Кырмыскалы районында да бу уңайдан хәлләр шәптән түгел. Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәсе мәгълүматлары шул хакта сөйли. Соңгы чорда гына булган һәм күпләрнең теленнән төшмәгән берничә очракка аерым тукталып үтәсем килә.
Шулай, март башында районда яшәүче Б.ның телефонына шалтырату килә. Шалтыратучы үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштыра. Аның шәхси исәбенә “керергә” тырышулары һәм хәзер Федераль хәвефсезлек хезмәте тәфтишчесе белән элемтәгә керәчәге турында хәбәр итә. Тиздән аңа әлеге “тәфтишче” шалтырата. Ышанычка керер өчен ул үз телефон номерын идарә сайтында күрсәтелгән номер белән чагыштырырга тәкъдим итә. Сайттагы телефон номеры, чынлап та, туры килә.
“Тәфтишче” хәзер банк хезмәткәре Б. белән элемтәгә керәчәген һәм ул кушканнарны үтәргә кирәклеген хәбәр итә. Соңыннан ватсап буенча “банк хезмәткәре” шалтырата. Аралашу барышында зыян күрүчегә 300 мең сумга кадәр онлайн-кредит рәсмиләштерергә тәкъдим ителә. Ул Үзәк банкның рәсми бланкасында яңартылган исәпне җибәрә. Явыз ниятле кеше, ике көннән соң аның кредиты гамәлдән чыгарылачак, дип ышандыра. Шулай итеп, Б. аның “капканына” эләгә – кредит ала һәм алдакчы җитәкченең күзәтүе астында акчасын “имин” исәпкә сала.
Соңыннан “банк хезмәткәре” башка банклар белән зур суммага кредит рәсмиләштерергә куша. Зыян күрүче шулай эшли дә, ләкин банкта аңа кредит бирмиләр. Б.ның акча ала алмаячагын белгәч, мутлашучы юкка чыга. Нәтиҗәдә, район кешесе мошенникларга 300 мең сумга якын акчасын бирә.
— Мондый мутлашу схемасы еш очрый, — ди Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлек начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Динар Сәйфуллин. — Мутлашучылар кешеләргә психологик йогынты ясый. Еш кына телефон номерларын алмаштыралар. Кешеләр аларга ышанып, еш кына акчаларын мошенниклар исәбенә күчерә.
Күптән түгел үземнең таныш кешем дә шундый бәхетсезлеккә юлыкты. Күптән пенсиядә инде ул. Хаклы ялга чыгу белән шәһәрдән авылга кайттылар. Мал-туар асрыйлар, бакча үстерәләр – азык-төлекнең күбесен үзләре җитештерә, дисәң дә була. Шуңа пенсияләренең бер өлешенә тимиләр – картада ята. Кызганычка каршы, көннәрдән бер көнне абзый берничә ел дәвамында җыелып яткан акчасыннан берничә минут эчендә колак кага. Балаларына әйтергә оялып, тәү чиратта миңа шалтыратты. “Туганым, мине алдадылар шикелле. Нәрсә эшлим икән?”, — дип, хәлне аңлатып бирде.
Ә эш менә ничек була. Кич белән аңа бер кыз шалтырата, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра, һәм банктагы счетларында сакланучы акчаларын билгесез кешеләрнең үзләренә күчерү максатыннан “һөҗүм итү”ләре турында сөйли. Ялган банк хезмәткәре пенсионерның 90 мең сум акчасын коткарып калу өчен аларны башка счетка күчерергә тәкъдим итә. Абзый шулай эшли дә. Тиз генә машинасына утыра да, беркемгә бернәрсә әйтмичә, күрше авылдагы банкоматка китә һәм алар кушканнарның барысын да үти. Шуннан кайтып барганда гына үзенең ялгышуын, алдакчылар “кармагына” эләгүен аңлый.
Гомере буе яхшы урында эшләде, коллективта эшкә намуслы каравы, җаваплылыгы, ярдәмчеллеге белән ихтирам казанды. Авылдашлары арасында да абруе зур. Бик акыллы кеше ул, шул ук вакытта беркатлы һәм гадел. Күрәсең, үзе башкаларга начарлык эшләмәгәч, кеше әйберенә бервакытта да үрелгәне булмагач, башкалар да шундый дип уйлыйдыр инде. Ләкин хәзер заманалар башкачарак шул. Алдакчылар тиз ышанучан, саф күңелле кешеләрне эзли дә. Кеше психологиясен яхшы беләләр. Шул ук вакытта имансыз кешеләр акча өчен анасын да сата. Шуңа матур итеп сөйләшкән, аның өчен борчылуын белдергән кызның сүзләренә бик тиз ышанган ул.
Башта аңа нәрсә әйтергә белмичә югалып калдым. Аны тынычландырып, тәү чиратта банкның “кайнар линия”сенә шалтыратырга куштым. Бәлки, хәлләр алай ук аяныч түгелдер? Өенә кайтып керү белән ул шулай эшләгән дә. Анда аңа мошенниклар аферасына эләгүе турында хәбәр итәләр.
Полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң “Мошенниклык” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Бу хәлдән соң инде берничә ай үтте. Шалтыратышкан вакытта бу хәл белән дә кызыксынам. Әле булса банк, полиция юлын таптый. Шулай да җәй айларында, бәлки, акчалары әйләнеп кайтыр, дигән өмет биргәннәр банктан.
Югарыдагы абзый өлкән яшьтә булса, алдакчылар яшьләрне дә кәкре каенга терәү ысулын яхшы белә. Район авылларының берсендә яшәүче хатын авыр булмаган, шул ук вакытта акчалы эш вәгъдә иткән мошенниклар тозагына эләгә. Үзен алдауларын башына да китермәгән ханым аферистларга 600 мең сумнан артык акчасын күчерә...
Агымдагы елның февраль башында аңа билгесез аккаунттан эш тәкъдим итеп язалар. Эше дә авыр түгел: “маркетплейс”ларның берсендә (сату һәм сатып алу өчен онлайн-платформа) уңай отзывлар язу гына таләп ителә. Эшләп карыйм әле дип, ул ризалаша. Икенче көнне үк аның белән компаниянең менеджеры бәйләнешкә керә. Мошенникларның тәүге биреме бик гади була: моның өчен үзеңнең аккаунтыңда “маркетплейс”та мошенниклар күрсәткән товарны соңыннан алу өчен “кәрзингә” урнаштырырга кирәк була. Ахырдагы бирем – мошенниклар сайтыннан 828 сумлык товарны сатып алырга. Бу биремнәрне уңышлы үтәгәннән соң ул 1293 сум “эш хакы” ала.
Һәм шул ук көнне таныш булмаган кешедән яңа сылтама ала. Анда башка “акча эшләргә” теләүчеләр булуын күргәч, ханымда шик тумый. Алдагы көнне эш төркемдә дә дәвам итә. Шундый ук схема: товарны “кәрзингә” салырга һәм сатып алырга. Бу юлы 13250 сумлык товарны сатып алырга тәкъдим итәләр һәм ул янә бу шартны үти. Ләкин катлаулылыклар башлана: менеджер 39900 сумлык икенче заказны да үтәргә куша. Аннан баш тартса, сарыф ителгән акчалары кайтарылмаячак. Ул моны да үти. Ләкин билгеләнгән шартларга ярашлы, ул өченче биремне дә үтәргә – 98800 сумлык товарны сатып алырга тиеш, ди менеджер. Бу кадәр акчаны түләр өчен ханымга банктан кредит алырга туры килә.
Билгеләнгән әйберләрне сатып алганнан соң, аның тиешле күләмдә товар алмавы ачыклана, шунлыктан, акчаларын әлегә кире кайтара алмыйлар, имеш. Менеджер ашыктыра, барлык биремнәрне дә 22.30 сәгатькә кадәр үтәп бетерергә кирәк, ди. Үзенең хаталануын аңлап, хатын янә 129400 сумлык товар сатып ала. Моннан соң менеджер аны, биремнәрне уңышлы үтәве белән котлап, акчаларын кире кайтару өчен икенче белгечләргә юллый.
Монда янә проблемалар килеп туа һәм хезмәт хакы алу өчен, имеш, аккаунтның статусын “VIP1”гә кадәр күтәрергә кирәк. Ә моның өчен “нибары” 175533 сум таләп ителә. Чираттагы кредит алып, беркатлы ханым бу шартларга ризалаша. Аккаунтның статусын күтәргәч, алынган акчадан 13 процент салым түләргә, ягъни 117000 сум акча күчерергә кирәклеген әйтәләр. Менә шул вакытта гына ул мошенникларга юлыгуын аңлый һәм акча күчерүдән туктый. Шулай итеп, мошенникларга ул барлыгы 644973 сум күчерә, шуларның 591733 сумы — кредитка алынган акча. Полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң “Мошенниклык” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
Бушлай сырның кайдалыгын әйтеп-аңлатып тору кирәкми, бу барысына да яхшы таныш. Ләкин, шуңа карамастан, җиңел генә акча эшләргә тырышучы кешеләр һаман да табылып, мутлашучыларның тозагына эләгеп, харап була – соңгы акчасын югалта, кредитка бата.
Күренүенчә, монда барлык эпизодларның да бер үзенчәлекле ягына игътибар итәргә кирәк: алдакчылар күбрәк тиз ышанучы кешеләрне сайлаган.
Нәрсә әйтәсе килә: алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, ышанмагыз! Мәгълүматны тикшерегез, ашык-пошык бернинди карарлар кабул итмәгез һәм уйламыйча, якыннарыгыз белән киңәшләшмичә бернинди дә гамәлләр кылмагыз! Югарыда китерелгән мисаллар башкаларга сабак булсын иде.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.