+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель , 18:23

Илле яшьтә... укучысыннан бала тапкан!

Моның өчен ул гаиләсеннән киткән.

Илле яшьтә... укучысыннан бала тапкан!
Илле яшьтә... укучысыннан бала тапкан!

Железногорск шәһәрендә яшәүче Ирина Зимакова Алексейның бишенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр информатика укытучысы була. Мәктәп тәмамлап, югары уку йортына укырга кергәч, үзенең уңышлары турында сөйләргә ул берничә тапкыр элекке укытучысы янына килә.

Тиздән аларның очрашулары ешрак була башлый һәм, нәтиҗәдә, Ирина Алексейга гашыйк булуын аңлый. Егет тә аны ярата. Хатын ирен ташлап китә һәм 15 яшькә кечерәк элекке укучысы белән яши башлый.

Пар озак вакыт бала табарга тырыша, һәм бу ЭКО процедурасы нәтиҗәсендә мөмкин була - Ирина 49 яшендә ир бала таба.

Фотоларыннан күренүенчә, мәхәббәтле пар бәхетле мизгелләр кичерә. Ә сез укучы белән укытучы арасында мәхәббәт уты кабынган очракларны беләсезме, дуслар?

Фото: "Жизач"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: