+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель , 22:37

Балага ике яшь тә тулмаган...

Аның үле гәүдәсен елгадан тапканнар.

Балага ике яшь тә тулмаган...
Балага ике яшь тә тулмаган...

2022 елда туган малайның үле гәүдәсен Сакмар елгасында тапканнар, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсеннән.

Бүген кич әлеге ведомствоның төбәк бүлекчәсенә Хәйбулла районы Янтыш авылында елга янында бер яшьлек баласының югалуы турында хәбәр итүче хатын-кыздан шалтырату килә.

Эзләү эшләре оештырыла. Берникадәр вакыттан соң бала мәете агымнан 1 километр түбәнрәк урында табылган.

Оператив-тикшерү чаралары үткәрелә. Һәлакәтнең хәл-шартлары ачыклана.

Елгаларда су күтәрелеп, алар аеруча хәвеф тудырган бу чорда ата-аналар балаларына икеләтә игътибарлы булсын иде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: