+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель , 10:45

Китапханә, дәваханә, музей...

Гаҗәеп язмышлы Николай Гурвич башкалабыз үсешендә тирән эз калдырган.

Китапханә, дәваханә, музей...
Китапханә, дәваханә, музей...


Николай Александрович Гурвич – күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, табиб, икътисадчы, этнограф, тарихчы һәм географ. Ул Император урыс география җәмгы­ятенең тулы хокуклы әгъзасы һәм Санкт-Петербург Фәннәр академи­я­сенең физика обсерваториясе әгъзасы, Уфа губерна­сының берен­че профессиональ ста­тис­тикла­рының берсе буларак та билгеле.

Николай Гурвич 1828 елның 11 ноябрендә Гродно шәһәрендә туган. 1834 елда аның гаиләсе Германиягә күченә, анда Николай классик гимназиягә укырга керә һәм аны алтын медаль белән тәмамлый. Бу вакытта ул шәхси дәресләр биреп, гаиләсенә дә ярдәм итә.
1847 елда Николай Гурвич Санкт-Петербург медицина-хирургия академиясенә укырга керә, аны тәмамлагач, 1852 елда табиб исемен ала. Шәһәр дәваханәсендә ординатор булып эшли. Анда Санкт-Петербург губернаторы Николай Жуковскийның бертуган абыйсы Иван Жуковскийны холерадан дәвалый.
1853 елда Николай Гурвич Уфага күчеп килә һәм Ырынбур удел конторасында табиб булып эшли башлый. 1855 елның гыйнварында ул Иван Васильевич Жуковскийның кызы Варвара Ивановнага өйләнә.
1859 елда Губерна статистика комитеты әгъзасы була. 1864-91 елларда әлеге комитетның секретаре вазыйфасын башкара. Николай Александрович комитет эшенә күп кенә күренекле урындагы тикшеренүчеләрне җәлеп итә: Руф Игнатьев, Сергей Рыбаков, бертуган Лоссиевскийлар һәм башкалар. Бер үк вакытта 30 елдан артык “Уфимские губернские ведомости”ның мөхәррире була.
Николай Гурвич җитәкчелегендә күп кенә статистик һәм икътисади тикшеренүләр үткәрелә, төбәкнең статистикасы, тарихы һәм этнографиясе буенча йөзләгән хезмәтләр басыла, “Губернаның торак урыннары исемлеге”, “Истәлек китаплары”, Уфа губернасының статистик очерклары, календарьлар басыла. Ул демографик, авыл хуҗалыгы һәм бәяләр статистикасы буенча методологик эшләнмәләр авторы була. Уфа губерна земство җыелышы депутаты буларак, Николай Гурвич еш кына земство идарәләренең статистик эшчәнлеген оештыру буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясый. Ул Үзәк статистика комитеты эшендә катнаша, Санкт-Петербургта узган беренче статистика съезды (1870) һәм Халыкара статистика съезды (1872) делегаты була. Николай Гурвич Уфа губернасында халык санын алу комиссиясе әгъзасы була һәм 1897 елда Русиядә беренче гомум халык санын алуны оештыруда актив катнаша, моның өчен медаль белән бүләкләнә. Дүртенче дәрәҗә Изге Владимир ордены кавалеры була. Император урыс география җәмгыятенең тулы хокуклы әгъзасы, Уфа губернасының Дворяннар җыелышы әгъзасы, губерна, өяз һәм шәһәр земство җыелышы депутаты итеп сайлана. 60тан артык фәнни хезмәт авторы.
Николай Александрович Уфа шәһәре һәм Уфа губернасының иҗтимагый тормышында актив катнаша. Күп кенә комитетлар һәм җәмгыятьләр әгъзасы була.
Николай Гурвич урындагы Кызыл Хач җәмгыяте эшчәнлегенә күп көч куя, эпидемияләр белән көрәштә катнаша, урыс-төрек сугышы вакытында яраланганнарга ярдәм итә. Җәмәгать эшендә актив катнашкан өчен 1879 елда Кызыл Хач билгесе белән бүләкләнә.
Нәкъ менә Николай Гурвич – Уфа губерна статистика комитеты каршындагы иҗтимагый китапханәгә, Уфа губерна музеена, Уфада беренче бушлай дәваханәгә һәм Уфа губернасы табиблары җәмгыятенә нигез салучыларның берсе.
27 ел дәүләт хезмәтендә булып, ул “действительный статский советник” чинын ала. 1905 елда хатыны белән алтын туйларын билгелиләр. Улы һәм кызы була. Гурвич гаиләсе бик тыйнак яши, гаилә башлыгының хезмәт хакына һәм Бәләбәй өязендә 200 дисәтинә җирдән һәм Уфа өязенең Урман-Күдәй волостенда 1000 дисәтинә җирдән килгән бик аз керемгә генә.
Николай Александрович Гурвич 1914 елның 20 маенда озак авырудан соң 87 яшендә вафат була һәм Уфаның Яңа Ивановск зиратында җирләнә.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: