Озаричи. 18 миллион тоткынның 11 миллионы 14 мең үлем пунктында – лагерьларда, төрмәләрдә, геттоларда юк ителә. Освенцим концентрацион лагереның кешеләрне яндыру, юк итү куәте көненә 30 меңгә кадәр кеше тәшкил итә. Икенче Бөтендөнья сугышында югалтуларның 20 проценты балалар була. Бухенвальд набаты әле дә яңгырый, ул әле дә нацизмның никадәр коточкыч нәтиҗәләргә китерүен искәртеп тора.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.