+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель , 10:54

Туган як үзенә тартты

Рәшит Фазуллин Мәнәвезтамак авыл Советына караган торак пунктлар яшәешенә яңа сулыш өрде.

Өлкәнәя башлагач, туган-үскән җир магнит кебек үзенә тарта. Танышым Рәшит Фазуллин да, шактый еллар Приют касабасында яшәп, туган авылы Мәнәвезтамакка күченеп кайта. Ни дисәң дә, җирсү, балачак кайтавазы, онытылмаслык яшьлек мизгелләре ирексездән үзенә дәшә дә тора шул.

Рәшит Әнвәр улы да тормыш агышын читтән күзәтеп кенә торучы кеше түгел. Заманында ятимлек ачысын тойган, соңрак җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән Сәгыйдә апаның сөекле улы ул. Механизатор, ферма мөдире булып эшләгән әтиләре Әнвәр ага да балаларына тиешле белем бирергә омтылган. Шактый үсмерләр кебек, Рәшит тә очучы булырга хыяллана. Сыйныфташы Дамир Исламов белән очучылар училищесына “борын төртеп” карыйлар. Тик килеп чыкмый

Мәнәвезтамакның 5 чая егете 1976 елда “КамАЗ”ны яуларга Яр Чаллыга юллана. Анда инженер булып эшләгән Хатыйм җизнәсе егетләрне өйрәнчек слесарь-ремонтчы итеп эшкә урнаштыра. Биредә тракторчы, машина йөртүче таныклыгына да ия була Рәшит. Аннан соң — армия хезмәте. Кытай, Монголия чикләрендә хезмәт итеп, гвардия өлкән сержанты званиесендә туган ягына исән-имин әйләнеп кайта. Озын-озак уйлап тормыйча, Рәшит Приют бистәсендәге “Аксаковнефть” идарәсенә электр монтеры булып эшкә урнаша, читтән торып Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумын тәмамлый. Хезмәтенә мөкиббән бирелгән егет кыска вакыт эчендә нефть скважиналарын хезмәтләндерү буенча 4нче разрядлы электр монтеры дәрәҗәсенә күтәрелә. Әлбәттә, гаилә коруны да озакка сузмый. Тулай торакта яшәү чоры да — үзе бер тормыш имтиханы. Фатир да озак көттерми. “Һөнәре буенча иң яхшы“ исеменә лаек булган белгечкә ике бүлмәле фатир ачкычын бәйрәм тантанасында тапшырып та куялар. Бер үк вакытта нефть институтын тәмамларга да форсат таба. Әйе, уңган кеше кайда да өлгер инде. Күркәм сыйфатлары тора-бара балаларына да күчә: Руслан белән Ринат та югары белемле энергетик һөнәренә ия булдылар.

Хезмәт алдынгысын коллективта да күрәләр. Электромеханик вазыйфасында чит ил тарафларында озайлы командировкада хезмәт салу һәркемгә дә бирелми. Чит-ят җирләрдә ничек кенә күңелеңне биреп эшләмә, бәрәкәтле, газиз туган җир сагындыра шул. Бу сыйфат хисчән иҗат әһелләренә генә түгел, туган-үскән ягына битараф булмаган, “җир маен суырткан”, тимер-томыр арасында хезмәт салганнарга да хас. Рәшит Фазуллинны да фәкать шундыйлар рәтенә кертергә була. Лаеклы ялга чыгу белән, авылына кайтып, төп йортка “җан өрә”: тормыш иптәше белән куян, сыер маллары, кош-корт үрчетә башлыйлар. Авылдашлары белән дә тиз уртак тел табалар, халык та аларның тырыш гаилә булуына инана. Авыл тормышында активлык күрсәтүләрен дә күрәләр. Тора-бара якташлары Рәшит Әнвәр улын авыл Советы депутаты, вакыт сынаулары иләгендә бераз иләнгәч, берничә авыл халкы аны 2019 елда Мәнәвезтамак авыл биләмәсе хакимияте башлыгы итеп сайлый. Сиңа ышаныч күрсәтелгән икән, ничек инде баш тартасың?!

Рәшит Фазуллин эшен авылларда халык белән очрашулардан, старосталар сайлау, ветераннар, хатын-кызлар советлары җитәкчеләре белән җылы әңгәмәләр оештырудан башлады. Авылларны, юлларны, чишмәләрне төзекләндерү, экология мәсьләләре беренче көннән үк игътибар үзәгендә булды. Соңгы вакытта гына Мәнәвез елгасының ярларында өч чакрымнан артык мәйдан чүп-чардан, ләмнән тазартылган, 9 май, Ирек һәм башка урамнар су астында калмасын өчен ике метр биеклектә дамба күтәрелгән. Шул ук вакытта Икътисад, Михайловка, Мәнәвезтамак, Чурай авылларында биш чүплекне бетерү, Мәнәвезтамак, Икътисад авылларындагы урам юлларына ком-таш түшәү, Мәнәвезтамак күперен капиталь ремонтлау, Чурай авылы клубының түбәсен, идәнен, сәхнәсен, яктылык корылмаларын ремонтлау һәм башкалар — барысы да авыл хакимияте карамагында. Һәммәсен дә контрольдә тоту, теге яки бу мөһим мәсьәләне вакытында хәл итү турыдан-туры урындагы хакимият башлыгына бәйле. Урындагы башлангычларны хуплау буенча да шактый эшләр башкарыла. 2020 елда янгын сүндерү машинасына ия булу авыл халкы өчен зур куаныч булды. Болардан тыш, Чурайда, Икътисадта янгын сүндерү өчен помпалар булдырылды. Чурайда, Икътисадта, Мәнәвезтамакта коеларны, чишмәләрне төзекләндерү эшләрендә дә халык теләп катнаша. Әлбәттә, авыл старосталары, ветераннар Советы рәисе Рәзим Гатауллин, хатын-кызлар Советы рәисе Руфина Шаһапова мондый чараларны оештыруда зур активлык күрсәтә. Һәр урамда төннәрен баганаларда утлар януы — халык өчен сөенеч. Бу җәһәттән дә Мәнәвезтамак авыл Советы биләмәсенең эшчәнлегенә тел-теш тидерерлек түгел. Авыллардагы электр баганаларындагы лампаларны яңаларына алыштыру эше төгәлләнеп килә.

Нәрсә генә дисәң дә, авылларның йөзе урындагы хакимиятнең эшчәнлегенә, халыкның бердәмлегенә бәйле. Бу тәңгәлдә туган җиребездә Җиңү салютларын балкыткан каһарман якташларыбыз истәлегенә Мәнәвезтамакта стелалар булдырылды. Кайчандыр бу изге башлангыч белән элекке авыл хакимияте башлыгы, мөхтәрәм авиация полковнигы, туган авылы өчен йөрәген бирергә әзер булган Зөфәр Фазулла улы Габдуллин чыккан иде, финанс яктан да аның ярдәме шактый булды. Ә 2023 елның 7 маенда аның янында Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, авылдашлары Руфина Алик кызы Шаһапова ярдәме белән тыл хезмәтчәннәре истәлегенә матур стела барлыкка килде.

Санап үтелгән изге гамәлләрдән тыш, тагын берсен искә алмасак, дөрес булмастыр, мөгаен. Күрше Бишбүләк районында туып, заманында Мәнәвезтамак мәктәбендә белем алган, арытаба күренекле дәүләт эшлеклесе булып танылган фронтовик, язучы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Таһир Ахунҗановка әлеге бинада истәлекле тактаташ куйдыру – үзе олы мәртәбә. Игътибарлы, киң күңелле, ихлас кешегә рәхмәт димичә, нәрсә дисең инде. Рәшит Фазуллин үзенең алтмыш биш яшендә генә түгел, күпкә биегрәк гомер үрләрендә дә изгелекләр эшләү юлыннан тайпылмас.

Әнвәр Сөләйманов.
Миякә районы.

Читайте нас: