+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель , 16:51

Яшәешебез күркәм булсын өчен

Дүртөйледә квартал саен «Управдом» форумнары үткәрү күркәм йолага әверелде. Әлеге чараларның нәтиҗәлелеге, күп мәсьәләләрне хәл итүгә этәргеч булуы хакында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт салучылар да, күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә зур канәгатьлек белән билгели.

Яшәешебез күркәм булсын өчен
Яшәешебез күркәм булсын өчен
Идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр җитәкчеләре, район хакимияте вәкилләре халык белән аралашып, аның гозерләрен ишетеп, көнүзәк проблемаларны хәл итүгә тиешле игътибар бирү - республикабыз Башлыгы, ил Президенты куйган иң мөһим бурычларның берсе. Көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә "Управдом" зур өлеш кертә. Дүртөйледә әлеге форумнарга күпкатлы йортлар советы рәисләре, подъезд буенча җаваплы итеп сайланган шәхесләр һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар, үз йортларының торышы турында бик яхшы белгән, аны яхшырту өчен янып йөргән кешеләр килә. Очрашуларда халык үзен борчыган проблемаларны идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр җитәкчеләре белән күзгә-күз карап тикшерә ала. Фикер алышканнан соң, һәр якны да канәгатьләндерүче карарлар кабул ителә.

Узган кварталда да мондый форум оештырылды. Анда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән беррәттән, иҗтимагый киңлекләрне үстерү һәм яңа проектлар турында сөйләшү булды. Сүз шәһәрдә "Башкорт ихаталары", "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программалары кысаларында нәрсә эшләнгәнлеге, шулай ук агымдагы елда нәрсә планлаштырылуы турында барды.

Мисал, өчен, Дүртөйле шәһәре янында урнашкан Иванай бакчасында якын киләчәктә (2025-26 елларда) боз аренасы төзү планлаштырыла. Мондый спорт комплексы Дүртөйле районы халкы өчен яңа заманча ял итү урыны булачак. Биредә шуны да әйтик: Иванай бакчасы элек-электән төрле спорт ярышлары үткәрү урыны буларак файдаланыла, аның бу тәгаенләнеше киләчәктә тагын да киңәячәк.
Боз аренасы төзү турындагы карар район халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә кабул ителде.
Чарада торакта янгын хәвефсезлеге, көнкүрештә газ куллану, төтен һәм вентиляция каналларын тикшерү мәсьәләләренә аерым игътибар бүленде.

Очрашу "сорау-җавап" форматында ачык диалог белән тәмамланды.

Шул ук вакытта. Дүртөйледә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен хезмәтләндерүдә җиде оешма эшли, шуларның бишесе – идарәче компанияләр, икесе - торак милекчеләре ширкәте. Алар гомум мәйданы 481947,93 кв. метр булган 219 йортны хезмәтләндерә.

Автор фотосы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: