+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель , 10:40

“Замандаш” ул — каләмдәш, һәр чорга ул — замандаш!

Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәге иҗатчыларын берләштерүче әдәби оешманың 30 еллык тарихы бар.

“Замандаш” ул — каләмдәш, һәр чорга ул — замандаш!
“Замандаш” ул — каләмдәш, һәр чорга ул — замандаш!


Башкортстанның Яңавыл районы талантларга бай төбәк. Ул Илдар Юзеев, Нурихан Фәттах, Гайнан Әмири, Риза Ишморат, Әдип Маликов, Рәдиф Тимершин, Нәҗибә Сафина, Кәүсәрия Шә­фый­кова кебек күренекле язучы, шагыйрьләре белән горурлана.
Районда эшләп килүче “Замандаш” әдәби түгәрәге — Яңавыл талантларын гына түгел, ә Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәкләрендә яшәүче каләм тибрәтүчеләрне дә берләштергән оешма. Бүгенге көндә ул Тәтешле, Борай, Краснокама районнарында, Нефтекама, Яңавыл, Агыйдел шәһәрләрендә яшәүче иҗади көчләрне туплаучы мәйдан булып тора. Нефтекамада — “Инеш”, Борайда — “Яшь бөреләр”, Тәтешледә — “Ак чишмә”, Балтачта “Танып дулкыннары” дип аталган уңышлы эшләп килүче әдәби түгәрәкләр Яңавылның “Замандаш” берләшмәсендә еш очраша, фикер алыша, иҗатларын барлый.

2023 елда “Замандаш” әдәби берләшмәсе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әмма өлкән яшьтәге каләм тибрәтүчеләр аның яшен район гәзите каршында шул ук исемдәге түгәрәк эшли башлаган чордан, ягъни 1958 елдан алып исәпли. Болай санаганда, “Замандаш”ка инде 30 гына түгел, ә 65 яшь дияргә кирәк. Дөрес, бу еллардагы эшчәнлек документлаштырылмаган һәм сакланмаган.
Ә менә рәсми документлар үткән гасырның сиксәненче елларына карый: 1981 елның мартында Башкортстан Язучылар берлеге һәм ВЛКСМ өлкә комитеты карары белән Яңавылдагы “Замандаш” әдәби түгәрәге рәсми рәвештә танылып, берләшмә исеме ала. Бу вакыйга район тарихында шактый мөһимгә әверелә, иҗатчылар зуррак мәйданга чыгу мөмкинлеге ала.
Ә инде 1992 елда, иҗат эшен тагын да җанландыру максатыннан чыгып, “Замандаш”ны һәм республиканың төньяк-көнбатыш районнары иҗат көчләрен берләштергән Яңавыл язучылар оешмасы барлыкка килә. Аны озак еллар үткер каләм иясе, оста оештыручы Фәрит Суфияров җитәкли. Төрле елларда Касыйм Гайданов, Әкълимә Саяпова, Кәүсәрия Шәфыйкова, Фәви Гарипов, Данис Садриев, Әмир Фатыйхов, Мөнәвир Фазлыев, Рәфис Мөхәммәтдинов, Рима Вәлиева, Камил Гәрәев, Борайдан Мәсүфә Әюпова, Гөлсимә Зиннәтуллина, Илдар Нуртдинов “Замандаш”ның активистлары булып тора.
Бу чорда “Замандаш” гөрләп эшли, альманахлар, китаплар ешрак басыла башлый. Аларның исемлеге бүгенгә шактый киң: 200гә якын китап һәм җыентык дөнья күргән. Ун кеше Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Әдәбият сөючеләргә бүләк итеп “Замандаш” берничә авторның эшен бергә туплаган яки аерым авторларның “Бер тауда ун чишмә”, “Яңавыл бизәкләре”, “Бүә буе каеннары”, “Тургайлар канат кага”, “Чишмәләрнең көмеш чыңы”, “Таңнар офыкта елмая”, “Ерак калган язларым”, “Әдәби балкыш” дип аталган китапларын бастырып чыгара. “Соңлап килгән язларым” дип аталган соңгы җыентык 2017 елда дөнья күргән. Ә инде оешманың 30 еллыгына актив “замандашчы”ларның иҗатыннан торган “Йөрәгемдә сүнмәс ялкын бар” дип аталган җыентык тупланган.
Район хакимияте тарафыннан да иҗади көчләрне туплауга зур игътибар бирелә. 1996 елдан алып районда Гали Чокрый исемендәге премия булдырылган, ул яшь язучыларны, шагыйрьләрне, рәссам һәм композиторларны дәртләндерү чарасы булып тора. “Замандаш”ның элекке җитәкчесе Фәрит Суфияров үзе дә Гали Чокрый һәм Фатих Кәрим исемендәге әдәби премияләр лауреаты иде.
Фәрит Суфияровның вафатыннан соң, соңгы елларда “Замандаш” иҗат берләшмәсен Илсур Шәңгәрәев җитәкли.
— Заман катлаулы, әмма иҗатчылар һәрчак тормышның уртасында кайный, әдипләр актив гражданлык позициясе күрсәтеп иҗат итә. Дөньяны яхшы якка үзгәртүгә аз гына булса да үз өлешен кертсәләр дә, бу бик мактаулы. Каләм осталары үз миссияләрен шунда күрә дә инде. Киләчәктә дә тормышның уртасында кайнап яшәрбез дип ышанам, — ди ул.
Менә инде ничә еллар иҗат сөючеләргә чордаш булып торган, аларга яратып “замандашым” дип эндәшкән Яңавыл иҗат берләшмәсе — “Замандаш”ка алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: