+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 апрель 2024, 06:54

Изге эшләре зур савап булып кайтсын!

Балтач районында “Атайсал” проектына йомгак ясалды.

“Башкортстанда кече Ватанга ярдәм итү буенча иҗтимагый проект гамәлдә. “Бездә кечкенә авыллардан һәм шәһәрләрдән чыккан билгеле кешеләр күп. Әгәр аларның һәркайсы үзенең кече ватанына ярдәм күрсәтсә, бу урыннардагы тормыш дәрәҗәсен сизелерлек үзгәртәчәк”, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Атайсал” проектына старт бирүгә багышланган эшлекле киңәшмәдә. Шулай итеп, якташларга һәм кече ватанга ярдәм күрсәтү проекты кысаларында республикада бик күп мөһим эшләр башкарылды.

“Атайсал – кече Ватаным” проекты чикләрендә Балтач районында да узган елда бик күп файдалы эшләр башкарылды. Мәсәлән, Иске Балтачта “Хәрби һәм хезмәт даны” аллеясе ачылды.

Ул узган елның сентябрендә булдырылды. Проект Кизгәнбаш авылыннан чыккан, Ижевск шәһәрендәге “Иж­дрил холдинг” компаниясенең генеральный директоры Флорид Фәйрушинның финанс ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Ә төзелеш эшләрен шәхси эшкуар Илшат Галләмшин башкарды.

Аллеяны ачу тантанасыАллеяны ачу тантанасы
Аллеяны ачу тантанасы

Биредә махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләр истәлеге мәңгеләштерелгән. Аллеядә, шулай ук, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрак орденнары кавалерлары һәм Балтач районының күп кенә хөрмәтле кешеләре турында мәгълүмат урнаштырылган.

Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев аллеяне төзүдә финанс ярдәме күрсәткән якташыбыз Флорид Фәйрушинны проектны тормышка ашыруга керткән өлеше өчен Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Төзелеш эшләрен сыйфатлы башкарган өчен Илшат Хәлим улына Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толка­чевның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Балтач районында эш сәфәре белән булганда биредәге аллеядә булды һәм һәлак булган балтачлылар истәлегенә төзелгән обелискка чә­чәкләр салды.

Флорид Зөфәр улы, шулай ук, район Мәдәният сараена ике тирмә бүләк итте, СВО зонасындагы якташларыбыз өчен генераторлар алып бирде һәм, гомумән, районда үткән бик күп чараларга спонсорлык ярдәме күрсәтә. Киң күңелле меценатның изге эшләре санап бетергесез.

Әлеге проект кысаларында Фидан Шәрипов һәм Радик Солтанов Анновка авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен һәм “Чәй суы” чишмәсе территориясен төзекләндерделәр. Алар — Түбән Карыш авылында үткәрелгән “Әниләр көне”, “Халыкара балалар көне”, Яңа ел бәйрәме спонсорлары да.

– Алар тарафыннан туган җирләре өчен башкарылган изге эшләрне санап бетерерлек түгел. Кайда, кайчан һәм нинди ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң дә, һәрчак ярдәмгә киләләр. Алар – туып-үскән җирләренең игелекле уллары, – ди урындагы халык Фидан Шәрипов һәм Радик Солтанов турында.
Валерий СабановВалерий Сабанов
Валерий Сабанов

Мәнәгәз авылыннан чыккан, хәвеф­сезлек программалары һәм махсус билгеләнештәге подразде­лениеләр ветераннарын реабили­тацияләү буенча “Касатка СН” үзәге җитәкчесе Валерий Сабанов “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы”нда бихисап изге эшләр башкарды. “Балтач мара­фоны”н, башка спорт чараларын оештыруда зур ярдәм күрсәтте, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында шөгыльләнүче яшь футболчыларга спорт формасы, туплар бүләк итте.

Аның башлангычы белән Мәнәгәз авылы үзәгендә Бөек Ватан сугышында башын салган якташларга багышланган һәйкәл барлыкка килде. Шулай ук, аның ярдәме белән Җиңү бакчасы булдырылды. Биредә 44 каен утыртылды. Бөек Ватан сугышы яланыннан нәкъ шулкадәр авылдаш әйләнеп кайтмаган. Һәр агачка һәлак булган яугирнең исеме язылган табличка эленде. Шунда ук тыл ветераннары истәлегенә 10 чыршы да утыртылды.

Әлеге проект кысаларында Валерий Александровичка туган җире – Мәнәгәз авылын төзекләндерүдә, спортны һәм сәламәт тормыш рәвешен, районны үстерүдә актив катнашканы өчен рәхмәт белдереп, Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук Балтач райо­ны­ның “Атайсал – якташлык көче” медале иясе дә ул.

Штәнде авылында яшәүче шәхси эшкуар Рамил Хаков үзенең “МАЗ” автомашинасында улы Камил белән СВОда катнашучы якташ яугирләргә гуманитар ярдәм илтеп кайттылар. Яугирләргә алгы сызыктагы позиция­ләрне ныгыту өчен төзелеш материаллары, хатын-кызлар әзерләгән токмач, башка кирәк-яраклар, районнан адреслы посылкалар тапшырылды. Изге эшләре өчен якташларыбыз икесе дә Донецк Халык Республикасының Георгий тәресе һәм махсус медале белән бүләкләнде.

Рамил ХаковРамил Хаков
Рамил Хаков

“Атайсал – якташлык көче” проектын гамәлгә ашыруга шәхси өлеш керткән өчен эшкуар Рамил Хаков республика җитәкчелегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Маскировка челтәре – махсус хәрби операция зонасында иң кирәкле әйберләрнең берсе. Челтәрләр үрү башта районның Балалар иҗаты үзәге бинасында җайга салына. Бу мөһим эшнең инициаторлары булып шәхси эшкуарлар Гөлүсә һәм Радик Әмирҗа­новлар тора. Гөлүсә ханым март башында ук Уфага барып, бу эшнең нечкәлекләренә өйрәнеп, үз акчасына кирәк-яраклар сатып алып кайткан. Гаиләсе дә бу эшне хуплый. Ире кирәкле станоклар эшли. Балалары төрле социаль челтәрләрдә әлеге эшкә багышланган чатлар булдырып, халыкны берләштерә. Шулай итеп, эш башлана. Алга таба район хакимияте бу изге эшне башкарыр өчен бина бирә. Акчага бәйле мәсьәләләрне Әмирҗановлар тәүдә тулысынча үз өсләренә алса, алга таба эшкуарлар, район хакимияте, халык ярдәмгә килә.

Әмирҗановлар җитәкчелегендә райондаш яугирләр өчен бихисап маскировка челтәрләре, “коры душ”лар һәм башка кирәк-яраклар эшләнә.

Гөлүсә ӘмирҗановаГөлүсә Әмирҗанова
Гөлүсә Әмирҗанова
– Бөтен ил белән кыенлыклар кичергән вакытта һәркем булдыра алганча үзеннән өлеш кертергә тырыша. Бу аңлашыла да, бүген барыбызны да бер теләк һәм максат берләштерә – яугирләребез тизрәк Җиңү белән туган якларына әйлә­неп кайтсын! Алгы сызыкта булган ир-егетләребезгә ярдәм итү өчен кулыбыздан килгәнне эшләү – һәркемнең намус эше, – ди Гөлүсә Әмирҗанова. Ул “Атайсал – Кече Ватаным” проектын тормышка ашыруга шәхси өлеш керткәне һәм актив катнашканы өчен Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хаты һәм Балтач райо­нының “Атайсал – якташлык көче” медале белән бүләк­ләнде. Аның ире Радик Фәнәви улы да республика җитәкчелегенең Рәхмәт хаты һәм Балтач райо­нының “Атайсал – якташлык көче” медале белән билгеләнде.

Әлеге проект кысаларында районның авыл биләмәләрендә дә төрле изге эшләр башкарыла. Бары тик бердәм тырышлык белән авылларыбызны тагын да күркәмрәк итә алабыз. Районыбызның шундый киң күңелле, туган җире язмышына битараф булмаган шәхесләре бул­ганда “Атайсал – кече Ватаным” проекты тагын да зуррак эшләр белән куандырыр әле.

Читайте нас