+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель , 06:40

"Мин ирекле!"

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин кабат сәхнәгә чыгачакмы?

"Мин ирекле!"
"Мин ирекле!"

Аның исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, 6 айга колония-поселениегә хөкем ителгәне турында язган идек. Әлеге суд карары 7 августта аңа игълан ителде. Ә 18 апрельдә, социаль челтәрдә Ринат Рәхмәтуллин җәза срогы тәмамлануын белдергән - табигать кочагында төшкән фотосы янына "Сәлам, дуслар!" дип язган һәм "Я свободен!" ( "Мин ирекле!") җырын куйган.

Шунда ук:
«Сезгәме соң, дуслар, миннән көләргә әле,
Минем хәлгә калыр өчен, сезгә менәргә әле», дигән шигъри юллар да бар.

Җырчыдан көләргә теләүчеләр юк, язылучылары аңа бары тик хаталарын башкача кабатламавын һәм яңа иҗади уңышларга ирешергә юллары ачылуын тели.

Иректән мәхрәм ителсә дә, иҗаттан туктамаган җырчы - инде 24 апрель көнне ул Казанда концерт куячак, ә 25е Пермь өлкәсенең Куеда поселогында булачак. Казан белән Пермь арасы якын түгел, юллар имин булсын!

Фото: Ринат Рәхмәтуллинның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: