+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель , 18:00

“Кара генерал” эзләре буйлап

Легендар якташыбыз, даны үлмәс каһарман Даян Мурзинны Европада бүген дә онытмыйлар.

“Кара генерал” эзләре буйлап
“Кара генерал” эзләре буйлап
Саумы, Башкортстан, саумысыз, дусларым! Сөенче! Басмаларыбыз өчен өр-яңа автор таптым: ул – гомере буе Ян Жижка бригадасы тарихы һәм аның партизаннары буенча эзләнүләр алып барган, архивларда утырган Вацлав Гижа исемле кеше. Әңгәмәдәшем белән булган бүгенге очрашуда без Ян Жижка бригадасының өч меңнән артык партизан сугышкан Ознице төркеме турында сөйләштек, чөнки моңа кадәр ул турыда язарга туры килмәгән иде. Гомумән, Ян Жижка бригадасы турында том-том китаплар язсаң да, язып бетерә алмассың кебек. Бригаданың аерым төркемнәре белән, гадәттә, командир Даян Мурзин элемтәчеләр аша аралашкан бит, аларның күбесе ул чакта ундүрт, унбиш яшьлек үсмерләр булган, әмма сугыш барысын да иртә олыгайткан. Шундый элемтәчеләрнең кайберләре әле дә исән. Мәсәлән, Всетиннан Дана Милатова, Бженице шәһәреннән Ирма Гандулакова һәм башкалар. Туксанны үткән бу ил инәйләренең икесе дә Башкортстан укучыларына һәм үзләре хакында язган матбугат басмаларына күп сәламнәр җибәрә.

Әңгәмәдәшем Вацлав Гижа 1949 елда Опава шәһәренә якын урнашкан табигать кочагындагы Острой дигән бик матур авылда туа, Витьков авылы мәктәбендә укый. Аннан соң слесарь һөнәренә укып, эшләп ала. Арытаба солдат хезмәтендә була. Аннан соң 1972 елда гаилә кора: бер ул, бер кыз үстерәләр. Яңа авторыбыз бүген хаклы ялда, 1973 елдан бирле Опава шәһәрендә яши. Вацлав Гижа бәхетле картәти дә, бүген аның кызыксынуларын дәвам итүче югары уку йортында белем алучы ике оныгы бар. Шәхсән үзе турында күбрәк беләсе килеп, тормыш биографиясе турында җентекләп сорашкач, ул түбәндәгеләрне өстәде: “1994 елдан бирле “Алу-колор”дип аталган үземнең фирмамны ачып, анда эштән чыккан яисә искергән, буявы купшаклаган иске фуралар, машина кузовлары, поездлар, трамвай корпусларын лак белән каплауның яңа ысулын уйлап таптым. Әмма фирмам дүрт елдан соң гына эшли башлады. 1997 елдан бирле хатыным, балаларым белән сәяхәт иттек, дөнья күрдек: Бразилия, Кариб утраулары, Тунис, Сенегал, Занзибар кебек Африка илләрендә, берничә тапкыр Мисырда, Һинд-Кытай илләрендә, Төркиядә, Израильдә һәм башка илләрдә булып, зур тәэссоратлар алдык, яңа кешеләр белән таныштык, үзебез йөргән илләр тормышы, аның географиясе белән таныштык.

2011 елда хаклы ялга чыккач, эшемне улыма тапшырып, гомер буена хыялланган төп эшемә тотындым. Нинди эш ул, диярсез? Минем өчен гаять зур эш исәпләнгән бу эшне аткарып чыгу өчен бик күп буш вакыт кирәк иде, шунлыктан, мин Башкортстан егете Даян Баян улы Мурзин җитәкчелек иткән Ян Жижка исемендәге 1нче Чехословакия партизаннар бригадасы эзләре буйлап узу һәм архивларда утырып, тикшеренү эшләрен, ниһаять, башлап җибәрдем. Моңа мине икетуган партизан абыем Аугустин Бартекның һәлак булуы этәрде. “Халкыбыз батырларын онытмый”, әмма әти-әнисе һәм туганнарыбыз батыр абыемның һәлак булуын авыр кичерә һәм бервакытта да онытмыйлар: аның батырлыгы бездә буыннан-буынга сөйләнеп, күчеп килә. Ә бит мин аның хакында бервакыт язармын дип гомер буена хыялландым. Бу хыял миндә бала чакта ук туган иде, чөнки үземне белә башлаганнан бирле дәү әнием, дәү әтием, туганнарыбыз, авылдашларыбыз авызыннан тик партизаннар һәм крайда барган партизаннар сугышы турында гына ишетеп үстем. Әйткәндәй, картәнием әле дә исән, аңа 94 яшь. Кайчандыр ул да Ян Жижка партизаннарына икмәк ташыган. Ә бит тотсалар, шул урында ук атып үтерерләр иде!

...Без, малайлар, бала чакта сугыш уеннарын да чын партизан сугышы кебек күз алдына китереп, кайчак чикне узып киткән вакытлар да булгалады. “Партизан” дигән сүз безнең өчен кыюлыкның, батырлыкның символы булды. Кемгә сугыш уенында батыр партизан роле эләгә – ул батыр! Әмма ул кеше иң яхшы сыйфатларга ия булырга тиеш иде. Куркакларны отрядка алмадык. Минем үзем өчен исә әтиемнең бертуган агасы Аугустин Бартек, я булмаса, партизанка Ольга Бардинова образлары иң якыны булды. Үсә төшкәч, гел урманга барып, аларның немецлар белән сугышкан җирләрендә йөреп, Аугустин абыем һәлак булган җирдә уйланып басып тора идем...”

Шулай итеп, болар барысы да Вацлав Гижаның күңеленә мәңгегә уелып калган. Өлкәннәр корына кергәч, ул профессор Марие Грошованың “Адым саен сугыш” дигән китабын эзләп табып укый, Ян Жижка исемендәге 1нче Чехословакия партизаннар бригадасының Тарихи төркеме барлыкка килгәч, аның җитәкчесе, подполковник Карел Вацулек белән таныша, һәм төрлечә ярдәм итә башлый. Әйткәндәй, пан Карел Вацулек та Башкортстанга күп сәламнәр юллый. Шулай җайлап, Тарихи төркем сафы да оныклар хисабына елдан-ел арта, ныгына бара.
Бүген төркем тарафыннан елына 25-30 чара уздырыла: алар арасында иң чагулары Словакия халык восстаниесен бастыру, Прлов, Плоштина авыл-поселоклары фаҗигаләре бар. Әйткәндәй, 1944 елның августында Склабина районына парашюттан ташланган Ян Жижка отрядлары командиры Ун Ушияк белән Даян Мурзин да була бит. Сугыш реконструкцияләре арасыннан отрядның Маковта Словакиядән Моравиягә чыккан вакытын сурәтләгән зур сугыш операцияләреннән Велке Карловице, Всетин,

Партизаннар бригадасына кушылганчы

“Чехословакиядә Даян Мурзинның Ян Жижка бригадасы барлыкка килгәнче үк үз илен азат итәргә ашкынган патриотлар хәрәкәте көннән-көн активлашкан, – дип башлады сүзен Вацлав Гижа. – Ләкин алар 1944 елның җәендә Киевта әзерлек үтеп, шушы елның август-сентябрендә Словакиянең Склабина поселогына якын Бескид тауларына совет партизаннары парашюттан ташланыр дип уйламаган. Ниһаять, утыз өч яшьлек словак егете Ян Ушияк белән Башкортстан бөркете Даян Мурзинның төркеме Словакиягә ташлангач, азатлык өчен көрәшкә баскан партизаннар аларга кушылыр өчен тауларга юллана. Ознице авылы тирәсе дә, Склабина кебек үк, партизаннар төягенә әверелә.

Бу төркем зур булмый һәм яшерен хәрәкәт итә. 1940 елда барлыкка килгән бу төркемдә башта Карел Гинек, Антонин Мадр, Милослав Зендулка, Валтер Кнаппе, Вацлав һәм Станислав Миколашка исемле егетләр була. Төркем акрынлап зурая бара. 1941 елда аңа моннан ике ел элек кенә (2022 елда) мәрхүм булган иң озак яшәүче партизан Йозеф Едличка да кушыла. (Карт партизан 102 яшендә мәрхүм булды. Әйткәндәй, ул бригаданың иң соңгы тере партизаны иде). Шулай итеп, төркем зурая барып, үзаллы хәрәкәт итүче отрядка әйләнә, яңа кешеләр белән тулылана.

Партизаннарның төп эш юнәлеше булып, тимер юлларында фашистларның корал, солдатлар, азык-төлек төялгән вагоннарын шартлату һәм тимер юлларны сафтан чыгару була. Поездлар хәрәкәтенең хәтта берничә көнгә генә булса да тукталып торуы аларны җиңүгә рухландыра, илне азат итүгә эшләнгән бер адым була. Моны партизаннар яхшы аңлый.

Ян Жижканы байрак итеп

Бу вакытта алар Ян Жижка отрядына кушылмаган була әле. Бу куркыныч эшчәнлекләрен алар Ян Жижка төркеменә кушылганнан соң да дәвам итә. Мәсәлән, 1944 елның 18 апрелендә Смилов тоннелендә тирә-якка еракларга таралган көчле шартлау яңгырый. Шуннан соң партизаннарны эзләү башлана, 160 гестапо солдатыннан торган зур карательләр төркеме аларны эзәрлекли башлый. Алар Озницеда яшеренгән партизаннарны да тота, чөнки сатлыкҗаннар табыла. 1944 елның 24 апрелендә немецлар партизаннарның эзенә төшә, шуның нәтиҗәсендә 6 совет һәм 2 чех партизаны һәм аларның 2 ярдәмчесе кулга алына. Алар арасында Валтер Кнаппе, Вацлав һәм Станислав Миколашка, Йозеф Едличка һәм Шнайдер фамилияле партизан да була. (Әйткәндәй, чехлар һәм немецлар биредә борын-борыннан бер-берсе белән аралашып яши. Шуның нәтиҗәсендә егерменче гасыр башына алар, дүрт миллионгача артып, Чехословакиядә халык исәбе буенча икенче урында торган. Әмма чех немецларының барысы да 1938 елда Гитлерның Чехословакияне басып алуы, аны протекторат дип игълан итүе белән ризалашмый. Шунлыктан, күп немецлар нацистлар сәясәтенә каршы чыга. Алар арасында әлеге Шнайдер, Кнаппелар да була).

Үкенечкә каршы, 1944 елның 5 маенда Валах Мезижице авылында немецлар белән партизаннар арасында зур бәрелеш була. Анда немец антифашисты Шнайдер батырларча һәлак була. Нацистлар Станислав Миколашканы да эләктерә һәм биш көннән асарга хөкем итә. Мондый бәрелешләр халыкны тагы да кузгатып җибәрә, ә Ян Жижка партизаннарының барлыкка килүе халыкта өмет уята.

Берләшүгә таба юл

...1944 елның көзендә әлеге отрядка Букован авылыннан Ян Беднаж исемле кеше дә кушыла. Ул күрсәткән тәүге эш булып Долоплазе авылы хакимиятендәге немецларга һөҗүм исәпләнә. Анда партизаннар телефон элемтәсен өзә, азык-төлек карточкаларын ала һәм Словакиягә юнәлә. Аларны, бәлки, совет партизаннарына кушылырбыз, дигән өмет йөртә. Чыннан да, аларга бәхет елмая: юлда совет партизаны һәм отряд командиры Александр Долиновны очраталар. Аның отрядына үзләре тапкан даруларны, азык-төлек карточкаларын тапшыралар.

Бу төркемгә кушылганнан соң 29 декабрьдә партизаннар Лошов дигән станциядә тагы да тәмәке һәм азык-төлек карточкаларын кулга төшерә; Пшеров шәһәренә якын тимер юлында шартлау оештыралар; Богуновице складында партизаннар өчен кием-салым табалар; 1945 елның 18 февралендә Штеренбергтагы Кракожицеда корал складына һөҗүм итеп, кулга бераз корал төшерәләр, өстәвенә, берничә совет әсирен коткаралар.

Шушы елның февралендә ирле-хатынлы Дочкаловлар, 32 яшьлек Александр Никольский, Йозеф Едличка, Милослав Дочкал, Скопалик һәм Кнапек исемле партизаннар Оломоуц-Прага тимер юлындагы релсьларны шартлаталар. Бу операциядә дә немецлар белән партизаннар арасында көчле атыш була, кайберләре яралангач, ачыктан-ачык сугышка кермиләр, калган партизаннарны искәртеп, артка чигенәләр.

Сатлыкҗаннар да табыла

Шуңа охшаган тагы да бер операциядә партизаннар югары вольтлы электр чыбыкларын кисә. Якынча кичке сәгать тугызларда эшләнгән бу куркыныч эш барышында аларны егермеләгән немец солдаты уратып ала. Тентү барышында аларда ике пистолет, җитмеш биш патрон, ике килограмм динамит һәм аңа ике метр шнур табыла. Ян Жижка партизаннарын эзәрлекләүче гестапо карательләре хәлне шунда ук аңлап ала. Тирә-якта кулга алулар, тикшерүләр, әсирләрне җәзалаулар, сорау алулар башлана.

Партизан уставына ярашлы, берсенең дә иптәшләрен сатмаска биргән анты булса да, көчсезләр дә табыла. Шуларның берсе – Ян Беднаж исемле партизан. Үзен отрядка алган чакта “Отряд – минем гаиләм. Ә иптәшләрем – минем туганнарым. Яралансам да, дошман кулына төшсәм дә, мин бервакытта да беркемне дә сатмаска ант итәм!” дигән сүзләрне кайчандыр ул да әйтә. Әмма антына тугры калмый, сына Беднаж. Ягъни иптәшләрен сата. Алай гына да түгел, иптәшләрен сатуы аркасында тере калган Беднаж соңрак үзен түгел, ә иптәшен, совет партизаны Кравченконы гаепләргә маташа. Үкенечкә каршы, һәлак булганлыктан, Кравченко үзен яклап сүз әйтә алмый. Ә хәл болай була.

22 февральдә немецлар тентүләр, тикшерүләр башлый: һәр өй, абзар-базларны карап чыгалар. Бер көнне иртәнге җидедә Никловлар йортына да килеп җитәләр. Хуҗабикә Цицилия хәлне шундук төшенеп ала һәм партизаннарны кисәтергә була. Тиз генә ишекне яба да, үзләренең абзарында яшеренгән дүрт партизанны искәртергә йөгерә. Аңа Иржина Никлова ярдәм итәргә була: абзарны карый да, үзенең каршысына килгән немецларга “анда беркем дә юк”, ди. Тик аңа ышанмыйлар. Ә бу немецлар, өйне тикшереп, тышка чыккан вакыт була — фашистлар хуҗабикәнең партизаннарны күрсәтүен таләп итә. Һәм аның җавабын да көтеп тормастан, абзарга ут төртәләр.

Бераздан аннан кулларын күтәреп партизан Валтер Кнаппе килеп чыга, калганнары – Александр Никольский, Вацлав Миколашка, Валентина Найкорова – әсирлеккә төшәргә теләмичә, янып үләләр. Бу вакытта Божена һәм Олджих Никловлар Беловицега качып өлгерә, анда Йозеф Едличка, Кнаппе, Скопалик фамилияле партизаннар белән Бескид тауларына Ян Жижка бригадасы партизаннарын эзләп китәләр. Ә Валтер Кнаппе соңыннан 25 февральдә булган атыш вакытында алган яралардан үлә, Цицилия белән Флориан Никл исемле партизаннар үлем җәзасына хөкем ителә. Бәхеткә, 1945 елның 11 маенда алар коткарылса да, төрмәдә бик каты җәзаланган Флориан озак яшәми, Цицилия исән кала. Сугыштан соң ул түбәндәгеләре сөйли:

“1945 елда немецлар аеруча шашты, чөнки сугышта җиңелгәннәрен аңладылар. Аларга каршы антифашист немецлар да көрәште. Мәсәлән, Валтер, милләте буенча немец булса да, фашистар өчен гарьләнә торган иде. Ул һәрвакыт нацистларга каршы аяусыз көрәште. Ә совет партизаны Игорь Кравченконың язмышы 1945 елны 22 февралендә аяныч тәмамланды. Отрядта берничә көн генә булганнан соң һәлак булган Кравченконы гаепләү нигезле түгел: ул тауларда бөтенләй дә булмаган. Шулай булгач, Ознице партизаннары землянкаларын немецларга ул ничек күрсәтсен? Ул бит бер тапкыр да тауларда кунмаган...”.

Аугустин Бартекның аянычлы язмышы

Ян Жижка бригадасы партизаннарының ачы язмышы, күпләренең гестапо кулына эләгеп һәлак булуы турында байтак очерклар, китаплар, диссертацияләр язылган. Мәсәлән, иң яхшы отряд командирларының берсе булган Александр Долиновның язмышын гына алыйк.

Сугышның азаккы елында урманнарда качып йөрүче власовчылар күбәя, немецлар аларны партизаннарга каршы сугышта файдалана. Долинов, ватандашларының партизаннар белән бәйләнешкә керергә теләвен аларның тәүбәгә килүе дип ышанып, алар белән бәйләнешкә кергәне һәм Ян Жижка бригадасының кайда урнашканлыгын дошманнарга белдергәне өчен Даян Мурзин тарафыннан атуга хөкем ителә.

Ә Ян Беднажны нацистлар 21 февральдә кулга ала һәм Ознице партизаннарының бункерларын күрсәтергә куша. Һәм бу бәндә ул урынны күрсәтә. Шуның нәтиҗәсендә алты партизан һәлак була. Соңгы ике партизан Аугустин Бартек белән совет партизаны Александр Никольский була. Алда телгә алганча, Аугустин Бартек – минем икетуган абыем, ягъни әтиемнең энесе була.

Ян Беднаж немецларга партизан землянкаларын күрсәтеп йөргәндә шуларның берсендә моңа кадәр дус булып йөргән иптәше Аугустин Бартек качып утырган бункерны да күрсәтә. Әлбәттә, бункердагы партизаннар Беднаж немецларны алып килер, дип башларына да китерми. Сатлыкҗанның тауларга баштан-аяк коралланган 160 гестапо башкисәрләре белән килүе сугыштан соң гына билгеле була.

Аугустин Бартек немецлар кулына төшәргә теләмәгән: граната белән үз-үзен шартлатып һәлак була ул, аның белән бергә фашистлар да кырыла. Сугыштан соң Аугустин Бартекны кабереннән алып, ике тапкыр эксгумация ясыйлар һәм баш сөягенең уртага ярылуын ачыклыйлар. Бу тикшерү нәтиҗәләренә Даян Мурзинның уң кулы булган штаб начальнигы Петр Будько белән бригаданың удар отряды командиры Москаленко кул куйганнар.

Шунысы кызыклы: сугыштан соң бу отряд әгъзасы Станислав Гаша югары уку йортына укырга керә. Соңгы курсны тәмамлаганда ул үзенең диплом эше итеп “Ян Жижка партизаннар бригадасында сатлыкҗаннар һәм аларны фаш итү” дигән темага гыйльми эш яза. 1976 елда Ян Беднаж белән шәхси әңгәмәләшә һәм бу турыда матбугатта да язып чыга. Аның белән булган шушы сөйләшүдә генә Беднаж үзенең чыннан да иптәшләрен сатканлыгын, немецларга партизан землянкаларын күрсәткәнлеген сөйли, һәм бу хәлнең 1945 елның 28 февралендә булуын әйтә. Әйткәндәй, бу вакыйгалар турында үзенең “Адым саен сугыш: Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасының тарихы (1944 елның августы – 1945 елның мае)” дигән фундаменталь хезмәтендә профессор Марие Грошова да язып чыга.

Шулай итеп, Даян Мурзин җитәкчелек иткән иң зур партизаннар бригадасы немецларга тынгы бирми, шунлыктан нацистлар бригада отрядлары составына гестапода махсус әзерлек үткән үз кешеләрен “кертә”. Партизаннар турында, халыкны алдап, дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләр дә тарата фашистлар: имеш, партизаннар – халыкны талаучы “бандитлар”, хатын-кызларны көчләүчеләр һ. б. Шул елларда немецлар тараткан листовкаларда партизаннар шулай тасвирлана.
1944-45 елларда Чехословакиядәге партизаннар сугышы турында әллә никадәр китап язылган. Шулардан – Йозеф Пшикрылның “Ян Жижка партизаннары” (1964), Олджих Шулеженың “Коралай аягында” (1968) дигән китаплары һәм Зденек Кментның 1974 елда “Партизан” журналында басылган “Аларга нибары 18 яшь иде...” дигән әсәре. Аларның барысында да илдә барган партизаннар сугышына багышланган хәлләр турында бәян ителә. Аугустин Бартек хакында “Партизан” журналында басылган әсәрдән кечкенә өзек китерик:

“Аугустин, үзен һәлак итәргә килүче немец солдатларына карап, күңелсез уйларга бирелде. “Ә бит миңа әле нибары 18 яшь... Әле яшәп тә, сөеп тә өлгермәгәнмен. Ә болар минем җанымны алырга килә... Менә-менә кулга алырлар да җәзалаулар башланыр. Ә инде иртәгә үк халыкка протекторат хуҗасы Карл Франкның аяусыз тавышы яңгырар. “Ахтунг, ахтунг! Ознице партизаннары юк ителде! Аларны юк итүдә гестапоның иң яхшы, иң батыр солдатлары катнашты!” – дип кычкырыр. Боларны ишеткән халыкның күңеле төшәчәк, өмете өзеләчәк бит! Димәк, тере килеш бирелү юк сезгә, дошманнар! Мәгез, тыгыныгыз! Соңгы юлга бергә китик!”. Шунда Аугустин үзенә якын ук килеп җиткән немецлар өстенә кулындагы гранатасын ташлады. Берничә немец солдатының ауганын гына күреп өлгерде ул, аннары үзе дә ниндидер куе караңгылык эченә чумды...”

Сугыштан соң сатлыкҗаннарны ачыклау һәм тикшерү эшләре Ян Жижка бригадасында да була. Бу эшләр тәмамланып, гаделлек урнаштырылгач, 1947 елның 31 июлендә Чехословакия Президенты Эдвард Бенешның култамгасы белән батыр партизан Аугустин Бартекка да “Чехословакиянең Хәрби алтын тәресе” бирелде, ә 1948 елның 3 апрелендә Чехословакиянең Оборона министрлыгы “Аугустин Бартекны Чехословакия партизаны дип тану турында”гы указга кул куйды.

* * *

Йомгаклап, шуны әйтер идем: мин үзем словак милләтеннән, Словакиядә яшим. Безнең илебезне дошманнардан яклап батырларча һәлак булган совет яугирләренең һәйкәлләре бездә бүген дә караулы һәм чиста тотыла, аннан ел әйләнәсенә чәчәкләр өзелми, аның янында митинглар оештырыла. Киләсе елда икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 80 ел тулачак, ә бу – зур бәйрәм. Димәк, бу кызыл дата Даян Мурзин җитәкләгән Ян Жижка бригадасының да зур юбилее булачак. Шул юбилейны да исән-имин каршыларга язса иде! Кайчандыр Чехословакияне нацистлардан коткарган урыс һәм украин халыклары аңлашу табып туганлашса, өченче Бөтендөнья сугышы купмаса, җирдә тынычлык урнашса иде!”

(Гестапо папкаларында сакланган фотолар
Вацлав Гижа архивыннан алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: