Аның сүзләренчә, янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын хәвефсезлеге таләпләре куела, гражданнарның урманга баруын чикләү, урман һәм башка ландшафт (табигый) янгыннарга юл куймауга юнәлтелгән өстәмә чаралар күрү күздә тотыла.
"Бер үк вакытта гражданнарның һәм юридик берәмлекләрнең янгынга каршы режим шартларында янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен җаваплылыгы арта, бу штраф санкцияләрен ике тапкыр арттыруда чагыла", — дип ассызыклады ЦУРдагы оператив киңәшмәдә Марат Латыйпов.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге тәкъдимне хуплады.
"27 апрельдән без республикада янгынга каршы режим кертәбез. Әйдәгез, әзерләник!» — диде республика Башлыгы.
Фото: "Башинформ"