Русия Тикшерү комитетының Иглин районара тикшерү бүлеге тарафыннан Русия Җинаять кодексының 213 мәддәсенең 2 өлешендә (хулиганлык) каралган җинаятьләр билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта республика Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның 20 апрелендә кич белән Иглин авылында «Toyota Land Cruiser» маркалы автомашина йөртүчесе, юлны чыгып баручы яшьләр компаниясенең тәртибеннән канәгать булмаганлыктан, ике улы һәм аннан соң тагын бер ир белән бергә яшьләрне тотып кыйнаган.
Нәтиҗәдә, 17 яшьлек үсмер төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә эләккән. Әлеге вакытта булган хәлнең барлык шартларын билгеләү, шулай ук конфликтта катнашучыларның гамәлләренә хокукый бәя бирү максатыннан тикшерү-оператив чаралар комплексы оештырылган.
“Иглин районында үсмерләрне каты кыйнаганнар, минемчә, балаларга карата законсыз гамәлләрдә катнашучы һәр кеше җинаять эшен тикшерү нәтиҗәләре буенча җәзага тарттырылырга һәм булган хәлгә суд тарафыннан объектив бәя бирелергә тиеш. Республикада Кеше хокуклары буенча совет рәисе һәм төбәк парламенты депутаты буларак хокук саклау органнарына тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирүне сорап җибәрдем”, — дип белдерә Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет рәисе Зөлфия Гайсина.