+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель , 11:48

Бөтен илдән ярдәм килә

Кичә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм төбәк губернаторы Денис Паслер Ырынбур өлкәсенең Орск шәһәрендәге су басу хәленә бәя бирделәр һәм су киткән территорияләрне карадылар.

Бөтен илдән ярдәм килә
Бөтен илдән ярдәм килә

Сәфәр барышында җитәкчеләр Иске шәһәр халкы белән аралашты, түләүләр, йортлардан һәм су баскан районнардан су суырту, кече бизнеска ярдәм итү, электр һәм газ тоташтыру, су белән тәэмин итү, шулай ук гуманитар ярдәм алу темасына сорауларга җавап бирделәр.

"Хәзер иң мөһиме - гражданнарның дәүләт ярдәме булуын белүе", - дип билгеләп үтте Русия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков.

Ул Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле белән берлектә шулай ук халыкны вакытлыча урнаштыру пунктларында, гуманитар ярдәм складларында булды һәм китерелгән зыянны теркәү һәм бәяләүне гамәлгә ашыручы муниципаль комиссияләрнең эшен бәяләде.

Су, ниһаять, чигенә башлады. Ул калдырган казаларны бетерү өчен көчләр саны арттырылды. Хәзер җыештыру эшләре бара, йортларга газ һәм электр энергиясе кабат тоташтырыла, махсус комиссияләр китерелгән зыянны бәяли. Эш оператив бара, кайбер кешеләр үз торагына кайта инде. Ләкин әле бик күп эшләр башкарырга - бөтен шәһәрне торгызырга кирәк. Идел буе федераль округы төбәкләре Орскига үз ярдәмен җибәрүне дәвам итә - вакытлыча урнаштыру пунктларына 460 тоннадан артык эчәр су китерелгән инде. Идел буе федераль округының башка төбәкләрендәге вәзгыять тә контрольдә", - дип аңлатма бирде Игорь Комаров.

Күрше төбәккә үз ярдәмен Башкортстан да күрсәтте. Республика Орск һәм Ырынбур халкы өчен 136 тонна шешәләргә салынган су, шәхси гигиена чаралары җибәргән. Планда тагын 80 тонна эчәр су җибәрергә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча шулай ук суны суыртуда ярдәм күрсәтү өчен 33 кешедән һәм 11 берәмлек техникадан торган республика төркемен җибәрделәр. Моның өчен көчле насос станцияләре һәм мотопомпалар кулланылачак. Төркем составына республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе һәм Уфа шәһәре хакимияте көчләре һәм акчалары кулланыла.

2024 елның 16 апреленә булган мәгълүматларга караганда, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстанн буенча Баш идарәсе контролендә 16 муниципаль берәмлектә 102 йорт яны территориясен, 343 бакча участогын, 21 автомобиль юлы участогын, 8 түбән сулы күперне су басу белән бәйле 26 хәл бар. Су баскан торак һәм бакча йортлары юк. Автомат контроль станцияләре мәгълүматлары буенча гидропостларда Агыйдел, Дим һәм Зур Ык елгалары дәрәҗәсе күтәрелә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: