+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель , 18:15

Камил Фазлый. Без үзебез Җиңү җимешләре!

(Документаль повесть)3. Шкаф башыннан караш

Камил Фазлый. Без үзебез Җиңү җимешләре!
Камил Фазлый. Без үзебез Җиңү җимешләре!
1945 елның август азагында Бөек Җиңү яулап, ниһаять, әтием дә туган йортына кайтып төшә. Әнием аны яңа гына дөньяга аваз салган Наил абыемны күтәреп каршы ала. Бәләкәй Чаганлы авылында эш урыннары юк дәрәҗәсендә. Ә әниемә, көн саен 5-6 чакрым араны җәяү үтеп, Тузлыкуш почтасына эшкә йөрү авыр. Мәсьәләне Хөснулла абзый белән уртага салып киңәшләшеп хәл иткәннән соң, әтием гаиләсен алып, Тузлыкушка күченеп утырырга ният кыла. Сугыш яланыннан исән-имин кайткан өч агасы Зыязетдин бабакайның келәтен сүтеп алып, тиз арада Өсән буенда йорт салып бирәләр. Соңрак әтием аны алты почмаклы итеп зурайта. Келәт бабакайга күпме хезмәт иткәнен әйтәлмим, аскы ниргәләре таза имәннәрдән салынгангамы, яңадан 70 ел үткәч тә нык иде әле ул.
Хөснулла абзый белән Гөлсем җиңгәмнең балалары булмады. Баласызлык өчен эш хакыннан ай саен күпмедер процент акча тотып калына. Аннан бигрәк, икесенең дә өйдә сабый тавышын ишетәсе килә.

— Зинһар, Наил бездә үссен. Матур итеп тәрбияләрбез. Фамилиясен дә Шәфыйковка күчертербез, ә сез яңадан бер өер сабый табып үстерерсез, — дип кат-кат ялына торгач, әти-әнием ризалык бирә. Шулай итеп, бертуган абыкай — Шәфыйков, мин һәм миннән соң туганнар — Фазлетдинов булып киткәнбез. Алгарак китеп шуны әйтим: бүрене күпме өйрәтсәң дә, урманга карый, ди. Дистә еллар үткәч абый да ертышып, кабат Фазлетдинов фамилиясенә күчте.

1951 елның көзендә өебездә тагын үзгәрешләр булды. Зилә сеңлем дөньяга аваз салды. Бусы — бер яңалык. Икенчесе — сугыштан әсирлек михнәтләрен күреп, фашизм алдында тез чүкми, утлар-сулар кичеп кайткан Миргарифан Гариф улы Усманов абый почтага хезмәт урынына кабат эшкә чыкты. Шул сәбәпле әнине Тузлыкуштан 12 чакрым читтә урнашкан Мәтәүбаш авылы почтасына эшкә күчерделәр. Әтием ризалык бирмәде бугай. Шулай да әни яңа туган сеңлемне үзе белән алып, күченергә карар кылды. Чынында, филиал буларак, Мәтәүбаш почтасы да Тузлыкуш почтасына карый иде. Алардагы махсус почта ташучы абый график буенча Тузлыкушка килеп, ат белән почта ташыды. Әнием анда бер мари әбиенә фатирга урнаша. Үзе эштә вакытта әби Зилә сеңлемне тәрбияли. Әтием ул чакта авыл советы секретаре. Язу-сызуга башка бик күпләрдән оста булуы, армия хезмәтендә 8 ел буе урыс телендә аралашкангадыр инде, урыс телен туган теледәй белүе белән аерылып торды. Сәяси яктан да ныклы әзерлекле. Ул еллардагы кечкенә өебезнең стеналары махсус агитпункт бүлмәләреннән һич кайтыш түгел иде. Бер стендта КПСС Үзәк комитеты әгъзаларының портретлары урын алган, икенче стендта КПСС Үзәк комитетына әгъзалыкка кандидатларның портретлары урнашкан. Каршы як стенада — дөньяның политик картасы. Ике тәрәзә арасындагы стенада, Гражданнар сугышы полководецы С. М. Буденныйның төсле портреты эленеп тора.

Шулай итеп, 1951-53 елларда әти белән икәүдән-икәү тормыш көтеп ятабыз. Тәүдәрәк үзенә азрак “характер” күрсәтеп алырга туры килде миңа: юкса, ишекне тыштан бикли дә, таң белән эшенә йөгерә. Өстәлдә ашарга азык та әзерләп калдыра. Тик берүземә ялгыз утыру күңелсез бит. Тышта йөрисем килә. Ишек ачылмагач, йодрык белән тәрәзәгә сугып карадым — ватылмый. Ниһаять, кул пычкысы эзләп таптым. Тәрәзә пыяласын ваттым ватуын, тик шуышып чыкканда пыяла арасына кысылдым. Андый чакта ничек еламыйсың инде! Шушы “сабак”ны күрсәткәннән соң, әти кайда барса да, мине һәрчак үзе белән ияртеп йөри башлады.

Көннәр буе ул — авыл советы бинасында, халык арасында, минем урын — “сель­совет”ның шкаф башында. Мендәрем — кәгазьләр тутырылган калын гына папка. Авыл советы бинасында да дөньяның политик картасы эленеп тора. Бушрак минутларында әти аны өстәлгә җәеп сала да, мине шуның өстенә утыртып, илләрне танырга өйрәтә. Өйрә­нү җиңел, чөнки һәрбер ил аерым төскә буялган: СССР — кызыл, Кытай — сары, Монголия — соры, Англия — яшел...
Укый белмәгәч, аларның исемнәрен, башкалаларын әтинең атавы аша истә калдырырга тырышам.

Кайсыбер көннәрне авыл буйлап йөреп, һәрбер йортка кереп, мал-туар, кош-корт исәбен алабыз. Әтинең солдаттан кайткан галифе чалбарына тотынып йөрүе җайлы. Сугыш яланыннан кайткан бик күп ир-ат погонсыз хәрби киемдә йөрде ул елларда. Мал асраган өчен хөкүмәт салым түләтә. Ихатасында асраган малын халык ничек тә азрак күрсәтергә тырыша. Чөнки, әйтик, сыер тотсаң, дәүләткә билгеле күләмдә сөт, май, ит тапшырырга тиешсең. Сарык өчен — йон, тавык өчен — йомырка...
Әтиемнең кешене кызгану гадәте бар. Ул сугышта ирләрен югалткан апаларга, тегеләре бик үтенеп сорагач, “ташлама” ясарга тырыша — язуда мал-туар күләмен азрак күрсәтә. Ләкин кылган изгелеге башка авылдашлары тарафыннан тиз арада үзенә явызлык булып кайта, чөнки әлеге хәл хакында телефон аша да, хат язып та район җитәкчелегенә хәбәр итәләр. Нәтиҗә буларак, әтигә я “каты, я соңгы шелтә” чәпәлә. Берсендә, хәтта, урындагы халыкны, аеруча җитәкчеләрне дер селкетеп, “биетеп” тотучы КПСС райкомының өченче секретаре Әһлиуллина Хәят Кашап кызы тарантаска утырып үзе килеп төште:

— Иптәш Фазлетдинов! Нишләп фәләннең сыерын, фәләннең фәләнчә баш кәҗә-сарыгын исемлектә күрсәтмәдең? — ди. — Бу адымың — ил экономикасына корткычлык ясау!

Хәят апа әтине эссе табада биетә. Әти, әлбәттә, акланырга тырыша. Аста барган әле­ге тамашаны колакларымны торгызып, сохари кимереп, шкаф башыннан сагаеп күзә­теп утырам. Әтиемнең каршы торырлык дәлилләре бетте бугай. Ахырда ул да, кызыб­рак китеп, сүзеннән кайтмас өчен:
 
— Сезнең кадәр минем малай да белә! — димәсенме!!! Шунда ук икесенең дә карашлары берьюлы миңа төбәлде. Көтелмәгән хәлдән, хәтта авызымнан кимереп утырган сохарием төшеп китте.

— Нәрсә белә ул?

— Яле, улым, апага белгәннәреңне күрсәт!

Шул арада стенага эленгән карта өстәлгә җәелде. Мин — карта өстендә.
— Әйдәле, үскәнем, Мәскәүне күрсәт!

Минем гәүдә өчен ул чакта өстәл дә, карта да зур. Шуышып барып, бармак төртеп башкаланы күрсәттем.
 
— Бик яхшы. Ә Ленинград кайда?

Ул сорауга да бармагым белән төртеп күрсәтеп, дөрес җавап кайтардым.
 
— Венгриянең башкаласы нәрсә?
 
— Будапешт.
 
— Әнә кайда нинди вак утраулар урнашкан, шуларны күрсәтсен! — әтием “имтихан”ны тагын да катлауландырып җибәрде. Ниһаять, Сицилия, Сардиния, Корсика утрауларын күрсәткәч, усал апа мине күтәреп алды. Хәят апаның кочагында якындагы Зәки абый Галимов сату иткән азык-төлек кибетенә килеп кердек һәм әлеге апа миңа өч кисәк шикәр сатып алып бирде:

Болар сиңа, үскәнем, имтиханны әйбәт тапшырганың өчен.

Усал булса да, бик юмарт апа икән! Ул өч кисәк шикәрнең һәрберсе минем баш зурлык булгандыр, валлаһи. Элек кибетләрдә әнә шундый зур-зур кискәле шикәрләр саттылар. Мин кочагыма шикәр күтәргәнмен, ә Хәят апа — мине. Шулай итеп, кечкенә тормышымда тәү тапкыр имтихан да бирдем, хезмәт җимешемнең дә тәмен татыдым. Аннан да бигрәк әтиемне җил-давылдан саклап кала алуыма и сөендем инде! Алгарак китеп шуны да әйтим: 70нче еллар азагында, Чапаев исемендәге колхозда пропагандист буларак партия йөкләмәсен үтәгән чагымда, Хәят Кашап кызы алдында В. И. Ленинның “Коммунизмда суллыкның балалык чире” хезмәте буенча реферат якладым. Төпле сораулар биреп, юлбашчының хезмәтләрен ныклы белүе белән хәйран калдырды мине партия ветераны. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.
Кибеткә товарларны арбага төяп Бәләбәйдән ат җигеп ташыйлар. Аракы кебек исерткеч эчемлекләрне зур агач мичкәләрдә кайтаралар. Гадәттә, хәмер кайтаручы йөкче мичкәне кибеткә тәгәрәтеп алып кергәндә шактый кызмача була. Ул елларда аракы кибет эчендә сырлы стакан яисә рюмкага салып та сатыла иде. Шулай сатучы мичкәдән сыекчаны алып салып торганда стаканга ташбаш балыгы килеп төшмәсенме! Кибет эчендәге халык көлешә. Сатучыга да уңайсыз. Сатып алучы абзый, стакан эченнән балыкны тартып чыгарып, хәмерне эчеп куйгач, ташбашны койрыгыннан тотып, көлә-көлә авыл советы бинасына юлланды. Күп тә үтмәде, аракы кайтарган йөкчене чакыртып алдылар. Ул юлда кайтканда туктап мичкәдән хәмер алып эчеп, шул күләмдә Өсән суын мичкәгә салганын таныды. Чиләктәге су белән бергә йөзеп йөргән балык та мичкәгә кереп киткән, гөнаһ шомлыгы... Су кушмам башкача дип, икмәк тотып ант иткәч кенә бер юлга гафу иттеләр үзен.

Урындагы ревизия комиссиясе даими рәвештә кибетнең эшчәнлеген кереп тикшереп тора. Тикшерү вакытында ишеккә “Ревизия” дигән язу эленә. Күпмедер вакыт үткәч, тикшерүчеләрнең берсе, мыштым гына чыгып, янә кибеткә инештән чиләк белән су алып керә. Шулай итеп мичкәдәге балыклар саны арта. Кибет эчендәге озын көйләрне тышта ишек төбенә җыелган халык ләззәтләнеп бирелеп тыңлый иде.

Ачлы-туклы көн күрсә дә, ул елларда халык бер-берсе белән нык аралашып, дус яшәде. Дөрес, эчкечелек тә көчле булды. Җиңү шатлыгын да бергәләшеп “юдылар”, югалту-кайгыларны да уртак бүлештеләр. Йорттан йортка кунак алышу — гадәти күренеш. Коймалар читәннән үрелсә дә, ихатадагы абзарлар казык һәм читәннән корылса да, салам түбәле тәбәшәк өйләрдә гомер сөрү­че авылдашларым киләчәккә якты өмет-хыяллар белән яшәде. Коеп яңгыр яуса, са­лам түбә аша үтеп кереп, түшәмнән су ага. Су тамчылаган урыннарга ләгән, чиләк кебек савыт-саба куела. Шул йортларда “төнлә туган”ны куып, җимеш яисә, хәлле­рәкләре бал балын коеп, күрше — күршене, туган — туганны кунакка алып, табынында бул­ганы белән сыйлап-сыйланышып яшәделәр.

Ул елларда яу кырыннан исән кайткан Советлар Союзы Геройларына хөрмәт аеруча зур булды. Аларны ил буйлап шәһәрдән-шәһәргә, авылдан-авылга йөртеп, дәүләтебез җитәк­челеге дә, урыннардагы халык массалары да кунак итәргә, кулдан килгәнчә изгелек кылырга тырышты. Безнең авылга да берничә тапкыр килде күкрәгенә алтын йолдыз таккан ил батырлары. Әтием дә өебезгә алгалады аларны. Гадәттә, кунак өстәленә Герой килү хөрмә­теннән бер чуен бәрәңге, арыш икмәге белән бер шешә “наркомовский” менеп кунаклый. Күңелле чәй артында фронт хати­рәләрен сүтәләр. Геройларның берсе, хәтерем ялгышмаса, Әбҗәлил районыннан иде. Ул шәхси җиңел машинасында килде. Күренеп тора — өсте ачык яшел төстәге хәрби транспорт. Кылган батырлыгы өчен Хөкүмәт тарафыннан бүләк йөзеннән бирелгәндер. Чит ил машинасы ул —“джип виллис” булса кирәк. Машинага утырып Өсәннең иң балыклы урыннарына барып, рәхәт чигеп балык сөзделәр. Яр буен чокып эшләнгән, әтинең чуен куймалы мичендә уха пешереп ашадылар. Ул абый янә дә бер тапкыр килде әле үз машинасында, әллә безнең яклар хуш килде күңеленә, әллә кунакчыл, сүзгә әвәс әтием...

Җыештыручы апа авыл советының идәннәрен кичтән балчыктан кырып ялт итеп юып куйса да, көн эчендә кереп-чыгып йөргән халыктан идән тиз арада тагын ярты көрәк кермәле балчык белән каплана. Биредә җыелышлар, политик укулар еш булып тора. Кулдан эшләнгән артсыз агач урындыкларда утыручы авыл абзыйларының һәрберсенең авызында — гәҗиткә төрелгән самосад. Кеше күплектән бүлмә эче тынчу, дистәләгән авыз-борыннардан чыгып өскә үрләгән зәңгәр төтен күзләремне ачыттыра. Эш юклыктан абый­ларның фуфайкаларындагы ямаулык­ларның ничәсе зур, ничәсе бәләкәй булуын санарга керешәм. Уннан артык саный белмәгәч, саналмаган ямаулыклар да торып кала. Әйе, кырык ямаулы киемдә яшәде күпчелек халык. Киемдәге ямаулык 60нчы еллар уртасында да гадәти күренеш иде. Бер мәктәп директорының тишек күлмәкле укучыны линейка алдына бастырып тиргәгәне хәтеремдә.

— Тишек-тошыкны ямап кияргә кирәк, туганкаем. Менә бит мин үземнекен ямадым да, үтүкләп тә кидем. — Сүзен дәлилләү йөзе­ннән директор, артын туңкайтып, чал­барының ике ягына салынган ике ямаулыкны куллары белән шапылдатып күрсәтте. Аннары ямаулык ул елларда безнең пролетариат булуыбызны, ягъни ярлы сыйныфтан чыгуыбызны дәлилләүче визит карточкасы сымаграк иде. Мин мәктәпкә укырга төшкән чорларда ямаусыз яңа киемдә килә калсаң, “Кулак баласы булдыңмы әллә?” дип төрттерү күренеше яшәде. Шуңа күрә, иптәшләрдән сүз ишетмәс өчен, әти-әни күрмәгәндә, яңа киемне тиз генә ертып, ямау салырга тырыштык. Бу уйдырма дип уйламагыз — факт! Әлеге мәзәгрәк күренешнең асылы, баксаң, үткәннәргә — колхозлашу чорларына барып тоташа.

Илдә барган сәяси, икътисади үзгә­реш­ләрне элек-электән иң тәүдә тузлыкушлылар үз җилкәләрендә татый. Коллективлаштыру да районда Тузлыкушта башлана. Зур сыйнфый каршылыклар белән бара ул. Кулаклар, аларның иярченнәре: “Колхоз Аллаһ һәм дин канунына каршы килә, теге дөньяда колхоз­чының урыны җәһәннәмдә”, — дип коткы тараталар. Колхозга каршы аякландырылган хатын-кызлар аеруча шаша, авыл Советы бина­сына һөҗүм итәләр, тәрәзәләрне кыйраталар, коймаларны дегет белән буйыйлар. 1929 елның 17 февралендә җыелышта авыл Советы рәисе Рәхим Латыйпов кулак Мөгътәсим Хәбибуллинның Совет властена каршы коткы алып баруы өчен кулга алынуы, судка бирелүе, тентү вакытында аның кар базыннан ике чиләк көмеш акча, ике мылтык, бик күп патрон табылуы турында сөйли. (С. Ка­­­дыйров. Яңа тормыш елъязмасы.// Кызыл таң. – 12.08.1967, №188). Аннары партия ячейкасы секретаре Миргазиян Ягафәров күмәк хуҗалыкның файдасы турында сүз алып бара һәм беренче булып колхозга языла. Аңа Сәүбән Сөләйманов, Рәхим Латыйпов, Заһир Кадыйров, Хәлим Гомәров, Мансаф Мофаззалов, Мөхәммәт­рәхим Кадыйров кушылалар. Бу көнне колхозга 32 хуҗалык керә. Колхозга башкорт большевигы Баһау Нуриманов исеме бирелә, Сәүбән Сөләйманов рәисе итеп сайлана. Кулаклар партия оешмасы секретаре Миргазиян Яга­фәровка һәм Сәүбән Сөләй­мановка һөҗүм оештыра. Властька каршы баручыларга җәза бирелә. (С. Кадыйров. Яңа тормыш елъязмасы). Язын колхоз басуына инде 67 хуҗалык чыга. Дошманнар да тик ятмый: колхозның чәчү орлыгы тупланган келәткә ут төртәләр. Шулай да дәүләт ярдәме тиз килеп җитә, колхоз барлык мәйданны тутырып чәчә, трактор да бирелә. Колхозга керергә яңадан 57 хуҗалык гариза бирә. Тиздән авылның икенче яртысында “Тузлыкуш” колхозы үсеп чыга. 1931 елда ике колхоз бергә кушылалар. Гомумән, Бөек Ватан сугышына кадәр Бәләбәй районында 73 колхоз исәпләнә, һәр авылда 1-2 колхоз була.
 
Күрүебезчә, күмәк хуҗалыкка күчү тыныч шартларда үтми. Моның сәбәпләре билгеле: шәхси хуҗалык җирләрен тартып алу, мал-туарны, инвентарьларны күмәк хуҗалыкка кушу хәлле крестьяннарда ризасызлык тудыра. “Кулак” мөһере сугып, йорт-җирләрен тартып алып, аларны гаиләләре белән Себергә — ГУЛАГ төрмәләренә куалар. Күбесе шунда һәлак була. Тузлыкуштан сәяси репрессия корбаннары: Башкортстанның халык комиссары Яһүдин Гыймад Җиһангир улы, “кулак” мөһерлеләр — Әбүнәгыймов Хәниф Мөсәвир улы, Әбүнәгыймов Нурмө­хәммәт Мөсәвир улы, Бәшәров Хаҗиәхмәт, Вахитов Йосып Исхак улы, Габдрахманов Лотфрахман, Гайсин Фәррах Галләм улы, Гайсин Мөхтәсиб, Галимов Әмир Рәхимҗан улы, Хәйруллин Зыязетдин Хәйрулла улы — (сатучы, 1937 елда сөргенгә җибәрелә, шунда үлә, соңыннан аклана), Ильясов Ямай Гыйльметдин улы, Мофаззалов Мөнәвәр Мозафар улы, Фәйзуллин Мөбарәкҗан Шакирҗан улы, Яһүдина Кәфия Ямал кызы, Ямалиев Сәләх Ямал улы, Сөләйманов Гыйльфан. Азактан бары­сының да исеме тулысынча аклана.

Авыл Советы бинасында үткән сәяси укулар барышында, гадәттә, күз өйрәнгән бер үк кешеләр чыгыш ясый. Алар Тузлыкуш урта мәктәбе укытучысы Гайнанов Гарифҗан Гайнан улы, Ирек авылыннан килеп авыл Советы рәисе булып эшләүче Шәрифуллин Шәмсулла абый, шул ук авылдан калын тавышлы сугыш ветераны Галимов Әхмәт Бәхтегәрәй улы. Соңгысы сугышта батырлык күрсәтеп, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Мин шкаф өстендә утырган елларда Әхмәт абый ил бүләген һәрвакыт гимнастеркасына тагып йөрде.

Ямшәйгән бүрекләрен батырып киеп, ямаулы кием-салымнан утыручы абзыйлар, дәррәү махра көйрәтеп, дикъкать биреп чыгыш ясаучыны тыңлый. Тартып бетергәне, тәмәке төпчеген табан үкчәсе белән идәндә сытып, үзен кызыксындырган сорауларны бирә. Әтием дә сөйләргә оста. Мин аны бүген дә, йодрык төйнәп, кулларын болгап, ялкынлы чыгыш ясавына карап, киноларда күрсәтелгән дәүләт эшлеклесе Сергей Миронович Кировка охшатам.

Җыелыш сәгатьләр буена бару сәбәпле, бүлмәнең өске өлешен балта асмалы зәңгәр төтен каплап ала. Шкаф башыннан күпме үрелеп карасам да, аста утырган халыкны күрерлек түгел. Шулчак төтенгә исерепме, әллә исемне югалтам, әллә йокыга чумам. Шаркылдап көлешкән тавышларга сискәнеп уянып китсәм, җыелыш барган өстәл өстенә, сулы графин янына очып төшкәнмен.

Менә берзаман тышкы ишек ачылып китә дә, җыештыручы апа кереп, кычкырып җибәрә:

— Сабыйны үтерәсез бит хәзер. Җилләтегез бүлмәне!

Беркем дә аңа каршы дәшми. Халык күндәм генә таралыша башлый. Шуның белән сәяси уку тәмам була.
1953 елның 4-5 март көннәре дә хәтергә уелып калган. Юлбашчыбыз И. В. Сталин авырып вафат булды. Барча халыкның авыр кайгы кичергәнен күрдем ул көннәрдә. Авыл өстендә тирән тынлык урнашты. Әтием авыл Советы бинасы башына читләре кара тасмага уралган кызыл әләм элде. Радиодан әледән-әле ил башлыгының үлеме турында кайгылы хәбәр тапшырылып тора. Аны көннәр буе сузылган кайгылы музыка алыштыра. Авыл советына килеп, хәзер нишләрбез инде, кем власть башына утырыр икән, тагын сугыш чыкмасмы, кебегрәк сорау бирүчеләр ешайды. Совет рәисе әледән-әле телефонның ручкасын боргалап, әйләндереп, район белән элемтәгә чыга. Менә колхозның ферма тавыкларын караучы Сәрби түтәй үксеп елап килеп җиткән:

— Нәҗметдин апаем! Ил атабыз бөек Сталин үлгән. Инде кем ашатыр безне? Ачтан үләбез бит?!
Җиргә ятып кар тырнап елаучы түтәйне әтием чак тынычландырды:

— Бирешмик, түтәй. Син дә бирешмә! Бүгенгә фермадан ашарыңа бер дистә күкәй алып кайт. Тик артыгын алма!
Сәрби түтәй бераз тынычланып, рәхмәтләр укып, эшенә юлланды...

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: