+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель , 20:15

"Аек авыл" конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында «Аек авыл» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

"Аек авыл" конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
"Аек авыл" конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елда Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән тергезелде. Конкурс уздырылган чорда 39 авыл җиңүче булды. 2019 елдан бирле анда 3 меңнән артык авыл, 30 меңгә якын активист һәм меңнән артык волонтер катнашты. Конкурсның төп максаты - аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү, игелекле һәм файдалы эшләргә мотивацияләү.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Аек авыл» проекты башланганда ук республика халкының дөньяга карашы үзгәрүен, хакимиятнең тыюлар кертү генә түгел, ә альтернатива тәкъдим итүен ассызыклады.

Быел илнең Стратегик башлангычлар агентлыгы «Аек авыл» конкурсын «Халыкның тормыш сыйфаты» юнәлеше буенча «Яңа заманның көчле идеяләре» Топ-1000 исемлегенә кертте.

Конкурсның 5 елында 1200 тематик "түгәрәк өстәл", 13 000нән артык мәдәни-киңкүләм, мәгариф һәм 6000 спорт чарасы уздырылды.

«Аек авыл» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чаралары ярдәмендә дүрт ел эчендә республиканың торак пунктларында 35 балалар һәм спорт мәйданчыгы, 25 парк һәм иҗтимагый территория барлыкка килде, 9 урам, 4 авыл мәдәният йорты, 6 мемориал яңартылды, яңа коммуналь техника сатып алынды. Авыл халкы приз фондын ничек сарыф итәргә икәнен үзе хәл итә. Территорияләрне төзекләндерүгә өстенлек бирелә.

"Чагыштырмача кыска вакыт эчендә проект үзенең нәтиҗәлелеген һәм актуальлеген исбатлады. «Аек авыл» конкурсы мөһим социаль әһәмиятле проектларның берсе булып тора. Халык һәм җәмәгатьчелекнең роле зур. Бу авылларда яшәүчеләр бик актив һәм аек яшәү рәвешен пропагандалый. Авылларны төзекләндерү гаилә мохитен яхшыртуга тәэсир итә, һәр авыл кешесенең катнашуы халкыбызның рухилыгы, гореф-гадәтләре үсешендә онытылмас эз калдыра. Ел саен конкурс жюрие авыл халкына сокланып карарга мөмкинлек бирүче уникаль практикаларны билгеләп үтә. Без яңа спорт һәм балалар мәйданчыкларының, яңа иҗтимагый территорияләрнең ничек барлыкка килүен һәм безнең авыл торак пунктларының ничек тулы үсеш алуын күрәбез», - диде республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе, «Аек авыл» республика конкурсының Оештыру комитеты рәисе Максим Забелин бүләкләү тантанасында.

Конкурс елдан-ел популярлаша бара. Башкортстан тәҗрибәсе белән күрше төбәкләр кызыксына, алар арасында Удмурт Республикасы, Татарстан, Якутия, Саратов, Свердловск, Ырынбур, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае һәм башка төбәкләр.

Конкурс Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты акчасына һәм төбәк Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Русия Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова билгеләп үткәнчә, конкурсның иң төп нәтиҗәсе – авылларда уңай үзгәрешләр. Конкурста катнашу һәм җиңү авыл халкының яшәү рәвешен үзгәртә, кешеләрдә мәдәни вакыйгаларга, спортка кызыксыну барлыкка килә һәм алкогольгә тартылу югала. Ә иң мөһиме - халык дуслаша.

Быел 2023 елның 1 сентябрендә башланган конкурсның муниципаль этабына 52 муниципалитеттан 1070 гариза бирелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча 12 җиңүче билгеләнде, һәр номинациядә - өчәр.

Быел "Аек авыл" республика конкурсында җиңүчеләр түбәндәгеләр:
"Эре торак пунктлар" номинациясендә:
I урын - Бөрҗән районы, Байназар авылы;
II урын - Иглин районы, Калтыман авылы;
III урын - Учалы районы, Сәфәр авылы.

«Зур торак пунктлар» номинациясендә:
I урын - Ярмәкәй районы, Әбделкәрим авылы;
II урын - Салават районы, Әлки авылы;
III урын - Яңавыл районы, Байгуҗа авылы.

«Уртача торак пунктлар» номинациясендә:
I урын - Хәйбулла районы, Олы Әбиш авылы;
II урын - Авыргазы районы, Степановка авылы;
III урын - Тәтешле районы, Чургылды авылы.

«Кече торак пунктлар» номинациясендә:
I урын - Аскын районы, Төлгезбаш авылы;
II урын - Чакмагыш районы, Иске Ихсан авылы;
III урын - Стәрлебаш районы, Түбән Аллагуват авылы.

Иң зур бүләк - 6 млн сум - «Зур торак пунктлар» номинациясендә җиңүчегә эләкте. Калган номинацияләрдә җиңүчеләр 5, 4 һәм 3 млн сум алачак, призлар суммасы авылның зурлыгына бәйле.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, катнашучыларның күпсанлы үтенечләре һәм теләкләре нигезендә, җиңүчеләргә генә түгел, ә барлык финалистларга да финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде. Быелдан башлап конкурсның республика этабында катнашучыларның барысы да (җиңүчеләрдән тыш) 200 мең сум күләмендә бүләкләнәчәк.

Финанслау авыл биләмәсе территориясен төзекләндерүгә тәгаенләнгән. Шулай итеп, конкурсның приз фонды бу елдан 8,4 млн сумга артты һәм 50 млн сумга якын тәшкил итте.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: