+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель , 22:15

Башкортча диктант яз!

Быел башкорт теле буенча халыкара диктант 27-29 апрельдә узачак.

Башкортча диктант яз!
Башкортча диктант яз!

БСТ каналында туры трансляция 27 апрельдә 11:00 сәгатьтә планлаштырыла.

Халыкара белем бирү акциясе киң җәмәгатьчелек игътибарын туган телне өйрәнүгә җәлеп итү, тел мәдәниятен арттыру, Башкортстанда, Русия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә башкорт телен популярлаштыру максатында үткәрелә.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Диктантны онлайн яисә офлайн форматта язу вариантын сайларга мөмкин, төрле дәрәҗәдәге телдә сөйләшүче акциядә катнашучылар өчен төрле текстлар тәкъдим ителә.

Диктантта катнашырга теләүчеләр акциянең рәсми сайтында теркәлергә мөмкин.
2024 елгы диктантта катнашучыларның барысына да электрон почта яки телеграмма-ботта катнашу турында электрон сертификатлар җибәреләчәк.

https://disk.yandex.ru/d/SLxCalRfOH1M2w - диктант буенча сылтама.

Фото: education.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: