+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель , 14:25

Ахирәтеннән бурычка алган...

Студент кыз аферистларга миллионнан артык акча күчергән.

Ахирәтеннән бурычка алган...
Ахирәтеннән бурычка алган...
Нефтекамадагы югары уку йортларының берсендә белем алучы 19 яшьлек студент кыз мошенникларга 1 миллион 300 мең сум кредит акчасы күчергән. Урындагы полиция мәгълүматлары буенча, ул өстәмә эш табарга карар итә һәм вакансияләр тәкъдим итүче иң киң таралган рәсми сайтта теркәлә.
Телеграм-канал модераторы эзләүгә игътибар итсен өчен, ул гариза калдыра. Аңа шунда ук билгесез кеше шалтырата, ул кызга вакансиягә кеше алулары турында хәбәр итә һәм инвестицияләр юлы белән башка эш тәкъдим итә. Мошенник оста итеп студент кызны ризалашырга күндерә. Аның "эше"н скайп буенча финанс компаниясе аналитигы алып бара, дип белдерә.
Билгесез кешеләр тәэсирендә кыз башта кредит карталарыннан аз гына акча кертә. Аның исеменә ачылган виртуаль счетта эшләп тапкан процентларын күргәч, ул зуррак сумманы кертергә ризалаша. Шулай итеп, 778 мең сумлык онлайн-кредит алынган, ул аны аферистлар әйткән реквизитларга күчергән, ә соңыннан чираттагы инвестициягә дустыннан 445 мең сум бурычка алган.
Кызганычка каршы, мошенниклар белән эш итүе турында кыз «эшләп тапкан» акчасын да, керткән акчасын да алалмагач кына аңлаган, дип белдерәләр полициядә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: