+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель , 08:15

“Чыршы Яңа елдан бирле тора...”

 Социаль челтәрләргә мөрәҗәгать иткәннән соң, Уфадагы балалар мәйданчыгында тәртип урнаштырылды.

“Чыршы Яңа елдан бирле тора...”
“Чыршы Яңа елдан бирле тора...”

Бер атна эчендә Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары 5 меңнән артык мөрәҗәгать теркәгән, аларның барысы да эшкә алынган.

Мәсәлән, Уфаның Гагарин урамы, 68 адресы буенча йорт яны территориясендә тәртип урнаштырылган. Ихатада чүп-чарның күп булуы турында шушында яшәүче кеше социаль челтәрләрдә зарланган. Мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР роботы тоткан. Республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты аны эшкә алган. Әлеге комитет белгечләре йорт яны территориясен хезмәтләндерүче идарәче компаниягә карата чара күргән. Күп тә үтмәгән, бу территорияне җыештырып куйганнар.

Белоретта Тюленин урамындагы 50нче йортта керү төркеменең баскычы ремонтланган. Халыкның мөрәҗәгатен Белорет районы хакимияте эшкә алган һәм тиз арада хәл итү чарасын күргән.

Уфаның Российская урамында яңгыр сулары агып китә торган урын ремонтланган. Яңгыр канализациясе рәшәткәсе янында асфальт җимерелгәнлеге турында урындагы кеше социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Комментарийны Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системасы теркәгән. Башкаланың Октябрь районы хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге мөрәҗәгатьне эшкә алган. 4 апрельдә яңгыр канализациясен тергезгәннәр.

Уфаның “Госцирк” трамвай тукталышында павильон ремонтланган. Инцидентны Уфа шәһәренең Октябрь районы коммуналь хезмәтләре эшкә алган һәм 9 апрельдә тукталыш павильоны ремонтланган.

8 апрельдә Уфаның Калинин районы хакимиятенең төзекләндерү хезмәте белгечләре Шакша бистәсендә урнашкан Хәтер скверының спорт мәйданчыгындагы койманы ремонтлаган. Шушы хакта социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать калдырган кеше җавап итеп рәхмәт сүзләрен бастырган.

Уфаның Магистраль урамындагы 27нче йортның түбәсе ремонтланган. Түбәдән су агу турында урындагы кеше март ахырында язган. Дим районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Шул ук көнне идарәче компания хезмәткәрләре түбәне кардан чистарткан. Көннәр җылыткач исә, түбә тулысынча ремонтланган.

“Уфада СССРның 50 еллыгы урамы, 47 һәм Менделеев урамы, 211 йортлары арасындагы балалар мәйданчыгы коточкыч хәлдә. Кыш буе беркем дә җыештырмады, кардан чистартмады. Балалар мәйданчыгында этләр белән йөриләр, бөтен мәйданчык эт тизәгендә. Кичләрен биредә спиртлы эчемлекләр эчәләр, бөтен мәйданчык ватылган пыялада. Чыршы Яңа елдан бирле тора (апрель ае!), тормый инде, аунап ята, аның бөтен бизәкләрен җил тараткан. Мәйданчыкны тиешле хәлгә китерүегезне сорыйм”, – дип язган бер ханым. Һәм дөрес эшләгән. Шул ук көнне башкаланың Октябрь районы Торак хуҗалыгы идарәсе балалар мәйданчыгының җыештырылуы турында хәбәр иткән.

Уфа халкын Аксаков паркы буендагы гасырлар буе үскән агачларны кисүләре борчый. Бу хакта социаль челтәрләрдә язучылар да байтак . “Эшләр район хакимиятенең коммуналь хезмәтләре көче белән башкарыла: авария хәлендәге һәм корыган агачларны кисү эшләре бара. Әлеге эш территорияне 34 данә декоратив агач үсентесе утыртуга әзерләү максатыннан алып барыла”, ─– дип җавап биргән Уфа шәһәре хакимиятенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе яшел үсентеләрне саклау һәм карап-тоту буенча инспекциясе начальнигы.

Башкаланың Калинин районындагы Елкыбай авылы халкы урамнардагы начар юлга зарланган, машина белән түгел, җәяү дә йөреп булмый, дип язган алар. Балалар пычрактан атлый алмый, егыла. Калинин районының Төзекләндерү хезмәте мәгълүматы буенча, Елкыбай торак пункты урамнарын апрель ахырына кадәр тигезләргә планлаштыралар.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: