+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель , 18:50

Туристлык өлкәсе - үсештә

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Баймак районында яңа туристлык комплексы төзү инициаторы "Сириус" компаниясе белән инвестицияләрне яклау һәм дәртләндереп тору турында килешү төзеде.

Туристлык өлкәсе - үсештә
Туристлык өлкәсе - үсештә

Өстенлекле инвестиция проекты инициаторына килешү төзелгән вакытта гамәлдә булган шартларны саклау, шулай ук дәүләт ярдәме чаралары, шул исәптән инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын төзүгә субсидия бирү гарантияләнә.

Элегрәк проект төбәк Башлыгына «Инвестсәгать» утырышы кысаларында тәкъдим ителгән иде, шуннан соң өстенлекле статуска ия булды. Турбаза төзелешенең беренче этабын гамәлгә ашыруга инвестор 20,5 миллион сумга якын акча кертергә ниятли. «Сириус» компаниясенең инвестиция проектын Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе озата бара. Аны гамәлгә ашыру барышы турында ведомствоның генеральный директоры Наил Габбасов сөйләде.

- Әлеге проект - узган елның җәендә гамәлгә кергән инвестиция законнарына үзгәрешләр кертү кысаларында Башкортстанда башлангычларны гамәлгә ашыру срокларын кыскартуның яхшы мисалы. Әйтик, безнең озата бару астында проект әзерләнде һәм төбәк Башлыгына тәкъдим ителде, шуннан соң дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге булган өстенлекле чаралар исемлегенә кертелде, – диде Наил Габбасов.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: