+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Апреля 2024, 08:37

"Өченче каттан этеп төшерделәр..."

Бүген ул блогер, уңышлы эшкуар, аяклары йөрмәсә дә, тулыканлы тормыш белән яшәүче сөекле хатын. Әмма...

"Өченче каттан этеп төшерделәр...""Өченче каттан этеп төшерделәр..."
"Өченче каттан этеп төшерделәр..."

«Тулай торакта яшәгән кеше бу «ботка»ны белә инде. Уртак танышлар арасында минем белән очрашырга теләгән егет бар иде, миңа игътибар күрсәтә иде. Миңа аның игътибары ошый иде, әмма шуның белән шул. Мин аңа «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтми идем. Ул да турыдан мәхәббәт аңлатмады. Ә минем артымда гайбәт, көнләшү булган. Бу егетне элекке кызы бик каты көнли иде. 2000 елның 3 августында, университетта 3нче курста укыганда, минем тормышымның асты өскә килде. Язмыш...

Ә дөресрәге, ике кызның әшәке адымы минем тормышны «элекке»гә һәм «аннары»га бүлде. Бу кыз мине күралмый иде. Без талаштык һәм сугыштык. Ул дус кызы белән мине подъездда 3 каттан этеп төшерде», – дип яза Миләүшә Зарипова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Бу коточкыч вакыйга бер кешене нинди нәтиҗәгә китерүен күрәбез - Миләүшә ханым гомерлеккә инвалид коляскасына береккән. Ә аны бу хәлдә калдыручы кызларның язмышы нинди булды икән? Һичьюгы, күңелләрендә яшьлек хатасы өчен үкенү бардыр, дип ышаныйк.

Фото: Миләүшә Зарипованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас