+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 апрель 2024, 11:03

50 миллион төп агач утыртып булачак

20 апрельдә Башкортстанда «Хәтер бакчасы» акциясе башлана.

50 миллион төп агач утыртып булачак50 миллион төп агач утыртып булачак
50 миллион төп агач утыртып булачак

Республикада ул апрель-май айларында узачак. Акциядә Русиянең барлык төбәкләре һәм 35 дустанә ил катнашачак. Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сөйләде.

Урман хуҗалыклары һәм урманчылык хезмәткәрләре тарафыннан урман фондында 80 участок әзерләнгән, аларда 140 гектар мәйданда 500 меңгә якын агач утыртылачак. Бу елның урман культуралары сезонына барлыгы 50 миллионга якын чәчү материалы үстерелгән, шуларның 3,5 миллионы ябык тамыр системасы белән. Моның өчен урман хуҗалыкларында 65 теплица һәм 64 ачык туфраклы урман питомнигы бар. Утырту материалының булган күләме барлык республика урман кулланучыларының ихтыяҗларын тулысынча каплый.

Агач утырту датасы, вакыты, урыннары турында мәгълүмат онлайн-картада «Хәтер бакчасы» акциясенең рәсми сайтында урнаштырылган. Башкортстанда үзәк мәйданчык булып "Патриот" паркы территориясе торачак, анда 300 тирәсе юкә утырту планлаштырыла.

 

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас