1. Сугыш бер йортны да читләп үтмәде
Бөек Ватан сугышы тәмамланып, илебез күгендә дары исе дә таралып өлгермәгән 3-4 ел эчендә туган буын без. Табиблардан “сабый дөньяга килгәнче берни тоймый, белми” кебегрәк фикерләрне ишеткәнем бар. Ләкин авырлы әниемнең корсагы көтмәгәндә нәрсәгәдер бик каты бәрелдеме, кемдер суктымы, моны мин нык тойдым. Авыртудан карын эчендә кая качарга белми, җыерылдым, әниемнең дә тәне тартышканын яхшы сиздем. Мин туган 8 февраль кичендә тышта көчле буран булган. Әнием Шәфыйкова Зәйтүнә Солтангали кызы әйтүенчә, гәүдәм зур булу сәбәпле, якты дөньяга авырлык белән килгәнмен. Ярый әле янында кендек кисүче тәҗрибәле Бибисара әбекәй белән Тузлыкуш авылы фельдшеры Сөбәйбә апа булган. Дөрес, туганда башым очлаеп калган калуын...
– Коеп куйган минем Солтангалием. Җаны шушы сабыйга күчкән икән мәрхүмкәемнең, – дип, дәү әнием Гыйльмиҗиһан Мостафа кызы, күз тиюдән саклап, догалар укып, кулыма кызыл җеп таккан.
Исемнең дә матурын кушканнар үземә – Камил дип. Моның өчен дә әти-әниемнең икесенә дә зур рәхмәтлемен, чөнки исемем гомер агышында төрле вакыйгалар чуалышында камил булырга әйдәде. Бәлки 1945 елда туган Наил абыем исеменә охшашлык йөзеннән кушканнардыр. Туган көнемне әтием Фазлетдинов Нәҗми Зыязетдин улы атна буе “юган”. Сигезе көнне дөньяга аваз салганмын, унбише белән таныклыкка теркәгәннәр. Югыйсә, миннән соңгы туганнарымны: Зиләне, Шамилне, Гүзәлне һәм Рамилны көне-сәгате белән Тузлыкуш авыл советында теркәп куйган гаилә башлыгы.
Әти белән әнине почта таныштыра да, кавыштыра да.
Тузлыкуш урта мәктәбенең 1941 елгы тәүге чыгарылыш 12 укучысы арасында әнием дә була. Алар арасыннан бер ишләре (мәсәлән, күрше Ирек авылыннан Газизова Мәрзия Гайнетдин кызы) немец-фашист илбасарларына каршы сугышка юллана, ир-ат почта хезмәткәре дә яуга китү сәбәпле, әниемне урындагы почта бүлекчәсенә эшкә тәгаенлиләр. Ә әтием, күрше Чаганлы авылы егете, 1938 елда хәрби хезмәткә чакырылып, Ерак Көнчыгышта япон милитаристларына каршы яуга баса. Авиация полкына эләгеп, ул авиамеханик һөнәрен үзләштерә, поршень двигательле УТ-1, УТ-2, ИЛ-2 самолетларының техник торышы өчен җаваплы була. Бөек Ватан сугышы башлангач, полкны көнбатышка күчерәләр. Өлкән сержант званиесендә әтием Украина, Белоруссия, Молдавия территорияләрен дошманнардан азат итүдә катнаша.
– Сугыш – адым саен үлем сагалаган авыр хезмәт, – дип искә ала иде ул. – Самолетларга 50-80 килограммлы бомбалар тагабыз. Сугышның кызган чагы, һәр яугир исәптә. Кайсы самолетларыбыз яу яланыннан имин кайта, кайсыларын дошманнар бәреп төшерә. Еш кына, кеше җитмәү сәбәпле, шул авыр бомбаларны берүземә ташып, самолетка урнаштырырга туры килә иде.
1945 елның августында аны кабат Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Бәхеткә, поездга төялеп юлда барганда, Совет гаскәрләре япон самурайларын җиңгән, сугыш тәмамланган, дигән сөенечле хәбәр килә. Күкрәгендәге барча наградалары арасында әтиемә иң кадерлесе “Германияне җиңгән өчен” медале булды.
Зыязетдин бабакайның калган улларын да фронт яланына тарта мәкерле сугыш. Бабакай үзе бәет чыгару остасы булган. Чаганлы авылыннан хәрби хезмәткә чакырылып, яуда һәлак булганнарның рухына атап сугыш елларында бик күп бәетләр чыгарган, җылы сүзе белән ялгызы торып калган аналарны, апаларны ничек тә юатырга тырышкан.
Бабакай Миңнегаян әбекәем белән дөнья корып, Минехәят, Сания исемле кызларына гомер биргәннәр. Биш ул тәрбияләп үстергәннәр. Чирдәнме, башка бер сәбәп беләнме, Миңнегаян әбекәйнең мин белә-белгәннән бирле башы калтырый иде. Улына эндәшер булса:
– Сәхәбетдин, Камалетдин, Имаметдин, Нәҗметдин... Ай, чукынган Мөнәвәр, сиңа эндәшәм бит, кайда йөрисең, – дип, барча улларын санап чыга иде. Мөнәвәр абзыкай 1927 елгы, гаиләдә иң кечесе. Аңардан башкалары сугыш дәһшәтен сабый чакларында ук күрәләр.
1919 елда Чаганлыга аклар бәреп керә. Авыл өстендә снарядлар шартлый, колак очыннан пулялар сызгыра. Барча халык баз эчләренә төшеп кача. Шул ук язмышка дучар булган әби-бабам балаларын яшереп өлгерсә дә, әтиемне коточкыч мәхшәр вакытында оныталар. Берни аңламаган ике яшьлек сабый, кулларын пешерә-пешерә, янып торган учактагы утлы күмерләрне күлмәк итәгенә салып, тәне авыртудан елый-елый, урамга – чабып барган ат тояклары арасына чыгып чаба. Ярый әле күрше әби, үз гомерен куркыныч астына куеп, сабыйны үлемнән коткарып алып калган.
9 сыйныф белемле әтиемне Бәләбәй педучилищесында укыган җиреннән хәрби хезмәткә чакырып алган булсалар, иң өлкән Сәхәп исемле абыйсын 1941 елда рядовой кавалерист итеп Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ул япон интервентларына каршы сугыша, Кытай, Монголия чикләрендә илебез иминлеген саклый.
– Барча тирә-юнь комлык булгач, атларга ашатырга азык юк дәрәҗәсендә, – дип хәтерли иде Сәхәп абзый. – Азык түгел, эчәргә су да булмады. Шуның өстенә еллар буе һичнинди элемтәсез яшәдек. Хәтта өйдәгеләр белән хат алышып та булмады. Саз суын чокып эчтек. Үзебезгә бирелгән паекны, ачтан үлмәсеннәр дип бүлеп, атларга ашата идек...
1945 елда җиңү яулап кайткан яугирне хатыны Хәсбиямал апа каты авырып каршылый һәм күрешүләренә 2 сәгать вакыт үтүгә, җан тәслим кыла.
– Мәсгуть белән Әбүзәр улларымны тәрбияләп үстер. Җәмниха белән ярәш. Ул акыллы кыз, – дип әйтергә генә өлгерә. Сөекле Хәсбиямалын югалтудан сары сагышлар эчендә янса да, дөньяны алып барырга кирәк. Янә матур гаилә корып, тәртипле ул һәм кызлар үстереп, озын гомер кичерәләр Сәхәп абзый белән Җәмниха Рамазан кызы.
Әтиемнең 1911 елгы икенче абыйсы Камай Зыязетдин улы хезмәт армиясенә алына. Урман егу, фронтка төзелеш материаллары, ягулык хәзерләү һәм озату эшләрендә актив катнаша. Сугыштан соң Мәксәлминә җиңгәбез белән алар да тупылдашып торган кочак бала тәрбияләп үстерделәр. Камай абзый фанилыктан 90 яшен тутырып китте.
1913 елгы өченче абыйсы Имай Зыязетдин улы да авыр тормыш шартларында үсә. Бабакайның сөренте җире тау башында урнашкан була. Көч түгеп эшкәртсәләр дә, ком-таш арасында иген культуралары мул уңыш бирми. Ярый әле җәй көннәрендә юа, какы, балтырган, җирдән җөннепи чокып алып ашарга мөмкин була.
12 яшьлек малайны әтисе каткан сохарый тоттырып ялгызын 25 чакрым читтә урнашкан Ташкичү авылына (хәзер ул авыл юк инде) җәяүләп көтү көтәргә ялланырга җибәрә:
– Үз тамагыңны үзең кайгырт, улым, – ди.
Бәхеткә, Ташкичү халкы инсафлы үсмерне җылы кабул итә – көтүчегә ярдәмче итеп яллыйлар үзен. Ачлыктан нык ябыкканга, аның тире астыннан кабыргалары гармун телләре кебек тырпаешып күренеп тора. Кызганып, халык аңа озын җәй буе бер кәҗәнең сөтен савып эчәргә рөхсәт итә.
Егет корына кергәч, хәрби комиссариат аның белемсезлегенә карап тормый, армия сафларына озата. Киев шәһәрендә хезмәт итеп, биредә оештырылган “школа безграмотности” мәктәбендә ул хәреф танырга өйрәнә.
– Берчак солдатларны мәйданга алып чыгып тезделәр дә, барчабызны “смирно”га бастырдылар, – дип сөйләгәне хәтердә. – Шулчак барыбыз да коточкыч вакыйганың шаһиты булдык. 1937 елның 19 июнендә Ленинград хәрби округы командиры генерал Ион Якирны “халык дошманы” дип, күз алдыбызда җәзалап үтерделәр.
Туган авылына демобилизацияләнеп кайткан егет юньле-башлы дөнья корырга да өлгерми, Бөек Ватан сугышы башлана. Имай абзый тәүгеләрдән булып кабат армиягә, бу юлы фронт сызыгына юллана. Сталинград өчен барган сугышларда, Украинаны азат итүдә катнаша. Берчак “танковый стрелок” буларак танк өстендә иптәшләре белән атакага барганда снаряд шартлап, Житомир шәһәре янында каты яралана. Шуңа карамастан, яралы аягы белән шуышып барып, исән калган иптәшләренә ярдәм күрсәтергә тырыша.
– Кая карама, ыңгырашулар, мәетләр. Якын дустым – удмурт егете кулымда җан бирде, – дип, авыр сулап искә ала иде ул.
Яралыларны сугыш яланыннан алып чыгучы 2 cанитарга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, тегеләр:
– Без үзебезнең взвод егетләрен җыябыз, үзеңнекеләрнең килгәнен көт, – диләр. Күп кан югалтудан хәлсезләнгән Имай абзый автоматын икеләнүсез төбәп:
– Сугышта сезнеке-безнеке юк. Мин – Совет солдаты! – дип аргументлы әйткәч кенә, носилкага салып, үзен тылга чыгаралар. Ул яралылар шыплап төялгән эшелон белән Бакуга госпитальгә озатыла. Ничәмә тәүлекләр буе дәва күрмәгән аяк юлда кортлап, бозылып бетә. Хәрби хирург аякка ампутация ясарга теләсә дә, Имай абзый ризалык бирми. Нәтиҗәдә, бернинди наркозсыз, хәтта спирт та кулланмыйча аякка авыр операция ясала. Үләр инде бу дип уйлый табиблар. Әмма яшь, көчле организм әҗәлне җиңеп чыга. Озак вакытлар госпитальләрдә дәваланганнан соң, аңа инвалидлык бирелә. Демобилизацияләнеп кайтып килгәндә, Чиләбе тимер юл станциясендә тукталышта көнчыгышка баручы поездның рәшәткәле вагоннарында ач-ярым ялангач тоткыннарга очрый. Алар инәлеп яугирдан эчәргә су бирүен үтенәләр. Имай абзый кызгана бахырларны һәм колонкадан калай савытка тутырып су бирә. Ләкин шул ук мизгелдә составны озата баручы конвоирлар моның үзен тотып алып, милиционерларга тапшыралар. Сорау алу башлана:
– Су эчереп дошманга ярдәм иткәнең өчен сиңа 10 ел төрмә яный! – диләр.
– Мин аларның дошман икәнен белмәдем бит. Немецлар басып алган территорияләрдән тылга күченүче халык дип уйладым, – яугир гимнастеркасындагы хәрби наградаларын ялтыратып курыкмый сөйләшә.
Әмма сорау алучылар да усал:
– Нишләп белмәдең? Киемнәренә дә, вагонга да “Тоткыннар” сүзе ат башы кадәр хәрефләр белән язылган бит!
Бу очракта да Имай абзый, ни язса, шул булыр дип, соңгы аргументын куллана:
– Мин укый белмим.
– Исбатлау йөзеннән яле күрсәт хәрби билетыңны!
Ачып карасалар, чынлап та, “образование” дигән урында “безграмотный” сүзе тора. Шул сүз коткарып кала Имай абзыйны төрмәдән.
Әтиемнең кече энесе Мөнәвәр Зыязетдин улы 1944 елның декабрендә, 18 яше тулырга 3 ай кала хәрби-диңгез флотына хезмәткә чакырыла. Ул да Кытай чигендә Харбин, Маньчжурия, Порт-Артурда ватан чикләрен саклый. Бары 1951 елның җәендә генә туган йортына – Чаганлы авылына кайтып керә.
Ул чакта ике яшь ярымлык кына булсам да, аның белән тәүге очрашуны яхшы хәтерлим. Безнең өйгә килеп, әтием белән кочаклашып күрешкәннән соң ул бескозыркасының алтын төсендәге якорьлар төшерелгән тасмаларын җилфердәтеп мине баш очына кадәр күтәреп өскә чөйде дә, аннары гәүдәмне колагы янында селкетеп:
– Карале, солдат абзыкай! Моның эчендә нәрсәдер шалтырый бит, күкәй ашаттыңмы, әллә бәрәңгеме? – дип сорады. (Чаганлыдагы туганнары Сәхәп абзыйны үзара “зур әти”, Имай абзыйны – “шәкерт абзыкай”, әтиемне – “солдат абзыкай” дип йөрттеләр.)
Әти дә көлемсерәп сорау бирде:
– Азрак миңа охшаган җире бармы соң?
– Күбрәк җиңгәчәйгә тартым. Шулай да тәнендәге миңнәре синеке.
Сабый башым ни өчен охшарга тиешлегемне аңламаса да, күңелем тойды – димәк, үз кешемен.
Хәер, алгарак киттем бугай.
2. Мөлкәтле туй
Тузлыкуш авылының Нуриманов исемендәге колхоз яшьләре дә җиңү өчен мөмкин кадәр күбрәк файда китерерлек эшләргә ант бирәләр. Комсомол оешмасында егетләр аз кала. Һәр яңа көн фронтка яңа кешеләрне алып китә. Комсомол оешмасы секретаре Зәйтүнә Шәфыйковага да җиңел түгел. Комсомолга яңа көчләр өстәлә: Вәлидә Фәхретдинова, Әхмәт Юлаев, Рәис Исхаков, Һидая Йосыпова, Разия Хәйруллина, Мөгаллим Бәдретдинов һәм башкалар.
1941 елның көзендә бөтен культуралар да мул уңыш бирә. Икмәкне дә срогында, кыш башланганчы җыеп алырга кирәк. Ләкин ничек? Ирләрнең барысы да фронтта, техника юк. Бөтен колхозга иген уру өчен 5 лобогрейка исәпләнә. Бу диңгездәге тамчы кебек кенә бит. Ирен фронтка озаткан җиңгәм Гөлсем Шәфыйкова һәм хезмәт инвалиды Ягъдәр Хәбибуллин лобогрейкаларда иген уралар. Кем күбрәк ура ала? Эшне тизләтү йөзеннән комсомол оешмасы секретаре социалистик ярыш оештыра. Йөзләрчә кызлар һәм хатыннар, кулларына урак тотып, басуга китәләр. Алар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр көлтә бәйлиләр, аннары иңсәләрендә аларны эскертләү урынына ташыйлар. Тәүлекләр буе эшләсә дә, бердәнбер молотилка ашлыкны суктырып өлгерми. Аны хәрәкәткә китерүче атлар арып егыла. Маллар түзми, ә кешеләр һаман эшли. Ләкин бөтен колхозга бер молотилка гына җитми, шуңа күрә барлык комсомолкалар кулларына чабагач ала. Шул еллардагы хезмәт ударниклары Фәриха һәм Сара Исхаковалар, Рәкыя Фәйзуллина, Факия Гомәрова, Срурия Идиятуллина, Сания Хәлиуллинаны билгеләми булмый. Аларның барысын да санап бетерерлек түгел.
– Һәр 100 центнердан 85 центнер ашлыкны дәүләткә тапшырып, колхоз өчен һәм халыкка 15 центнерын гына калдыра идек. Аны чәчү өчен дә, фуражга һәм хезмәт көннәренә колхозчыларга бирү өчен җитәрлек итеп бүләргә кирәк иде, – дип ул дәвернең хәтер йомгагын сүтә иде әнием.
Сугыштан яраланып кайтучы солдатлар барлык җаваплы чараларны оештыра. Болар – авыл советы рәисе Әхмәт Төхвәтуллин, Хөбәйбулла Зәйнуллин, Хөснулла Шәфыйков, Муса Харисов һәм башкалар.
Кичләрен төнгә кадәр һәр гаиләдә фронтовикларга посылкалар – җылы оек, бияләйләр, кулъяулыклар, киптерелгән бәрәңге, сохари, пима, тун кебек җылы әйберләр әзерлиләр... Ә иртә белән тагын эшкә.
Тузлыкуш почта бүлекчәсен җитәкләүче буларак Зәйтүнә Солтангали кызы Шәфыйкова даими рәвештә ат җигеп, Бәләбәйгә юлланып, авыл советына караган авылларның халкына гәзит-журналлар белән бергә посылкалар, хатлар, кемнәргәдер җибәрелгән акчаларны вакытында кайтарып, адресатына тапшырып тора. Әйтүенә караганда, аны коралдан атарга өйрәтеп, хәтта пистолет та биргәннәр үзенә. Ни дисәң дә, сугыш чоры бит... Тузлыкуш почтасы 9 авылны хезмәтләндергән. Алар: Тузлыкуш, Ирек, Әзәкәй, Чаганлы, Байрак, Каен Елга, Куш Елга, Исмәгыйль, Репьевка. Авылларда ул чорда укый-яза белмәүчеләр дә очраган. Чаганлыдан белемсез Миңнегаян әбекәй, почтага килеп, улларының фронттан язган хатларын булачак әниемнән укыткан. Җавап хатларын да үтенеп аңардан яздырткан. Шулай итеп әти белән әнием хатлар аша танышып киткәннәр. Авиация киемендәге ыспай егетнең фотосын күреп, мөгаен, әни гашыйк булгандыр. Әти хакында әйтеп торасы да юк: фронт сызыгында йөрәк ягына әнинең фотосын төшерткән. Шул татуировка белән яшәде ул гомере буена.
1944 елда Зыязетдин бабакай каты авырый. Ә әтинең ул вакытта туктаусыз бомбалар күтәреп ташудан бүсере чыга. Аңа ашыгыч операция ясыйлар. 7 ел буе сугыш кысасында хезмәт итүче яугирнең ничек тә әтисен исән вакытында күреп каласы килә. Командирыннан кыска вакытлы ялга җибәрүне сорый.
– Әгәр хәрби госпитальдән “сәламәт” дип язу бирсәләр, җибәрермен, – эскадрилья командирының вәгъдәсенә ышанган яугир табибларга мөрәҗәгать итә.
– Яраң төзәлмәгән, бирәлмибез.
Шулай да, инәлә торгач, ул рөхсәт алуга ирешә. Ләкин дәрәҗәсе югарырак командир үзен тиргәп ташлый:
– Сәламәтсең икән, дошман белән кызу алыш вакытында нинди отпуск ул?! Самолетларга бомба тагарга марш!
Әлбәттә, яра кабаттан ачыла. Яугир җиргә ава. Мәрхәмәт юк. Офицер йөгереп килеп пистолетын аның башына төби:
– Встать!
Кансырап ятканын күргәч кенә аны кабат операциягә хәрби госпитальгә салалар.
Ниһаять, соңлабрак булса да, әтием ниятенә ирешә. Ул отпускка кайтып кергәндә бәетче бабакай җан тәслим кылган була. Гүр иясенең кырыгын укыту да, әти белән әнинең никах туйлары да атна эчендә үткәрелә.
Баш кода вазыйфасын Чаганлының колхоз рәисе – әниемнең бертуган абыйсы Шәфыйков Хөснулла Шәфыйкъ улы башкара. Гыйльмиҗиһан әбекәйнең ияреп килгән кече улы ул, беренче иреннән туган. Әбекәй Туймазы районының Далтай авылында туып үсеп, тәүдә Балтай егетенә кияүгә чыккан. Сабыйлары ишле була. Әмма 1921 елгы ачлыкта йорт башлыгы да, күп кенә балалары да җан тәслим кыла. Минҗан исемле өлкән кызы Кәлшәледәге Котлыәхмәт исемле кеше белән тормышын бәйли. Ә әбекәй, үзе белән кече улы Хөснулланы алып, Тузлыкуш авылында яшәүче Шәфыйков Солтангалигә кияүгә чыга.
Солтангали бабай 1870 елгы. Типтәр. 1917 елгы хуҗалык исәбен алу буенча 1,09 дисәтинә җирендә иген һәм яшелчә культуралары үстергән, умарта тоткан. Урта хәлле крестьян буларак ихатасында сыер, кәҗәләр асраган. Балта остасы булган. Бүрәнә күтәргәндә көч килеп, 1942 елда 72 яшендә дөнья куйган.
Хөснулла Шәфыйкъ улы Шә-фыйков 1938 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Ул фин сугышына җибәрелә, Маннергейм оборонасын штурмлауда катнаша, разведкага йөри. Берчак иптәшләре белән көймәдә елганы кичеп, исән-сау ярга чыгып җитәләр. Көймәне судан ярга тартып чыгарганда, фин снайперы атып, аның беләген яралый. Госпитальдә дәвалана. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, старшина Шәфыйков гитлерчыларга каршы көрәшә. 1942 елда Ржев янындагы алышларда взвод белән командалык итә.
– Ике яктан да югалтулар зур булды, – дип искә ала иде яугир. – Каты яраландым, тез башына дошман пулясы тиде. Иң аянычлысы – иптәшләрем атакага ташланганда, алар белән бергә барырга омтылып-омтылып та урынымнан кузгала алмау. – Вперед, Шафиков! – дип үземә үзем күпме приказ бирсәм дә, чәрдәкләнгән аяк тыңламый.
Өч сыйныф белемле, икенче группа инвалиды Хөснулла абзыйны сугыштан кайту белән район җитәкчелеге тәүдә артта калган “Чаганлы-Байрак” колхозына, аны кыска вакыт эчендә алдынгылар сафына чыгаргач, Тузлыкушның Нуриманов исемендәге колхозына рәис итеп куя.
Ул чордагы туйны бүгенге комфортлы туйлар белән берничек тә чагыштырып булмый. Әниемнең кыз бирнәсен – чиккән кулъяулык, сөлге, мендәрләрен, көянтә-чиләкләрен ат арбасына төяп, дугага кыңгыраулар тагып, сөлгеләр урап, әтием белән кияү йортына – Чаганлыга юлланалар. Иң алда – токымлы айгырга җигелгән кара тарантаста хром итекләрен елкылдатып утырган Чаганлының колхоз рәисе, тулы гәүдәле Хөснулла абзый. Берчак юрттырып барган җирдән тарантаслы ат шып туктый. Баксаң, Чаганлы белән Байрак авылы арасындагы инеш кырына юлны бикләп агач ауган. Күтәреп алып ташларлык түгел үзен. Байраклылардан пычкы, балта сорап алып, яшь кияү белән кәләш эшкә керешәләр. Хөснулла абзый балта тотып ботакларын тунап йөри.
– Шушы кадәр утынны ничек ташлап китмәк кирәк, әйдәгез, төяп алып кайтыйк! – ди әтием. Шулай итеп, бер йөк утын өстенә көянтә-чиләкләре белән атланып утырып, әнием Чаганлыга килен булып төшкән.
Камил Фазлый
(Дәвамы бар).