+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 апрель 2024, 06:00

УПРАВДОМ – проблемаларны хәл итүгә бер адым

Нефтекама шәһәре узган ел үзенең 60 еллык юбилеен билгеләде. Әлбәттә, матур дата. Гади халык аның яңа салынган йортлары, матур урамнары белән сокланса, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре өчен шәһәр ул – дистәләгән чакрымга суызган җылылык торбалары, электр челтәрләре, су торбалары. Шәһәрдә 665 күпфатирлы йорт исәпләнә, аларны 18 идарәче компания, ширкәт һәм кооператив хезмәтләндерә. Алларында торган бурыч: халыкны шушы хезмәтләр белән өзеклексез тәэмин итү. Бу уңайдан һәрдаим очрашулар, киңәшмәләр үтеп тора. Шуларның иң эшлекле һәм нәтиҗәлесе – "Управдом-24" форумы. Биредә киң мәйданда халыкны борчыган барлык проблемалар хәл ителә, тармак яңалыклары белән таныштырыла.

УПРАВДОМ – проблемаларны хәл итүгә бер адымУПРАВДОМ – проблемаларны хәл итүгә бер адым
УПРАВДОМ – проблемаларны хәл итүгә бер адым

Нефтекама шәһәрендә Күпфатирлы йортлар советы рәисләре, идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешма вәкилләре, хакимият хезмәткәрләре катнашлыгында форум гыйнварь аенда үтте. Анда шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Айрат Гыймалетдинов шәһәр тормышын тәэмин итү системаларының тотрыклы эшләве турында хәбәр итте, эшнең ничек оештырылуы белән таншытырды.

Дәүләт торак һәм төзелеш күзәтчелеге, лицензия контроле бүлеге башлыгы Ринат Локманов торак-коммуналь хуҗалыкларның халыкка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә нормативларны һәм закон нормаларын үтәү барышы турында сөйләде. Форумда шулай ук  төтен һәм вентиляция каналларының тиешле торышы, счетчик күрсәткечләрен вакытында тапшыру турында да сүз барды.

Шулай ук форумда газ белән тәэмин итүче оешмалар, электр челтәрләре – Баш РТС, Нефтекама шәһәренең гражданнар яклавы идарәсе вәкилләре һәм башка хезмәтләр чыгыш ясады. Полиция хезмәткәре телефоннан алдаулар проблемасы турында сөйләде һәм гражданнарны уяу булырга чакырды.

Форумда шулай ук халыкның үзләрен борчыган сорауларны бирү мөмкинлеге дә бар. Шәһәр халкыннан килгән сорауларның күбесенә шәһәр хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов шунда ук җавап биреп барды, калганнарын контрольгә алды.

2023 елда шәһәрдә 40 күпфатирлы йорт ремонтланган. Моңа 350 миллион сумга якын акча тотылган. Эшләр барышында лифт җиһазлары алыштырыла, су чистарту, су һәм электр тәэминаты инженерлык челтәрләре җайга салына, чарлак япмалары һәм түбәләр җылытыла. Ләкин шәһәрдә яңартуны таләп итүче тагын дистәләгән йорт бар. Төзүчеләр урамындагы 61нче йорт буенча чыгыш ясаучы да, мәсәлән, үз йортына кагылышлы сорауларны бирде. Хакимият башлыгы Эльдар Вәлидов проблеманы контрольгә алырга вәгъдә итте.

Подъездларын ремонтлау программасы буенча узган ел Нефтекамада 10 күпфатирлы йортның 33 подъезды ремонтланган, бу эшләргә җәмгысе 40 миллион сумга якын акча тотылган. Әлеге вакытта программа туктатылган, Башкортстан Башлыгы киңәшчесе, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Әхмәдинуров республика программасын киләчәктә дәвам итүгә өмет белдерде.

Узган көздә шәһәрдә берьюлы ике «Башкорт ихатасы» барлыкка килде. Парк һәм Нефтьчеләр урамнарындагы ишегаллары әлеге программа ярдәмендә төзекләндерелде. Нефтьчеләр урамындагы ишек алды буенча халыкның сораулары бар иде, ул туфрак китереп, чәчәкләр утыртуга кагыла, хакимияттә бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә иттеләр. Шулай ук  чүп контейнерлары һәм педагогия колледжы тулай торагы каршындагы юл төзекләндерү турындагы сораулар да контрольгә алынды. Быел "Башкорт ихаталары" программасы буенча Социалистик урамында 60-62нче йорт алды төзекләндереләчәк.

Форумда шулай ук газ торбаларын диагностикалау өчен хезмәтләрнең кыйммәт булуы, чүп контейнерлары, биек агачлар, һәм тагы бик күп көндәлек мәсьәләләр күтәрелде һәм чишелеш тапты. Гомумән, республикада "Управдом" форумнары үткәрелә башлаганнан бирле бик күп сораулар һәм проблемалар хәл ителде, аның никадәр вактылы һәм кирәкле чара булуын вакыт тагы бер кат раслады.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Нефтекама шәһәре.

Фото Нефтекама шәһәр хакимияте архивыннан.

 

 

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас