+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель , 17:28

"Гафу ит мине, улым!"

Сакмар елгасында 1 яшьлек бала батып үлгәндә өлкәннәр кайда булган?

"Гафу ит мине, улым!"
"Гафу ит мине, улым!"

Хәйбулла районында 23 апрельдә кич белән Сакмар елгасында бала батып үлүе турында язган идек. «Башинформ»ның үз чыганагы белешмәсе буенча, 24 яшьлек әни кеше дус кызлары белән су буена пикник оештырган 1 һәм 2 яшьлек ике улын үзе белән алып килгән.

«Бер мизгелдә әни кеше игътибарын читкә юнәлтә, дуслары белән сөйләшә, нәни улын күз уңыннан югалта. Нәни малай елга янына барып җитә, таеп егыла һәм суга төшеп китә. Аны агым бик тиз алып китә. Ял итүчеләр төркеме баланы үзләре эзләп карый, тик таба алмыйлар. Аннары экстрен хезмәтләргә шалтыраталар. Әни кеше балаларын ялгызы тәрбияләве билгеле, ләкин аның бергә яши торган ире бар. Ир-ат хәзер акча эшләргә киткән», – дигән агентлык чыганагы.

UFA1.RU хәбәрчесе баласы батып үлгән әнинең социаль челтәрдәге сәхифәсен тапкан. Ул Сакмар буена Акъяр авылыннан килгән. Туганнары сүзләренчә, әни кеше хәзер шок халәтендә.

«Гафу ит мине, улым. Мин сине беркайчан да онытмам, авыр туфрагың җиңел булсын, нәнием минем», – дип язган бу хатын социаль челтәрдә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: